Иҗатчы Раушания
Иҗатчы Раушания

“ЯРДӘМ” – игелек-шәфкать мәчете генә түгел, гыйбрәт алу мәчете дә. Янәшәбездә матурлык тудыручылар бихисап дисәм, әллә ни яңалык ачмам. Әмма мине Казаныбызның “Ярдәм” мәчетенә барган саен, сәламәтлекләре буенча 1, 2, 3 төркем инвалид булган, физик мөмкинлекләре бик тә чикле замандашларыбызның биредә төрледән-төрле кул эшләре башкаруы, бик тә кызыклы шөгыльләре булуы һәм шул хезмәтләре белән тирә-ягындагыларга да шатлык өләшү рәхәтен татучылар гаҗәпләндерә.
Соңгы 2 елда монда еш кына Раушания Гаязованы очратам. Кул эшләре остасы, татарның борынгыдан килгән матур йоласына икенче гомер биреп, гаилә коручы яшь парларга сөлгеләр чигеп бирүче дию генә аз бу ханымга. Соңгы елларда ул борынгыдан килгән шамаилләр ясауга батырчылык итте. Татар халкы гына яратып кулланган алымга тукталды. Коръән аятьләрен, Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәрен пыялага төшереп, аны кургаш хәрефлар аша сәнгать әсәре тудыруга кереште. Узган гасырларда халкыбызның өй түрендә торган, тузуны белмәгән һәм кадерләп сакланган матур кысадагы пыяла шамаилләрне ХХI гасырга алып чыкты. Тагын бер горурлык, узган ел гына рәссамхаттат Раушания Гаязованың 50 ләп хезмәте Казанның Кол Шәриф мәчетендә даими эшләүче шамаилләр күргәзмәсенә куелды. Ә кышын әлеге хезмәтләре Чаллы күргәзмәсендә халык сәнгате үрнәге буларак тәкъдим ителде.
Әйе! Матурлыкны күрә һәм җиткерә белергә дә кирәк, ди бер акыл иясе. Кем шул матурлыкны сокланып туймаслык итеп кәгазьгә, кем тукымага, ә кемнәрдер пыялага, агачка, ташка төшерәләр. Хыялның чиге, иҗатның киртәләре юк! Гадәти көнкүрешебездә көн дә куллана торган әйберләрне дә күз нурларын салып, иҗат дәрәҗәсендә матурлап эшләүчеләр бар. Матурлыкны куанып җиткерә белү сәләте нәселдән дә килә, яши-яши дә чарлана. Тагын да шул “Ярдәм” мәчетендә реабелитация үтүче күрмәүчеләрнең, ишетмәүчеләрнең һәм инвалид арбасында гына хәрәкәтләнүче күп санлы инсаннарның гади генә кәгазьләрдән, буяулардан, энә-җеп, сәйләннәр белән дөньяларын онытып матурлык тудыруларын карап торганым бар. Уйлап, фикерләп карасаң, аларның күбесе язмыш сынавын сәбәп итмичә, гомер буе кул эшләре тотучылар, эрләүбәйләүне, тегү-чигүне үз иткәннәр. Шушы кәсепләре аларны юандыра да, тирә-ягындагыларга кирәкле дә итә. Мәчеттә берьюлы берничә төр физик мөмкинлекләре чикле инсаннарны күргәч һәм аларның авыруларына үч итеп яшәргә омтылулары, ике кулларына эш таба белүләре гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.
“Ярдәм” мәчетенә барган саен шуларны күреп, мин ”бу бит тормыш ямен тапмаган күпләрне бирегә китереп күрсәтеп, гыйбрәтләндерү мәчете” дип нәтиҗә ясыйм. “Шатлык өләшүдән дә рәхәт нәрсә юк!”,- ди инвалид арбасында гына хәрәкәтләнүче Раушания ханым Шаяру катыш ярату белән үзенең инвалид арбасын “минем “Мерседесым” дип өярләүче Раушания Якуб кызы белән сөйләшеп сүзләр бетми. Лениногорск районының Сугышлы авылында туып үскән, мәрхәмәтле укытучылары ярдәмендә өендә урта мәктәп тәмамлаган кыз кечкенәдән кулының буш торганын хәтерләми дә: баштарак әнисе Гөлчирәдән күреп, үзенә күлмәкләр тегеп кия, күрше-күлән гозерен – я итәкләрен, я чалбар балакларын җәһәт кенә кыскартып бирә. Ыргак белән челтәр үрүне, солдатка китүче егетләргә дип истәлеккә кулъяулыклар чигүне, юбилейларга дип атап шәлләр, җылы киемнәр бәйләүне кем санап торган инде гомер агышында?! Берзаман төсле җепләрдән урындыкларга, диванның якякларына япмалар, сырлап-бизәп башмаклар, хаттә ки чәчәкләр бәйләү модасы башлана. Хуҗабикә күңелен сөендергән тоткычлар, кайнар чәйнек асларына кую өчен калын җепләрдән үрелгән чәчкәләр – барлап бетерерлекме?!
Инде алтынчы дистәсенә якынаючы уңган ханым яши-яши үзенә шуны ачты: тирә-ягына иҗатчы – матурлык ясаучы күзләре белән карый икән ич ул! Кул эшләре белән җенләнгәннәр күпләребез уйлап та бирмәгән җепләрдән, буяулардан, төрле сәйләннәрдән, вак-төяк дип кенә караган энҗе-мәрҗәннәрдән бер караш ташлау белән нәрсәләр ясап, ничекләр итеп эшләп чыгасыларын чамалыйлар. Оста булу бер хәл, Раушаниядән осталык дәресләре алучылар да, күрсәтеп, аңлатып, өйрәтеп җибәрүен сораучылар да әз булмады шул. Һәм хәзер ул “Ярдәм”гә килгән саен үзенең күкрәк хәзинәсен үзе кебек саулыкка туймаучылар белән уртаклашып, осталык дәресләре үткәрә. Бер сүз белән әйткәндә остаз-укытучы вазифасына керешә. Бигрәк тә күбесенең пыялада шамаилләр ясау тылсымына төшенәсе килә. Мавыгып китеп өйрәнәләр. -Шамаилләр ясау күптәнге хыялым иде. Әмма гарәп хәрефләренең дөрес язылышын белми торып, ничек алынасың? Бер вакыт күк капусы ачылгандай булды: мәчеттә дин сабагы укытучы Фәния Галимова өебезгә килеп, бер елдан артык гарәп хәрефләрен матур итеп язу серләренә өйрәтте. Сүз арты сүз чыгып, шамаилләр ясарга алынасым килүем дә Аллаһның “Амин” дигән сәгатенә туры килде. Лениногорск каласының сәнгать мәктәбе укытучысы Нәзирә Гыйззәтова Аллаһның рәхмәте яусын, алынды бу эшкә. Кирәкяракны үзең алма дип, маркер, акриль буяулар, пумалаларны, кәгазьне башта үзе алып килде. Мавыгып эшләп карар да, туктар дип уйлаган. Бик теләп, шатланып кереп киттем.
Нәзирә апа үзенең шамаил эскизларын бирде, шамаил ясау нечкәлекләрен өйрәтте. Ирем Атлас Галимов та күп нәрсәдә киңәшчем, ярдәмчем бит минем. (Миннән “йоккандырмы”, ул да матурлыкны иҗат итүдән ямь таба). Эшне кечерәк форматтан башладым. Бик рәхәтләнеп якыннарыма бүләк иттем, сораучылар күбәйде, - дип искә ала моннан ике ел элек кенә булган вакыйгаларны шамаилче ханым. 40х60 яки 40х70 сантиметр күләмендәге шамаилләр ясарга өстенлек бирә ул. Башта эскизын ясыйлар. Хәрефләрен буямыйча калдыралар да, кургаш белән язып чыгалар. Шөгыльләре, кул эшләре күп төрле булгач, Раушания ханым оста иҗатчылар кебек берьюлы ике эшкә алына - чигә һәм бәйли. Берсе ардырса, икенчесен башлый. Бертөрлелектән ял дип атала инде бу. “Ә шамаилләрне башлагач, йөрәк җилкенеп кенә тора. Бу җирен болайрак итим, шундыйрак кыса сайлыйсы булыр дип, күңел гел эзләнүдә, тынгысыз иҗатта. Тизрәк тәмамлыйсы килә. Коръәннән аятьләр, Аллаһы Тәгалә исемнәрен язган шамаилләрне онытылып, рәхәтләнеп ясыйм. Мавыгып эшләгәч арытмый, яшәргә көч бирә бу эшем”- ди нәккәшче Раушания. Шактый күләмле шамаилләре эчтәлеге, бизәлеше белән берсен-берсе һич кабатламый. Остаханәсе үзләре яшәгән бер бүлмәле фатир гына булса да, Раушания Якуб кызының инде рәхәтләнеп күрсәтерлек 50 ләп шамаиле бар. “Ярдәм” мәчетенә килгән дәрәҗәле кунакларга да бүләк итәләр.
Димәк, татар кызы тырышып эшләгән пыяла шамаилләр ил гизә. Ә яшь парлар өчен дип махсус чиккән пар аккошлы, пар күгәрченле, пар роза чәчәкле сөлгеләрен татар гореф-гадәтләренә битараф булмаучылар ераклардан да соратып алалар. (Хәзер кулы эш белгәннәр уртаклашыр әйберләрен дә, кеше кызыксынырлык хезмәтләрен дә социаль челтәргә элеп танылалар. Раушанияне дә Одноклассники, В контакте аша беләләр, кызыксынып торалар). Раушаниянең әле “Ярдәм”гә килгәндә генә башкарган шамаилләреннән, кул эшләреннән рәхәтләнеп күргәзмә ясарлык. Ә күргәзмә хакында сүз чыккач, йөзе тагын да яктырып китә. -Кол Шәриф мәчетендә шамаилләр күргәзмәмне тантаналы төстә ачканда , илкүләм танылган нәккашче Нәҗип абый Исмәгыйлев-Нәккаш үзе килде. Шамаилләр ясау сәнгатенә багышлаган китабын бүләк итте. Эшләрең бик матур, дәвам ит, туктама, дип нәсихәтен җиткерде. Хөрмәтле хаттатның хәер-фатихасын ишетүе, җылы бәясен күрү – әйтеп бетермәслек көч өстәде,- ди Р. Гаязова. Әйе! Төркиянең, Иранның нәкышче осталары шамаилләре эленеп торган күргәзмә залына гап-гади авыл кызы Раушания Гаязованың да шамаилләре халык игътибарына тәкъдим ителсен әле?! Уңышлар сиңа иҗатчы дин кардәшем!
ВӘСИЛӘ РӘХИМОВА
КАЗАН