СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Нәрсә ул «вакыф»?

Гарәп телендә «вакыф» сүзе «туктату» дигәнне аңлата. Шәригать төшенчәсе буларак – милек иясе тарафыннан милекне мохтаҗлар файдасына садака итеп тапшыру димәктер.

Вакыф итеп тапшырылган милек вакыфны файдаланучының милке булып саналамы?

Вакыф дип васыять ителгән милек васыять итүче кешенең дә милкеннән чыга, вакыфны файдаланучының да милке булып саналмый.

Күчемле мөлкәтне һәм үзгәрә торган мөлкәтне вакыф итеп калдырырга шәригать рөхсәт итәме?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) «рөхсәт ителми» ди. Ә Әбү Йосыф (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Әгәр дә берәү үзенең сыерлар утарын һәм анда эшләүче колларын вакыф итеп калдырырга теләсә, бу рөхсәт ителгән эш була». Мөхәммәд (Аллаһ аннан разый булсын) «Аллаһ юлында терлек һәм атланып йөри торган хайваннарны һәм сугыш коралларын вакыф итеп калдырырга ярый», дигән.

Әгәр җир хуҗасы җирен вакыф итеп игълан итсә һәм шул җирдә мәчет төзесә, мәчет төзелгән урын аның милкеннән кайчан чыга?

Әбү Хәнифә һәм Мөхәммәд (Аллаһ алар белән разый булсын) фикерләре буенча, җир хуҗасы мәчетнең җирен үзенең җиреннән аермыйча (ягъни, кешеләр мәчеткә барыр өчен аерым юл салмыйча һәм кешеләргә мәчеттә намаз укырга игълан итмичә торып, мәчет җире аның милкеннән чыкмаган булып саналачак. Һәм ул шушы эшләрне башкарганнан соң гына мәчеттә берәр кеше намаз укыса, мәчет җире аның милкеннән чыгачак. Әбү Йосыф (Аллаһ аннан разый булсын) исә әйткән: «Бу җир ул кешенең милкеннән «Мин мәчет төзедем» дип әйтүеннән соң ук чыгачак».

Әгәр вакыф милеге табыш китерсә, ул табыш белән вакыф өчен җаваплы кеше (вакыф вәкиле) нәрсә эшләргә тиеш?

Ул вакыф калдыручы бу шартны васыятендә әйтүенә яисә әйтмәвенә карамастан бу табышны вакыф эше файдасына, вакыфны үстерүгә һәм камилләштерүгә сарыф итәргә тиеш.

Вакыф хөкеме шәригатькә ни өчен кертелгән?

Вакыф хөкеме шәригатькә мохтаҗлар вакыфтан, ягъни садака итеп калдырылган малдан файдалана алсыннар өчен һәм вакыфны калдыручы мал иясе тарафыннан мохтаҗларга аның үлеменнән соң да даими рәвештә бер дә тукталмыйча садака килеп торсын өчен кертелгән. Бу Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм): «Кеше үлгәннән соң өч нәрсәдән кала аның бөтен гамәлләре туктала. Ул өч нәрсә: дәвамлы садакасы, кешеләргә калдырган файдалы гыйлеме һәм аның өчен дога кылучы изге балалары» (Мөслим) дигән сүзләренә кайтып кала.

Ә вакыфка дип бирелгән чишмәләр, кунакханәләр, мосафир йортлары һәм каберстан җирләре кайчан вакыф хөкеменә күчәләр?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча, казый вакыфка дип бирелгән чишмәләр, кунакханәләр, мосафир йортлары һәм каберстан җирләренә карата хөкем чыгарганчы алар вакыфка бирүченең милке булып саналалар. Әбү Йосыф (Аллаһ аннан разый булсын) «Вакыфны хуҗаның милегеннән аеру өчен аның (бу турыда әйткән) сүзе җитә» ди. Мөхәммәд (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Кешеләр чишмәдән эчә башласалар, кунакханәгә (мосафир йортына) урнашсалар, каберстанга мәетләр күмә башласалар – бу милек хуҗасының милкеннән аерылган булып санала».

Әгәр дә берәү үз йортын вакыф итеп тапшырган икән, ул йортны кем карап һәм төзекләндереп торырга тиеш?

Йортны карап һәм төзекләндереп тору вазыйфасы шул йортта яшәп торган кешегә йөкләнә. Әгәр дә ул кеше хәленнән килмәү яисә ярлы булу сәбәпле бу эштән баш тартса, ул вакытта казый бу йортны арендага бирә һәм аренда хисабына йортны карата һәм төзекләндертә. Йортны тиешле хәленә китергәч, казый аны шунда яшәргә хаклы кешегә кире кайтара.

Әгәр дә вакыф йорты җимерелсә, аның хәрабәләре (калдыклары) белән нишлиләр. Аларны шул вакыфка хаклы булган кешеләр үзара бүлешә алалармы?

Казый аларны кирәк-яракка саклап тотып, фәкать вакыф эшенә файда китерә торган максатларда гына кулланырга тиеш. Вакыф калдыклары мохтаҗларга бүленеп бирелми.

Хуҗаның милке кайчан вакыфка күчкән булып, ягъни үзенә кире кайтмый торган булып санала башлый?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча: милекнең вакыфка тапшырылуын казый расласа, ул милек вакыф булып санала башлый һәм хуҗасына кире кайтмый торган була. Моннан тыш милек хуҗасы үзе: «Мин үлгәч, минем малым (йортым)... вакыфка күчә» – дип васыять итсә, ул милек вакыф булып санала башлый.

Берничә кешенең өлешләргә бүленгән уртак милеген вакыф итеп калдырырга буламы?

Әбү Йосыф (Аллаһ аннан разый булсын) фикеренчә, була.

Шәригать күчемсез мөлкәтне вакыф итеп калдырырга рөхсәт итәме?

Күчемсез мөлкәтне вакыф итеп калдырырга рөхсәт ителә.

Шәригать вакыф милкен сатарга, кемгәдер күчерергә (бирергә) яисә кешеләргә бүлеп таратырга рөхсәт итәме?

Вакыф милкен сатарга яисә кемнеңдер исәбенә күчерергә рөхсәт ителми. Бүленә торган милекне, Әбү Йосыф (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча, бүләргә ярый.

Галимнәр милекнең вакыфка әверелүен нинди шарт белән бәйлиләр?

Әбү Хәнифә һәм Мөхәммәд (Аллаһ алардан разый булсын) фикерләре буенча, әгәр дә вакыф милке тулаем рәвештә бер файдалы юнәлешкә һәм эшкә вакыты чикләнмәгән һәм бер дә туктатылмый торган рәвештә сарыф ителә торган булса гына – ул милек чын вакыф булып санала. Ә Әбү Йосыф исә (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Әгәр дә ул кешенең вакыф итеп калдырган милке алдан билгеләп куелган файда исәбенә хезмәт итүен тәмамласа, андый очракта вакыф барыбер тукталган булып саналмый. Андый очракта вакыф милкен башка вакыф максатларына да кулланырга мөмкин)» – дигән.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...