СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Илдәге соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә мәчетләрдә җәмәгать намазларында 1,5 метр ара калдырып уку тәртипкә керде. Кайбер мөселманнар, бу күренешне яңалык дип кабул итеп, намазга йөрми башладылар. Пәйгамбәребез (сгв) намаз вакытында арада буш урын калдырмаска кушкан бит. Нәрсә дип җавап бирергә икән аларга?

Чыннан да, намаз укучылар арасында урын калдырмыйча, рәтләрне тигезләп басу – көчле сөннәт, ягъни сөннәт муәккадә хөкемендә. Пәйгамбәребез (сгв) болай дигән: “Намаз җиткәч, рәтләрегезне тигезләгез, [бер-берегезнең] җилкәләрегезгә ныклы терәлегез. Чынлыкта, рәтләрне тигезләү – намазның камиллеге” (Мәлик “Муватта”). Әмма инфекция таралу куркынычы булган чорда бу сөннәттән читләшеп тору тиешле, чөнки шәригатьтә “файда алуга караганда зыянны юк итү хәерлерәк” принцибы бар.

Намаз вакытында имамга мәчетнең кайсы урыныннан да иярү ярый. Моңа бәйле фикерләрне имам Әс-Сәрахси “Әл-Мәбсүт” хезмәтендә китерә, ул болай ди: “Мәчет гомуми бер мәйданны тәшкил итә, шунлыктан [михраб янында торган] имамга мәчетнең икенче бер башында торып иярү дә ярый”. Өстәвенә, мәчеттәге имамга урамда, мәчет янәшәсендә басып иярү дә намазны бозмый, бу очракта бары иярүче имамның нинди хәрәкәтләр ясавын белергә тиеш (мәсәлән, тавыш арттыру җайланмалары аша). “Әл-Бәха әр-раик” (1/385) хезмәте авторы Ибн Нуҗәйм болай яза: ”ӘлМүҗтәбә” китабында болай диелгән: Мәчет ишегалды мәчет статусында һәм анда, рәтләр тоташмаган булса да, имамга ияреп намаз укырга ярый. Әмма [җәмәгать намазы] мәчеттән тыш урында, башка ишегалдында укыла икән, рәтләрне тигезләгән очракта гына имамга иярергә ярый”. Ягъни мәчеттә яисә мәчет янында булып, иярүче белән имам арасында ара күп булуга карамастан, намаз уку дөрес була. Ә мәчеттән читтә, ягъни җәмәгатьтән читтә булып, имамга ияреп намаз уку ярамый.

Намазга йөрмәүче танышларыгызга да шундый киңәш бирү хәерле булыр: җәмәгать белән намаз уку вәҗибкә якын сөннәт муәккадә хөкемендә, ә алар рәтләр арасы белән бәйле сөннәтне калдыруны сәбәп итеп, сөннәтнең мөһим өлешен, ягъни җәмәгать намазын, калдыралар.

Хәнәфи мәзһәбендә суга чумып чыгу тәһарәтне алыштыра, диләр. Бу дөресме? Мондый тәһарәт белән намаз уку ярыймы?

Әйе, ният тәһарәтнең шарты түгел. Аллаһы Тәгалә болай дигән: “И иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда (әгәр тәһарәтле түгелсез икән) йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларыгызны да тубыкларга кадәр (юыгыз)” (Маидә/6). Күргәнегезчә, аятьтә юылырга тиешле барлык әгъзалар саналса да, ният турында сүз әйтелмәгән. Әмма тәһарәт алырга ният кылу, билгеле тәртиптә тән әгъзаларын юу Пәйгамбәребез (галәйһиссәләм) сөннәте булуын онытмаска кирәк. Кайбер мөселманнар сөннәт һәм башкарылуы мәҗбүри булмаган гамәлләрне бер рәткә куя, бу дөрес түгел. Сөннәтне башкармыйча, гел калдырып килгән кеше гөнаһлы була. Аллаһ безне бу ялгышулардан сакласын. Сезнең сорауга килгәндә дә шул ук хәл: сезнең тәһарәтегез һәм шул тәһарәт белән укылган намазыгыз дөрес, әмма сөннәт турында да онытмагыз.

Уллыкка алу процедурасы төгәлләнгән очракта, паспортка язылган балалар үги әниләре үлеменнән соң мираска ия була аламы?

Мирас бүлгәндә Ислам буенча бары кан туганнар гына исәпкә алына. Димәк, тәрбиягә алынган балалар, кыз булсынмы, малай булсынмы, ата-ананың үз баласына әверелми. Шунлыктан, мирас бүлгәндә, аларга өлеш тими. Әмма, мирас бүлгәннән соң, варислар тәрбиягә алынган ир яисә кыз туганнарына үз теләкләре белән өлеш чыгара ала. Бу хакта Коръәндә әйтелгән: “(Шәригатьтә билгеләнгәнчә, мирастан өлеше булмаган) Туганнар белән ятимнәр һәм ярлылар (мирас) бүлешкәнгә шаһит булсалар, аларга да аннан (ни дә булса) бирегез һәм аларга (артыгын бирә алмаган өчен бәрәкәт догалары кушып йомшак,) яхшы сүз әйтегез (ул сүзләр битәрләү һәм рәнҗетүгә кайтып калмасын)”. (Ән-Ниса сүрәсе, 8 аять).

Nike компаниясе әзерләп чыгарган аяк киемнәрен һәм киемнәрне киеп йөрергә ярамый, чөнки “nike” сүзе мәҗүсилектә илаһ исеме дип ишеттем. Бу дөресме?

Спорт киемнәре бренды атамасы булган “Найк” сүзе, чыннан да, грекларда җиңү алиһәсе Ники исеменә барып тоташа. Күп кенә брендлар һәм аларның логотиплары борынгы мифология һәм мәҗүсилек карашлары белән сугарылган. Мисал өчен, Мазда автомобиле зороастризм илаһы Ахур Мазда исеменнән алынган, бу турыда компаниянең сайтында да хәбәр ителә. Старбакс компаниясенең логотибы Синера дип аталган мифологик сурәткә кайтып кала. Мондый мисаллар шактый. Хәтта инглиз телендәге атна исемнәре дә мифологик һәм мәҗүси тамырларга тоташа: Thursday – Тора көне, Saturday – Сатурн көне. Хәтта күп кенә рус сүзләренең тамырлары мәҗүсилеккә бәйле: “врач”, мәсәлән, сихерче, күрәзәче дигән мәгънәләрне белдерүче тамырдан ясалган.

Брендның товарын мөселманнар өчен рөхсәт ителгән-ителмәгән булу мәсьәләсенә килгәндә, без сүзнең заманча, бүгенге мәгънәсенә игътибар итәргә тиеш. Әйтик, рус телендәге “обожать” сүзе элек нәрсәнедер Аллаһка тиңләүне белдерсә, хәзер аның бу мәгънәсе юкка чыккан. Бу мәгънә сүзлекләрдә дә иске мәгънә буларак теркәлгән. Әгәр кеше сүзгә Аллаһка тиңләштерү мәгънәсен салмый икән, аны куллануда бернинди зарар юк. Даруль-ифта Мәхмүдия (Дурбан, Көньяк Африка) хәнәфи галимнәре дә шундый ук аваздаш фәтва бирә: “Күп кенә гомумкулланылышта булган сүзләр, мәсәлән, ай атамалары (инглиз телендә), атна исемнәре, планета һ.б. төрле атамалар грек яисә рим мифологиясенә барып тоташа. Әмма аларны бүген мәгънәсен исәпкә алмыйча кулланалар. Шунлыктан, бу сүзләрне кулланырга ярый”.

Шулай итеп, Nike киемнәрен киюне мөселманнар өчен тыйган кешеләрчә фикерләсәк, ширеккә төшмәс өчен, телдән иң элек мәгънәсе буенча мәҗүси булган барлык сүзләрне аерып алырга (ә бу мөмкин дә түгел), аннары аларны кулланылыштан алырга кирәк.

Кемнәрдер, брендларның исемнәре мифологиягә тоташуын сәбәп итеп, ул брендлар белән кулланмаска (Тойота машинасында йөрмәскә, айфоннар йөртмәскә, старбакста кофе эчүдән баш тартырга) мөмкин, әмма бу тыюларны Аллаһ исеменнән кертергә ярамый. Кайберәүләр, үзләренең шәхси тойгыларын фикһ хөкемнәре белән бутыйлар, алай булырга тиеш түгел. Бүгенге көндә мөселманнарның күп проблемалары төгәл гыйлеме, махсус әзерлеге булмыйча торып “фәтвалар бирергә” ашыгучылар аркасында барлыкка килә . Әмма фикһнең хөкемнәрен — хәләл һәм хәрәм темалары буенча — шәхси тоемлау, “миңа шулай тоела” дигән фаразлар белән бутарга ярамый. Андый чакта наданлык һәм вәсвәсәгә юл ачылачак.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...