Сорау-җавап
Сорау-җавап
Ураза тотканда телевизор карарга ярыймы икән?
Телевизор карау гомумән ураза һәм тәһарәтне бозмый. Әмма әхлаксызлык, сугыш, үтереш һәм җенси теләкне уята торган программалардан ерак булу кирәк, алар мөселман өчен тыелган. Төрле юк-бар программалар карау уразалы вакытта ураза тотуның савабын киметә, уразага зәгыйфьлек китерә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Ураза үзеңне ризыктан гына тыю түгел, ураза ул үзеңне начар гадәтләрдән, начар күренешләрдән дә саклау”. Әхлакый тәрбия бирә торган программаларны, дини тапшыруларны, ил хәбәрләрен карарга ярый.
Ябыгу, диета тотуны максат итеп куйганда кеше уразада булып саналамы?
Ураза һәм диета икесе ике нәрсә. Ураза ният белән Аллаһ ризалыгы өчен тотыла. Ә диета, ябыгу өчен ашамыйча тору ураза булып саналмый, бары ач торуга гына керә.
Ә нинди ризык һәм күпме күләмдә тиеш?
Дөге, арпа, бодай ярмалары, г хөрмә, йөзем җимеше дә бирә ала. Һәр кеше үз мөмкинлегеннән чыгып, үзе булдыра алган кадәр бәяли. Фитыр садакасы өчен тапшырыласы ашамлыкның сыйфаты яхшы булырга, кабул итеп алучы аннан канәгать калырга тиеш, чөнки ул мескеннәргә, ярлыларга ураза гаетендә бәйрәм итү, аларны сөендерү максаты белән бирелә.
Тәмәке тарту уразаны бозамы?
Әлбәттә, боза. Рамазан аенда уразадагы кеше аннан тыелып торырга тиеш.
Исламда фәннең урыны нинди? Фәлсәфәдә дин - ул дөньяга карашның бер формасы дип аңлатыла. Сез моның белән килешәсезме?
Дин белән фән икесе игезәкләр кебек. Дин фәнне тыймый. Фән белән Аллаһ Тәгаләнең кодрәт иясе булуын тану җиңел. Чөнки Коръәни Кәримдә фәнни аятьләр бик күп. Шуларга карап, гыйбрәт алмыйсызмы? - дип әйтә Аллаһ Тәгалә. Тик фәнгә бирелеп, динеңнән чыкма гына. Дин фәннән алдан йөрергә тиеш.
Күзгә, колакка, борынга дару салу, тамак төбен чайкату, клизма ясау уразаны бозамы?
Тамак төбен чайкату бозмый, чөнки аны тәһарәт алганда да чайкатабыз, тик су йотылмаска тиеш. Ә калганнары боза. Кояш баеганнан соң, икенче көннең сәхәренә кадәр барысы да ярый, укол кадатырга да була.
Үзен саулыгы ягыннан бик үк яхшы хис итмәгән кеше кояш баеганнан соң дару куллана һәм укол кадата аламы?
Кояш баеп, авыз ачканнан соң, сәламәтлек өчен кирәк булган барлык процедуралар да ярый: дару кабарга, укол кадатырга, төрле мазьлар белән сыланырга мөмкин.
Байлар өчен дә күләме шулай укмы?
Байлар өчен көмеш хисабыннан исәпләнә. Әгәр кешенең тупланган байлыгы бар икән, фитыр садакасы бирмәсә, ул гөнаһлы була. Кеше бурычка кермичә, тамагыннан өзмичә ураза фитыры бирә алса, хәерле гамәл. Шәригать кануннары буенча, берәр ярлы кешегә бик күп кеше ураза фитыры китерә икән, ул шулардан өлеш чыгарып, башка мохтаҗрак кешегә ураза фитыры бирсә, яхшы, саваплы була.
Бер йоланы, мәсәлән, төрле җирдә берничә төрле аңлаталар. Нинди дини китапларда дөрес мәгълүмат бирелгән?
Кешенең дин белән аралашуына карап бит бу. Башлангыч белем алучыга чыганак: «Гыйбадәте Исламия» - үзеңә фарыз, вәҗиб, сөннәт гамәлләрне күрсәткән, хәрамне тыйган китап ул. Гыйлеме тирәнәйгән саен шәригать хөкемнәренә муафыйк китапларны - «Җәвамигуль-кәлим» китабын, Коръән тәфсирләрен өйрәнә.
Хасталык, яки башка кирәклек туып, ураза вакытында борын эченә дару салу ярыймы?
Борын эченә салырга да, тамакка дару чәчрәтергә дә ярамый. Дару тамактан ашказанына китеп уразаны бозар.
Авырлык белән яшәгән ярлы кеше фитыр садакасын бирергә тиешме?
Фәкыйрьләргә фитыр садакасын бирү ваҗип түгел.
Ә бирергә ниятләсәләр?
Әгәр бирергә уйласалар, үзләреннән дә фәкыйрьрәк кешегә бирергә тиешләр.
Фитыр садакасын акчалата бирү дөресме?
Фитыр сәдакасын акчалата да, шулай ук аны башка азык-төлек белән дә бирергә була.
Исламда бәхет ничек аңлатыла?
Иң зур бәхет ышануда: Иман һәм Исламда.
Коръәннең кайсыдыр сүрәләренең, гарәп хәрефләренең кайберсенең мәгънәсенә төшенсәң, галәм серен ача алырсың, дип ишеткәнебез бар. Ул дөресме?
Коръәннең кайсы гына аятьләреннән дә, дөрес аңлап файдалана белсәң, галәм серләренә төшенергә була. Иң мөһиме - туры фикерле булу. Һәр аятьтә диярлек серләр тулып ята. "Дәверләр үткән саен әле Коръәннең тирән серләренә төшенерсез", - дигән аять тә бар.
“Иман” кәлимәсе кайчан һәм кайда укыла?
"Иман" кәлимәсен һәрвакытта да, кайда да укырга, әйтергә ярый һәм тиешле.