Сорау-җавап
Сорау-җавап
Мосафирның намазына бәйләнешле хөкемнәрне бәян итсәгез иде.
Әгәр берәү дөядә яки җәяүләп өч көнлек юлга чыкса, ул мосафир дип атала. Бу хәлдә дүрт рәкәгатьле фарыз намазлар кыскартылып, өйлә, икенде һәм ястү ике рәкәгать итеп укыла. Ахшам, витыр, сөннәт һәм нәфел намазларында кыскарту юк.
Мөселман гаскәре дошман шәһәренә кереп 15 көн торырга ният кылса, намазларын дүрт рәкәгать итеп укырлармы?
Алар намазларын ике рәкәгать итеп укыйлар, ниятләре игътибарга алынмый.
Әгәр мосафир ватанына кайтса, әмма 15 көн яшәргә нияте булмаса, бу кеше намазын кыскартып яки тулысынча укырмы?
Әгәр мосафир үз ватанына ярты гына сәгатькә керсә дә, намазын тутырып укыр, бу сурәттә бер җирдә генә яшәү нияте шарт түгел.
Мосафир булган имам үзенең мосафирлыгын аңа оючыларга белгертерме?
Әйе, имам өчен сәламнән соң ияреп укучыларга, намазларыгызны миннән башка тәмамлагыз, мин мосафир, дип белдерү мөстәхәб.
Мосафир сәфәр вакытында намазын казага калдырган булса, ватанына кайткач каза намазын укырга теләсә яки мокыйм ватанында намазын казага калдырган булса, сәфәргә чыккач калдырган намазан каза кылырга теләсә, бу ике очракта нишләргә?
Әгәр берәүнең намазы сәфәрдә булганда казага калса, ватанына кайткач каза кылып ике рәкәгать укый. Әгәр намазы ватанында вакытта казага калган булса, сәфәрдә каза кылса, дүрт рәкәгать укырга тиеш.
Кыскартып укый торган намазлар дүрт рәкәгать итеп укылса, савап булырмы?
Кыскартып уку катгый куелган, ике рәкәгатьтән артык уку мәкруһ.
Мосафирга дүрт рәкәгатьле намазын тулысынча уку кирәкме?
Әйе, мосафир мокыймга, ягъни шул җирлектә яшәүчегә ияреп укыса, намазын дүрт рәкәгать итеп укыр. Шулай ук, әгәр бер шәһәрдә яки авылда 15 көн яшәргә ният кылган булса, дүрт рәкәгать укыр.
Мосафир дүрт рәкәгатьле намазда имам булып мокыймнәр аңа ияреп укысалар, намазын кыскартып укырмы?
Әйе, мосафир имам намазын кыскартып укыр. Ияреп укыган мокыймнәр имам сәлам биргәннән соң, калган ике рәкәгатьләрен укырлар.
Мосафир Мәккә белән Минада 15 көн торырга ният кылса, ул мосафир булып хисапланырмы?
Ул кеше мосафир булып хисапланыр, чөнки ул бер генә урында яшәми.
Намазны кыскартырга мондый рөхсәт, Аллаһка буйсынучы мосафирга гына кагыла, яки Аллаһны тыңламаучы бу очракта бер-берсенә тигезме?
Аллаһка буйсынучы, яки Аны тыңламаучы бу очракта бер-берсенә тигез.
Хәзерге заманда сәфәргә чыгучылар машина һәм очкычлар белән йөриләр, боларга намазны кыскартып уку тиешлеме?
Әгәр ватаныннан чыгып юл йөрергә ният кылган булса, намазлар кыскартып укыла, чөнки сәфәр үзе мәшәкатьтер.
Кыскартып укый торган намазларда ике рәкәгать укылса, ике рәкәгать фарыз үтәлгән буламы?
Әгәр дүрт рәкәгать укыганда ике рәкәгатьтән соң «әт-Тәхият» укуга кадәр утырса, ике рәкәгате фарыздан хисапланыр, калган ике рәкәгате нәфел булыр.
Әгәр 15 көннән азрак торырга ниятләгән булса, ничек булыр?
Намаз дүрт рәкәгать итеп укылмыйча, кыскартылып укыла.
Мосафир берәр шәһәргә яки авылга кереп, анда 15 көн яшәргә ният кылмыйча, бүген яки иртәгә китәм дип торса, хөкеме ничек булыр?
Әгәр еллар буе шушы нияте белән торса да, дүрт рәкәгатьле намазларны ике рәкәгать итеп укыр.
Әгәр ике рәкәгатьтән соң «әт-Тәхият»кә кадәр утырмаса, хөкеме ничек була?
Бу сурәттә фарызы бозылу сәбәпле, намазны яңадан укырга кирәк.
Әгәр кеше бер шәһәрдә туып берничә ел яшәгәннән соң бу шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп китсә, күпмедер вакыттан соң туган шәһәренә эш буенча килсә, бу шәһәрдә намазын кыскартып укыймы?
Әгәр яшәгән урыныннан1 өч көнлек яки озынрак юлга чыкса, бу очракта кыскартып укый. Чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкәннән соң, Мәккәгә килгәндә намазын кыскартап укыган.
Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан