СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

«Күбрәк итеп кем түли» дип аукцион формасындагы сатуга мөнәсәбәтле шәригать хөкемнәре нинди?

«Күбрәк итеп кем түли» дип аукцион формасындагы сатуда зыян юк, бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ шул рәвешле комган һәм тупас тукыма саткан булган.

Сатучы «күбрәк итеп кем түли» дип аукцион формасындагы сатуда соңгы әйтелгән бәягә сатарга бурычлымы?

Юк, ул моны эшләргә бурычлы түгел, киресенчә, аның сайлап алырга хакы бар.

Сәүдә килешүен ике якның ризалыгы белән сатылган товарның бер өлеше югалган очракта гамәлдән чыгару шәригать хөкемнәре буенча ничек хөкем ителә?

Әгәр дә товарның күпмедер өлеше калган булса, аны үз бәясенә кайтарып була.

Берәү нәрсәдер сатып алып, шул әйберне кулына алганчы ук сатып җибәрә аламы?

Әгәр дә бу товарны күчереп булса, аны тикшереп карамыйча сатарга ярамый. Ә күчемсез милекне карамыйча да сатып була.

Сатып алган нәрсәне кулыңа алганнан соң яңадан үлчәп карарга ярыймы?

Әгәр кеше үлчәп карау шарты белән алса – ярый. Әгәр товар күләм белән үлчәнсә яки үлчәү белән үлчәнсә, ул вакытта аны күләм белән яки үлчәү белән үлчәп карамаган килеш, сатарга яки ашарга ярамый.

Мөселман булмаган кешеләр яки мөселманнар тәрбиясендә булган зиммилщр ислам җирләрендә яшәсәләр, сәүдә иткәндә дөрес булган яки дөрес булмаган сәүдә килешүләрендә, ислам дине кануннарын сакларга тиешләрме?

Бу очракта алар мөселманнарга охшаган. Әмма алар хәмер һәм дуңгыз белән сату итә алалар, аларның хәмер сатулары мөселманның сок сатуына тиң, ә аларның дуңгыз сатарга килешү төзүләре, мөселманның сарык сатарга килешү төзүенә тиң булып карала.

1 Әбү Давыт тапшыруынча Әнәс, (Аллаһ алардан разый булсын) болай дип риваять иткән булган: «Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә әнсарлардан бер кеше килде һәм үзенә садака бирүләрен сорады. Рәсүлүллаһ аңардан: «Синең өеңдә нәрсә дә булса бармы?» – дип сорады. Теге: «Калын тукымадан тегелгән киемебез бар – без аның бер өлешен киябез, икенче өлешен җәеп ятабыз һәм тагын бер савытыбыз бар, аңардан без су эчәбез» – дип җавап бирә. Пәйгамбәребезe ул кешегә: «Миңа шуларны китер», – ди. Ул әйберләр Пәйгамбәребезнең ﷺ кулына кергәч ул: «Моны кем сатып ала?» дип сорады. Бер кеше әйтте: «Мин аны бер дирһәмгә сатып алам» диде. Пәйгамбәребез e, әйтте: «Кем артыграк итеп бирә?», – диде. Бер кеше: «Мин аны ике дирһәмгә сатып алам», – дип җавап бирде. Шуннан соң Пәйгамбәребез ﷺ киемнәрне аңа бирде дә, ике дирһәмне алып теге әнсарга бирде. Аннары аңа: «Аның берсенә ризыклар ал, һәм гаиләңә алып кайт, ә икенчесенә балта сатып ал һәм миңа китер» диде. Теге бәндә балта алып килде, Пәйгамбәребез e, балтаны саплады да бу кешегә: «Бар, утын ярып сат һәм минем яныма унбиш көнсез килмә», – ди. Әнсар шулай эшләгән һәм ун дирһәм акча эшләп Пәйгамбәребезe, янына килгән, шуның бер өлешенә кием, икенче өлешенә ризык алган. Пәйгамбәребезe әйткән: «Бу сорап йөрегәнче, синең өчен яхшырак, чөнки теләнеп йөрү, Кыямәт көнендә синең битеңдә күренер, билгесе булыр. Чынлыкта, теләнеп йөрү өч очракта гына рөхсәт ителә: ул чиктән ашкан хәерчелек, яки түли алмаслык бурыч, яки кешеләрне килештерү өчен чыгымнар кирәк булганда».

Ике якның ризалыгы белән сәүдә килешүен гамәлдән чыгару нәрсә дигән сүз һәм моңа мөнәсәбәтле шәригать хөкемнәре нинди?

Сәүдә килешүен ике якның ризалыгы белән гамәлдән чыгару – ул сатучы һәм сатып алучының үзара килешүләрен товар өчен беренчел түләнгән бәяне кире кайтару юлы белән өзү.

Сәүдә килешүен ике якның ризалыгы белән гамәлдән чыгару, ул килешүне гамәлдән чыгарумы яисә яңа сәүдә килешүе төзүме?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча, бу килешү төзүчеләр өчен ул килешүне юкка чыгару, ә башкалар өчен яңа килешү, дип саныйлар.

Әгәр аларның берсе беренчел куелган бәядән артыграк яки кимрәк бәя куюны шарт итеп куйса, моңа мөнәсәбәтле шәригать хөкемнәре нинди?

Бу шарт дөрес түгел, һәм товар аңа беренчел куелган бәягә кире кайтарыла.

Әгәр товар өчен түләнгән акча тотылып бетсә яисә товар югалса, моңа мөнәсәбәтле шәригать хөкемнәре нинди?

Акчаның тотылып бетүе яисә югалуы килешүне өзүнең дөреслеге өчен киртә була алмый, ә товар югалганда килешүне өзү дөрес түгел.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...