СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди?

Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыздыр. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!» (әл-Бәкара сүрәсе, 183 аять) Рамазан аеннан башка айларда уразаны үз теләгең белән тотып була. Әгәр инде нәфел уразасына ният кылсаң, аны тотып бетерү ваҗиб.

 

 

 

Әгәр авыру сәламәтләнсә, мосафир сәфәрен тәмамласа, алар уразаны каза кылырга тиешме?

Әйе, авыру кеше калган уразаларын сәламәт булган көннәрендә тотып уразасын тулыландырырга тиеш, ә мосафир сәфәрен тәмам кылган көннән башлап, тотылмаган уразаларын тотып, тулыландыра.

Бу очракта гомумән, тулыландыру турында сүз бармый, ә үлгән кешенең намусында уразаны тулыландыру бурычы калганмы икәнлеге хакында сүз бара. Әгәр ул каядыр тукталган һәм мосафир булудан туктаган булса һәм шунда үлеп калса, яки авырып китеп, терелгәннән соң калган уразаларын тотып бетерә алмыйча үлеп китсә, ул аның өчен боларны тулыландыра ала иде (кара «Әл-Лүбәб», I, 170 бит) (тәрҗемәчедән).

 

 

 

Әгәр дә мосафир юлда булу яки хаста кеше авыруы сәбәпле уразасын калдырса, әмма соңыннан вакытлары булып та уразаларын тулыландырмаган булса, үлем сәгате якынлашса аларга нишләргә?

Алар Аллаһтан гафу-истигфар үтенәләр, үзләренең вәкилләренә аның өчен көн саен бер ярлыны ашатуны васыять итәләр, ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпа, күләмендә садака бирергә дә мөмкин. «Әл-Бәхер әр-раикъ» авторы әйтә: «Аңа авырлык килгәнгә күрә ураза тотмаска рөхсәт ителгән иде. Ул үзенең калган уразаларын тулыландырсын өчен садакати фитр буларак, һәр көн яртышар сагъ бодай яки йөзем яки бер сагъ финик яки арпа бирергә тиеш. Ләкин монда ашатырга да рөхсәт ителә, бу ике мәртәбә туйганчы ашату, садака-и-фитырдан аермалы буларак.

 

 

 

Мондый фидия садакасының күләме күпме?

Рамазан аенда калдырылган һәрбер ураза көне өчен бер ярлыны ашату кирәктер. Фитыр садакасының күләме ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпадыр. Фитыр садакасын акча, дөге яки кукуруз белән бирергә дә мөмкин, ләкин бәясе югарыда искә алынганнарныкы белән тигез булырга тиеш.

 

 

 

 

Гарәп телендә «әс-саум» сүзенең сөйләмдәге мәгънәсе ничек һәм ул нәрсәне аңлата? Ураза вакыты кайчан башлана, кайчан тәмамлана?

«Әс-саум»ның сөйләмдәге мәгънәсе – ниятләп, нәрсәдән булса да тотылып тору дигән сүз, ә шәригатьтәге мәгънәсе – Аллаһ ризалыгы өчен, ниятләп, ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан таңнан алып кояш батканчыга кадәр тыелып торуны аңлата.

 

 

 

Рамазан аенда мосафир белән авырудан тыш тагын кемгә дә булса ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Әгәр ураза тоту сәламәтлекләренә яки бала сәламәтлегенә зыян китерер дип курыксалар, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга рамазан аенда ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ләкин соңыннан бу уразаны тулыландырып бетерү ваҗиб.

 

 

 

Рамазан аенда ураза тотмаска бурычлы кешеләр бармы?

Әйе, күремле, нифаслы хатыннарга ураза тоту тыела.

 

 

 

Рамазан көнендә бала балигъ булса, мөселман булмаган кеше ислам динен кабул итсә, алар нәрсә эшләргә тиеш?

Аларга шул көннең калган өлешен һәм рамазан ае уразасын тотып бетерергә кирәк.

 

 

 

Алар калган көннәрне каза кылырга тиешләрме?

Юк, алар калган көннәрне каза кылырга бурычлы түгелләр.

 

 

 

 

Рамазан аенда аңын югалткан кешегә нишләргә?

Әгәр берәү Рамазан аеның бер көнендә ураза тоткан килеш аңын югалтса, бу көнне каза кылырга кирәкми, ләкин әгәр ул моннан соң да аңын югалтып яткан икән, ул бу көннәре өчен уразасын тулыландырырга тиеш була.

 

 

 

 

Алар соңыннан уразаларын каза кылалармы?

Әйе, алар пакьләнгәч шул көннәр өчен уразаны каза кылырга тиеш булалар.

 

 

 

 

Кешеләр арасында калдырган уразаларын каза кылып, тулыландырмаска, ә аның урынына фидия бирергә рөхсәт ителгәннәр бармы?

Кешеләр арасында калдырган уразаларын каза кылып, тулыландырмаска, ә аның урынына фидия бирергә рөхсәт ителгәннәр бар, болар ураза тотарга көчләре калмаган бик карт кешеләр. Алар фидия садакасы бирергә тиеш булалар.

 

 

 

«Бик карт кеше» дигәнне ничек аңларга?

Бу рамазан уразасын тота алмаслык карт кеше.

 

 

 

Әгәр юлчы әйләнеп кайтса һәм ураза тотарга ниятләмәсә яки хатын-кыз көн барышында айлык күремнән чистарынса, алар нишләргә тиеш?

Көннең калган өлешендә алар уразаны боза торган өч нәрсәдән тыелалар, ураза аена хөрмәт йөзеннән.

 

 

 

Әгәр мәҗнүн бәндә Рамазан аенда акылына килсә, ул нишләргә тиеш?

Ул алдагы көннәрен тулыландыра, калган көннәрен ураза тотып бетерә.

 

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...