Сорау-җавап

Сорау-җавап

Сорау-җавап

Намаз укучы намазда ялгышса, нишләргә тиеш?

Намаз укучы намазда ялгышса, ягъни:

  1. Намазда булган әркәннәрнең берсен арттырса
  2. Ике мәртәбә рөкүгъ кылса
  3. Берәр рәкәгатен арттырса
  4. «Фатиха» сурәсен калдырса
  5. Соңыннан укый торган сүрәләрне калдырса
  6. «әт-Тәхиятне» калдырса
  7. Витырда «Кунут» догасын калдырса
  8. Имам ишеттереп укый торган намазларда эчтән генә укыса
  9. Эчтән укый торган намазларны тавыш белән укыса, ахыргы тәшәһһүдтән соң сәлам биреп, ике сәҗдә кылыр. Бу сәҗдә – сәҗдә-и сәһү дип атала. Аннан соң тәшәһһүд, «Салават» һәм дога укып сәлам бирер.

 

 

Әгәр бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылган булса, нишләргә?

Бу сурәттә фарызы бозыла, чөнки соңгы кагъдәдә утыру фарыз иде, аны калдыру белән фарызы нәфелгә әйләнер. Бу очракта алтынчы рәкәгатьне кушып сәлам бирер.

 

 

Әгәр намаз укучы берәүнең соңгы утырышта «әт-Тәхият»не уку вакытын утырганнан соң тәһарәте бозылса, аңа нишләргә?

Ул яңадан тәһарәт алып, сәлам биреп, намазын тәмамлар. Ул яңадан тәһарәт алып, сәлам биреп, намазын тәмамлар.

 

 

Әгәр берәр кеше имам булган хәлдә тәһарәте бозылса, бу вакытта оеп укучылар белән нишләргә?

Әгәр имам булса, бу вакытта оючылардан берсен үз урынына калдырыр һәм имам урынына куелган кеше намазны дәвам итеп бетерер.

 

 

Әгәр намаз укучы бер җитди сәбәп аркасында йөзен кыйбладан читкә борса, яисә өч адым яки аннан да күбрәк атласа, намазы бозылырмы?

Юк, намазы бозылмас.

 

 

Намаз укыганда намаз укучының тәһарәте бозылса, нишләргә?

Намаздан чыгып тәһарәт алганнан соң, намазны калдырган урыныннан башлап дәвам итәргә, әмма яңадан уку яхшырак.

 

 

Әгәр тәһарәте бозылганнан соң сөйләшсә, хөкеме нинди булыр?

Әгәр аңлы рәвештә яки онытылып сөйләшсә, намазы бозылыр. Калган урыннан дәвам итүе дөрес булмас, баштан ук укырга тиеш.

 

 

Имам ялгышса, аңа оючыга да сәҗдә-и сәһү кылу ваҗибмы?

Имам ялгышса, имамга да, оючыга да сәҗдә-и сәһү ваҗиб була.

 

 

Әгәр имам сәҗдә-и сәһү кылмаса, оючыга нишләргә?

Әгәр имам сәҗдә-и сәһү кылмаса, оеп укучы да сәҗдә кылмас.

 

 

Әгәр соңгы кагъдәдә сәҗдә-и сәһү кылса, нишләргә?

Әгәр дүрт рәкәгатьле намазның соңгы кагъдәсендә сәҗдә-и сәһү кылса, бишенче рәкәгатькә торып басып сәҗдә кылынмаган кагъдәгә кайтыр һәм бишенче рәкәгатьне калдырып сәҗдә-и сәһү кылыр.

 

 

Әгәр бишенче рәкәгать укый башласа, нишләргә?

Тагын бер рәкәгать кушып, соңыннан сәҗдә-и сәһү кылыр. Дүрт рәкәгате фарыздан, ике рәкәгате нәфелдән китәр.

 

 

Кешеләр Коръән тилавәт кылганда сәҗдә кылалар, шул сәҗдәнең мәгънәсен аңлатыгыз әле.

Бу сәҗдәне сәҗдә-и тилавәт диләр, сәҗдә аятен укыган яки ишеткән (Коръән тыңларга нияте булмаса да) кешегә сәҗдә кылу ваҗиб.

 

 

Әгәр намаз эчендә олы нәҗес белән нәҗесләнсә яки җөнеб хәленә килсә, госел алгач укылмый калган намазын дәвам итү дөресме?

Намазда йоклау сәбәпле мәни чыкса яки акылдан язса, биһуш булса, кычкырып көлсә, намаз бозылыр. Беренче сурәттә госел алганнан соң, икенче сурәттә тәһарәт алганнан соң намаз яңадан укыла.

 

 

Әгәр оеп укучы ялгышса, аңа сәҗдә-и сәһү ләзем буламы?

Әгәр оеп укучы ялгышса, сәҗдә-и сәһү ләзем түгел.

 

 

Әгәр берәү өч яки дүрт рәкәгатьле намазларда беренче кагъдәне онытса, нишләргә кирәк?

Әгәр утырырга мөмкин булса, утырып тәшәһһүд укыганнан соң калган намазын укып бетерер. Бу хәлдә сәҗдә-и сәһү ваҗиб түгел. Әгәр кыямга якын булса, бу хәлдә утырмыйча, өченче рәкәгатькә торып намазын бетерер, соңыннан тәшәһһүд укып сәлам биреп, сәҗдә-и сәһү кылыр, шуннан тәшәһһүд, «Салават» һәм дога укып сәлам биргәннән соң намаздан чыгар.

 

 

Әгәр берәү «өч рәкәгать укыдыммы, яисә дүрт рәкәгать укыдыммы?» – дип икеләнсә, бу очракта нишләргә?

Әгәр бу хәл гомерендә беренче мәртәбә булса, намазын яңадан укыр. Әмма бу хәл һәрвакыт кабатланса, фикере кайсысына авыша, кайсы җирдә кагъдә урыны булырга мөмкин, шул урында кагъдә кылыр. Әгәр уе бер якка да авышмаса, намазының иң әз өлешен дәвам итәр. Һәр ике сурәттә дә сәҗдә-и сәһү кылыныр.

 

 

Әгәр дүртенче рәкәгатьтән соң «әт-Тәхият» укылса, соңыннан икенче рәкәгать дип уйлап, бишенче рәкәгатькә торса һәм шуннан соң исенә төшсә, нишләргә?

Бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылмастан исенә төшсә, утырып сәҗдә-и сәһү кылганнан соң намазын тәмамлар.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...