СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Баланы күкрәк сөте белән тукландыру өчен бала имезүчене яллау рөхсәт ителәме?

Әйе, билгеле бер бәягә яллау рөхсәт ителә, шулай ук аны карап тәрбияләү өчен дә ялларга рөхсәт ителә. Әбү Хәнифә фикере буенча (Аллаһ аннан разый булсын), балага күкрәк сөтен имезүче аны яхшы тукландырырга тиеш, чөнки бу аның хезмәт күрсәтү бурычына керә.

 

 

 

Берәү атланып йөрү өчен арендага ат яки дөя ала, ләкин үзе түгел, башка бер кешене атландыра, аңа бу рөхсәт ителәме?

Әгәр ул «атланып йөрү өчен» – дигән шарт белән алынган булса, ул вакытта кемне тели шуны атландыра ала. Ләкин әгәр арендага алучы килешү төзегәндә арендага бирүчегә: «Фәлән кеше атланып йөриячәк» – дип, чынлыкта башка кешене атландырса, ул моның өчен үзенә материаль җаваплылык ала. Шәригать хөкемнәре хайван белән файдаланучыны махсус аерып карый.

 

 

 

Берәү арендага хайван ала, аңа төйиячәк йөкнең нәрсә булуын, аның күләмен атап: «Мин аңа биш капчык бодай төйиячәкмен» ди. Аңарга бодай урынына шул ук авырлыкта булган башка әйберне төяү рөхсәт ителәме?

Бу очракта аңа бодайга охшаган башка нәрсәләрне төяргә рөхсәт ителә, мәсәлән: арпа, кунжут. Ләкин бодай белән чагыштырганда аннан күпкә авыррак булган нәрсәләр мәсәлән: тоз, тимер, кургашын төяргә ярамый. Әгәр ул хайванны аңарда мамык төяү өчен яллаган булса һәм аның авырлыгын атаса, аңа тимер төяргә рөхсәт ителми.

 

 

 

Әгәр берәү арендага, билгеле күләмдә бодай төяү өчен хайван алса һәм әйтелгәннән аермалы буларак күбрәк төясә һәм хайван моннан зыян күрсә, ул нәрсә эшләргә тиеш?

Әгәр хайван бу йөкне тарта алса, ул йөкне арттырган өчен аренданы түләүне дә арттырырга тиеш, әгәр ул аны тарта алмаса, арендага алучы арендага алынган хайванның бәясен түләргә тиеш.

 

 

 

Берәү арендага дөя ала, аның белән күпмедер күләмдә азык-төлек ташый юлда ул шул азык-төлек белән туклана һәм ризык кими, аңарга тагын азык-төлек өстәп төяргә рөхсәт ителәме?

Әйе, күпме ризык киметелгән шул кадәр өстәргә мөмкин.

 

 

 

Әгәр милек аның гаебе белән бозылса, мәсәлән: әгәр агартучы киемне талкыса, һәм кием тишелеп чыкса, яки ташучы абынса, яки төргәкне бәйләгән җебе өзелсә, яки йөкне төяп барган кораб батса шәригатьтә моңа нинди хөкемнәр каралган?

Бу очракларда әгәр милек юкка чыкса, ялчы матди җаваплылыкка тартыла. Мәсәлән: әгәр кем дә булса, корабта батса, яки хайван өстеннән егылып төшсә. Әгәр үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкарсалар мал табибы яки шифа өчен кан чыгаручы матди җаваплылыкка тартылмыйлар. Ләкин әгәр шифа өчен кан чыгару тиешле дәрәҗәдә булмаса, материаль җаваплылыкка тартылалар.

 

 

 

Әгәр берәү атланып йөрү өчен арендага хайван алса, һәм үзе янына башка кешене дә атландырса, һәм хайванга моннан зарар килсә, бу очракта ул нишләргә тиеш?

Әгәр хайван ике кешене дә чыдатса, арендага алучы кеше ул хайванның ярты бәясен түли, һәм бу очракта җайдакларның авырлыгы исәпкә алынмый.

 

 

Әгәр ул хайванны авызлыклап һәм кыйнап азапласа һәм хайван зыян күрсә, бу очракта ул нәрсә тиеш?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) әйтә: «Ул аның бәясен тулысынча түли» ди. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд (Аллаһ алардан разый булсын) әйтәләр: «Ул гадәттәгечә эшләгән булса, моның өчен матди җаваплылык алмый» дип.

 

 

 

Арендага алынган ана хайванны йөгерткән өчен күпме түләү тиеш, шәригатьтә моңа нинди хөкемнәр каралган?

Моның өчен түләү алынмый.

 

 

 

Мунча кертүчегә яки хиҗама ясаучыга, ягъни шифа өчен кан җибәрүчегә күрсәткән хезмәте өчен түләү алу рөхсәт ителәме?

Әйе, рөхсәт ителә.

 

 

 

Атланып йөрү яки йөк ташу өчен арендага хайван алу буенча шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Бу рөхсәт ителә.

 

 

 

Мәет өстендә җыру җырлаучылар яки елаучылар ялларга ярыймы, шәригатьтә моңа нинди хөкемнәр каралган?

Мондый эшләргә ялларга ярамый, шулай ук башка төрле гөнаһлы гамәлләр кылу өчен дә кеше ялларга ярамый.

 

 

 

Фикъһы белгечләре ялланып эшләүчеләрне нинди эш башкарулары һәм эш хакы буенча бүләләрме?

Ялланып эшләүчеләр ике төргә бүленәләр: берничә кешегә хезмәт итүче һәм бер кешегә хезмәт итүче.

 

 

 

Берничә кешегә ялланып эшләүче ялчы кем ул?

Бу үзенә эш ышандырган һәркемгә ялланучы. Ул төгәл бер кешегә генә ялланмый. Мәсәлән: тукыма буяучы яки агартучы. Аның алган милке аңарда үзара ышануга нигезләнеп саклана һәм әгәр ул аның гаебе белән юкка чыкса да, ул аны түләргә тиеш түгел.

 

 

 

Имезүче хатын сөт анасы булып ялланды, ләкин баланы сарык сөте белән тукландырды – ул моның өчен хезмәт хакы алырга хокуклымы?

Юк, хезмәт хакы ала алмый, чөнки ул үзенең бурычын үтәмәде.

 

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...