СОРАУ-ҖАВАП

Сугыш вакытында ирләр сугышта йөрде, өйләрендә балалары, гаиләләре калды. Аларның сарыкларын, ашлыкларын урлап чыгучылар булды. Ач калганнар елапелап каракларны каргадылар. Угрыларны бәхилләмичә алар дөньядан киттеләр. Тәүбә кылса, урлаучы гафу ителәме?
Гөнаһлар ике төрле. Беренчесе – Аллаһ белән бәндә арасында, фәкать Аллаһның әмерен үтәмәгән өчен, мәсәлән, намаз калдырса. Бу очракта кеше үзенең хатасын танып, Аллаһтан гафу үтенсә һәм башка бу хатаны эшләмәсә, тәүбәсе кабул булып, гөнаһысы кичерелер, ин шә Аллаһ. Ләкин икенчесе – бәндә шулай ук Аллаһ каршында гөнаһлы, әмма бу гөнаһны эшләү икенче бер кешенең мәнфәгате белән бәйле. Мәсәлән, бер кеше икенчесенә сукса, сугылган кешедән гафу үтенмичә, Аллаһ аны кичерми. Шулай ук сез китергән мисалда да угры урлаган малын, бәһасен кайтарып бирмичә, гафу ителмичә, Аллаһ аның гөнаһысын кичерми һәм ул кеше кыямәт көнендә җавап бирәчәк.
Кайбер кешеләр кибеттән яисә базардан алынган тавык, сыер итен (мөселманча суймаган)өч тапкыр бисмилләһ әйтеп пычак белән ышкысаң, яки киссәң, ул мөселман суйган иткән әйләнә, моны ашау дөрес, диләр.
Болар барысы да хорфатлар. Мөселманча суелмаса һәм мөселманча суелып та ул хәләл ит түгел икән (мәсәлән, дуңгыз кебек һ.б.), аларны ашау хәрам. Әгәр дә кем дә булса хәрамны хәләлгә әйләндерә икән бу – көферлек. Аллаһ Тәгалә: “Хәрам кылган әйберне хәләлгә чыгару – Аллаһ Тәгаләгә каршы чыгу”, – ди.
Кайбер ашамлыкларга һәм әйбергә әз генә булса да хәрам катнаша. Мәсәлән, исле сабында – терлек мае, конфетта – спирт, аяк киемендә – дуңгыз тиресе.
Әгәр дә бер әйбергә әз генә булса да хәрам катнаша икән, аны куллану ярамый. Әйтик, зур бер табактагы хәләл иткә бер тамчы гына дуңгыз мае төшсә дә, ул ит хәрамга әйләнә. Моны аера белергә кирәк. Мәсәлән, терлек мае яки дуңгыз мае, сөяк сабынга әверелдерелсә, алар хәләл. Чөнки әверелү барышында беренче халәтләрен үзгәртәләр. Әмма ачыктан-ачык хәрам әйберләрне куллану ярамый. Дуңгыз тиресеннән ясалган әйберләр исә эшкәртелгәннән соң да хәрам булып кала. Белмичә киеп йөрсәң яки куллансаң, гөнаһ юк. Әмма белгәч, алардан баш тартырга кирәк.
Исән-сау лаеклы ялга чыксам, корбан чалдырыр идем, дигән булган ирем. Шунысын белмибез, корбан итен тулысынча таратып бетерергә микән, әллә нәзер корбаны булгач, үзеңә дә калдырырга ярыймы?
Ирегезнең нинди нәзер белән корбан чалырга әйткәнен сез дә, без дә белмибез бит. Әгәр дә ул шушы эшем үтәлсә, бер сарыкны чалыр идем, дип әйткән булса, әйтик, шушы эшем үтәлсә, мин шушы китапны бирер идем, дип нәзер әйтеп, китапны биргәндә аны бер битен ертып кала алмаган шикелле, сарыкның да күпмедер өлешен үзенә бүлеп кала алмый. Нәзерне үтәү нияте белән чалынган корбан ите хуҗа тарафыннан тулысынча таратылырга тиеш. Әгәр итенең бер өлешен ашаса, аның хакы сәдака рәвешендә бирелергә тиеш була. Әгәр ул корбан чалып, ага-энеләрне чакырып кунак итәр идем, дип нәзер әйткән булса, анысы – башка мәсьәлә.
Мин икенче ир белән күп еллар инде никахсыз яшим. Гел әйтә киләм: мулла чакырып никах укытыйк, дип. Ул, үзең укы, ди. Мин ничә еллар буе зинка кылучы булып тораммы инде, дип ут йотып яшим. Үзем ураза тотам, биш вакыт намазымны калдырмыйм.
Аллаһ Тәгаләнең олуг нигъмәте булган Коръән Кәримдә һәм шәригать кануннарында ир белән хатын арасындагы бурычларның мөнәсәбәтәрнең асыл нигезе булып никах торуы күрсәтелә. Никах ул – мөселман булган ир-ат һәм хатынкызның бер-берләренә мәхәббәт белән килешү нигезендә өйләнешү йоласы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Никах минем сөннәтем. Сөннәтемнән баш тартучы – минем өммәтемнән түгел”, – дигән. Никахсыз яшәлгән гомер – зина кылып яшәлгән гомер. Бу чорда туган уртак бала да зинадан туган бала булып санала. Зина кылу иң зур гөнаһларның берсе.
Күптән түгел күршем белән сүзгә килдек. “Мин уразамын!” дисәм дә, ул “җиде бабамны искә алып”, әллә ниләр әйтеп бетерде, ләгънәтләр укыды. Мин хәзер аның ләгънәте төшмәгәе дип куркып йөрим. Ул бит мине хаксызга рәнҗетте.
Ачуланып, бозык сүзләр сөйләү, ләгънәт кылу гөнаһ санала. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Яман сүз сөйләгәннәргә җәннәт хәрам”. Моңа шулай ук сүгенү дә керә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Анасы, атасы белән сүгенү, кешене сүгү, нахакка рәнҗетү хәрам”, – диде. Мөэмин булган адәм ләгънәт кылмас.
Үзләрен рәнҗеткән балаларына әти-әнисе ризалыгын бирмичә үлсә, ул балалар хәерләр биреп тәүбә итсә, гафу ителәме?
Әти-әнисен рәнҗеткән, аларның ризалыгын алмаган кешеләр бик зур гөнаһ кылган булалар. Коръән аяте буенча Аллаһка ширек кату – иң зур гөнаһ булса, икенчесе – ата-анага яхшылык күрсәтмәү. Хәтта алар кәферләр булса да балалары аларны тәрбияләргә тиеш. Гөнаһлыларны кичерү-кичермәү исә Аллаһ кулында.