Сорау-җавап
Сорау-җавап
Мөселман кеше Коръән укыр алдыннан нәрсә эшләсә хәерле?
«Әл-Фәтәва Әл-Һиндия» китабында әйтелгән: «Коръән укырга җыенучы кешенең яхшы халәттә булуы зарур, ягъни әлеге кешегә үзенең чиста, пакь киемнәрен киеп (ир-атларга исә чалма кию хәерле), кыйбла ягына карап утырырга киңәш ителә, чөнки Коръәнгә һәм фикъһка хөрмәт күрсәтү зарур санала. Бу турыда «Фәтәва Кадыхан» китабында да әйтелә.
Үләксәнең хәрам булуының асылы нидә?
Берәр төрле авырудан үлгән, буып, башына сугып үтерелгән, ниндидер биек җирдән егылып төшеп, җәрәхәттән үлгән яки башка берәр төрле ысул белән үтерелгән хайваннарның ите үләксә санала. Шулай ук кыргый җанварлар тырнагыннан үлгән хайваннарның ите дә хәрам. Ә биеклектән егылып төшкән яки кыргый җәнлекләр тарафыннан яраланган, яки сугу нәтиҗәсендә саңгырауланган хайваннар үлгәнче Аллаһының исеме белән чалынса, аларның ите хәләл була. Алар үләксә булып саналмый.
Беренчедән, хайваннарның үләксәләре беренче карашка ук күңелне кайтара һәм кешедә җирәнү хисе уята. Икенчедән, ул сәламәтлек өчен зыянлы. Шәригать кануннары буенча бугазланманган хайванның итендә кеше организмы өчен зарарлы матдәләр бар. Үз үлемнәре белән үлүче хайваннарның итенә килгәндә исә, күпчелек очракта, аларның үлеме берәр авыртудан яки агуланудан булырга мөмкин һәм мондый итне ашарга ярамаганлык болай да көн кебек ачык.
Мәчеттә намаз вакыты кергәнне көтеп Коръән укып утырганда мәэзин азан әйтә башласа нишләргә? Коръән укуны дәвам итәргәме, әллә азанга җавап бирергәме?
Мәчеттә вакытта азан тавышын ишеткәч, Коръән укуны туктатып тору хәерлерәк. Бу хакта «Әс-сиәя» китабының 2 томында, 52 битендә һәм «Рәддел мохтар» китабының 1 томы, 294 битендә әйтелә: «Әл-Үюн» китабыннан күренгәнчә, Коръән укуны туктатып тору ваҗиб түгел, әмма мөстәхәб (хупланыла торган) гамәл санала (комачаулык итмәү ягыннан караганда). Тел белән азанга җавап бирү һәм мәэзин тукталыш ясаганда Коръән уку рөхсәт ителә. Коръән укучыга туктап азанга җавап кайтару яхшырак дип «Ән-Нихәя» китабында «Әл-Үюн» китабыннан риваять кылына, чөнки бу хакта хәдистә әйтелә: «Азан әйтүен ишетсәгез мәэзин артыннан кабатлагыз». Ә Аллаһы Тәгаләгә яхшырак мәгълүм.
Аллаһы Тәгаләнең исеме язылган йөзекне киеп, бәдрәфкә керергә рөхсәт ителәме?
«Әл-Фәтәва Әл-Һиндия» китабында әйтелә: «Әбү Җәфәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) кесәсендә яки букчасында Коръән булган кешегә бәдрәфкә керергә ярыймы, юкмы, дип сораганнар. Ул моңа каршы түбәндәгечә җавап биргән: «Әгәр ул Коръәнне бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ. Әгәр ул кесәсендә Коръән булган килеш йомышын чиста җирдә (мәсәлән, кырда, басуда) йомышласа, бу – мәкруһ саналмый». Моңа нигезләнеп шуны әйтеп була: әгәр кешенең кесәсендә Аллаһының исеме язылган акча яки Коръәннән берәр нәрсә булса һәм ул аны бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ санала. Әгәр ул йомышын йомышларга чиста җир тапса (алда әйтелгәнчә), мәкруһ булмый.
Аллаһының исеме яки Коръәннән берәр аять язылган балдак белән дә шулай ук. Бу турыда «Әл-Мохит» китабында әйтелә.
Мәчеткә тәһарәтсез килеш керергә, мәчеттә ашарга һәм йокларга ярыймы?
Мәчеткә тәһарәтсез килеш керүдә зыян юк. Ләкин мәчеттә йоклау һәм ашау мәкруһ санала. Икътикяфка кергән кешегә исә мәчеттә ашау һәм йоклау мәкруһ булмый. Мәчеттә ашарга һәм йокларга мохтаҗ булган кешегә мәчеттә икътикяф кылырга ният итәргә, зикерләр кылырга һәм намазлар укырга кирәк. Бу хакта «Әс-Сираҗия» китабында әйтелә.
Намазның дөрес булмавына китерүче сәбәпләр нинди?
Намазның берәр фарызын үтәмәү.
- Намаз вакытында тәһарәтнең бозылуы.
- Намаз укыган вакытта ашау яки эчү.
- Намаз укыган вакытта теш арасына кысылып калган борчак зурлыгындагы (яисә аннан да зуррак) ризык калдыгын йотып җибәрү.
- Намаз укыганда сөйләшү.
- Үзеңә ишетелерлек итеп көлү.
- Намаз укыганда кемгәдер сәлам бирү яисә кемнеңдер сәламенә җавап кайтару.
- Намаз укыганда киерелү, ахылдау-ухылдау, кирәкмәгәнгә йөткерү.
- Кыйбладан 45 градустан да артыгракка күкрәкне бору.
- Коръәнне мәгънәсе бозылырлык итеп ялгыш уку. Шулай ук Коръәнне китаптан карап уку (мусхафтан).
- Гамәлү-кәсир: бик күп тиешсез хәрәкәтләр ясау.
- Гамәлү-калил: бер рөкендә яки бер рәкәгатьтә өч тапкыр тиешсез хәрәкәт ясау.