Сорау-җавап
Коръәнне берничә кеше белә бүлешеп хәтем кылырга ярыймы? Ягъни 30 кешегә берәр парә бүлеп бирелеп, Коръән тулысынча укылганнан соң хәтем догасы икенче кеше кылса, Аллаһ каршында һәрбер катнашкан кеше тулы Коръән укып чыккан булып саналамы?
Әйе, бу рөхсәт ителә. Бөтен катнашучы да тулы Коръән укып чыккан яисә тыңлаган өчен савабын ала. Чөнки алар яки үзләре Коръәнне укыган яисә тыңлап торган. Әгәр инде алар бергә утыргмасалар, ә мәсәлән, бүлеп бирелгән парәне һәркем үз өенә кайтып аерым укыса, тулы Коръән укыган савабын ала алмый, чөнки алар Коръәннең калган парәләрен ишетмәделәр һәм укымадылар.
Әгәр дә берәү үз йортын вакыф итеп тапшырган икән, ул йортны кем карап һәм төзекләндереп торырга тиеш?
Йортны карап һәм төзекләндереп тору вазыйфасы шул йортта яшәп торган кешегә йөкләнә. Әгәр дә ул кеше хәленнән килмәү яисә ярлы булу сәбәпле бу эштән баш тартса, ул вакытта казый бу йортны арендага бирә һәм аренда хисабына йортны карата һәм төзекләндертә. Йортны тиешле хәленә китергәч, казый аны шунда яшәргә хаклы кешегә кире кайтара.
Берәү нәрсәдер сатып алып, шул әйберне кулына алганчы ук сатып җибәрә аламы?
Әгәр дә бу товарны күчереп булса, аны тикшереп карамыйча сатарга ярамый. Ә күчемсез милекне карамыйча да сатып була. Ике имам бу турыда уңай фикердә, әмма Мөхәммәд мондый мөмкинчелекне кире кага.
Сөт абый-эне һәм апа-сеңел кардәшләрнең балалары бер-берсенә мәхрәм буламы?
Сөт абый-эне һәм апа-сеңел кардәшләрнең балалары Шәригатьтә икетуган кан кардәшләр дәрәҗәсендә була. Алар бер-берсенә мәхрәм түгел, чөнки Аллаһ аларны бер-берсе белән никахлаша алмаучылар исемлегенә кертмәгән («ән-Ниса» сүрәсе, 23 аять), шуңа күрә кыз кеше икетуган абыйсы каршында яулык бәйләп йөрергә тиеш.
“Аналарыгыз, кызларыгыз, апа-сеңелләрегез, ата ягыннан апаларыгыз, ана ягыннан апаларыгыз, абый-энеләрегезнең кызлары, апа-сеңелләрегезнең кызлары, сезне имезгән (сөт) аналарыгыз, сөт кыз кардәшләрегез, хатыннарыгызның аналары, якынлык кылынган хатыннарыгызның (ияреп килгән һәм) сезнең яклауда булган үги кызларыгыз (өйләнү өчен) сезгә харам кылынды. Әгәр алар белән (зөфафка) кермәгән булсагыз, (алардан аерылуыгыз яки үлгән очракларында кызларына өйләнүегездә) сезгә бер гөнаһ юк. Билләрегездән булган (үз) улларыгызның хәләлләре (киленнәрегез) һәм ике сеңелне (берьюлы никахта) берләштерү дә – әгәр бу элегрәк (җаһилият дәверендә үк) булмаган булса (сезгә шулай ук харам кылынды). Һичшиксез, Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле (ән-Ниса сүрәсе, 23 аять).
Гайшә (аннан Аллаһ риза булсын) тапшырган хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ: «Бала имезү сәбәпле [өйләнешүне] тыю туганлык сәбәпле тыю белән бер», - дип әйткән.
Машинада барганда Коръән тыңлап барырга ярыймы?
Әйе, рөхсәт ителә. Коръәнне тыңлаганда дәшмәскә һәм сөйләшүләрне калдырырга кирәк.
Коръәннең ахырында, Аллаһ һәркемнең йөрәгендә, һәркем Коръәнне үезнчә аңлый ләкин бу хакта бәхәсләшрегә һәм үз карашың буенча тәфсир кылырга ярамый, дип язылганмы? Бу дөресме?
Каф сүрәсенең 16 аятендә (Коръәннең ахырына якын сүрәдә) әйтелгән: “Тәхкыйк кешене Без бар кылдык, вә кешегә күңеле нәрсәне вәсвәсә кылганыны Без беләбез, вә Без аңа җилкә тамырыннан да якынракбыз”. Мөфәссирләр (Коръәнне тәфсир кылучылар) аятьтәге: “Без аңа җилкә тамырыннан да якынракбыз” сүзләр Аллаһның чиксез гыйлеменә ишарәли, диләр. (Мәгарифүл-Коръән)
Үз фикерләреңә таянып Коръән аятләрен тәфсир кылырга ярамый. Коръән аятләрен тәфсир кылып аңлату өчен төрле яктан яхшылап гыйлем алырга кирәк: Гакыйдә, Фикыһ, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәдисләрен өйрәнү, Ислам хокукларының принципларын тирәнтен өйрәнү, Гарәп теле грамматикасын, телнең семантик, бәлагә (оста теллелек) гыйлемнәрен һәм башка өлкәләрдә дә тирән гыйлемле булырга тиеш. Шулай ук кешедә тәкъвалыгы сәбәпле Аллаһ тарафыннан бүләк итеп бирелгән аерым бер гыйлем дә булырга тиеш. Әгәр кеше бу гыйлемнәргә ия түгел икән, аңа Коръәнне тәфсир кылу хәрам. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Коръәнне бары тик үзенең фикеренә генә таянып кына тәфсир кылучыларны катгый кисәтеп әйткән: “Зур гыйлемлекләргә ия булмастан Коръәнне тәфсир кылучы үзенә урынны җәһәннәмдә әзерләсен” (Тирмизи җыентыгында). Хәдистән аңлашылганча, бу очракта бик игътибарлы булырга һәм төрле сораулар туганда, галимнәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр дә вакыф йорты җимерелсә, аның хәрабәләре (калдыклары)
белән нишлиләр. Аларны шул вакыфка хаклы булган кешеләр үзара бүлешә алалармы?
Казый аларны кирәк-яракка саклап тотып фәкать вакыф эшенә файда китерә торган максатларда гына кулланырга тиеш. Вакыф калдыклары мохтаҗларга бүленеп бирелми.