СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга?

Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә яратканың булмагач, син ничек Аллаһны ярата аласың?!” - дип җавап биргән.

 

 

Әти-әни, туганнар никахка ризалык бирмәсә, нишләргә?

Аларга аңлатырга кирәк. Хәзер 60 процент яшь парлар аерылыша. Статистика буенча, беренче биш елда 90 процент гаиләләр аерылышкан төбәкләр бар. Бу коточкыч хәл, уйлап кына карагыз. Ярату белән генә эш бармый бит әле ул. Берләштерә торган факторлар булырга тиеш. Әгәр алар төрле милләт кешеләре икән, тормышта авырга туры килергә мөмкин. Бу аларны аера торган фактор - төрле милли гадәтләр... Әгәр бер милләттән булсалар, бу берләштерү факторы булып тора. Уйлап карагыз, әтисе кызын үстергән. Җил-яңгырдан саклаган. Ә бервакыт кызы телефоннан смс аша: “Әти мин кияүгә чыктым”, яисә “Әти мин бала көтәм”, - дисә, ни булыр? Уйлап эш итәргә кирәк. Әти-әни белән утырып сөйләшергә кирәк.

 

 

Мөселманнар булмаган төбәкләрдә балаларга ничек дини тәрбия бирергә?

Иң беренче чиратта, эшне үзеңнән башларга кирәк. Бала ул әти-әнисенең эш гамәлләрен күреп үсә. Балага дини белем бирәсең килсә, үзеңне беренче чиратта үзгәртү мөһим. Өч яшьлек баланы гына алыйк. Әтисенең намаз укыганын күрә икән, бала аны кабатлый башлый, ул эшләгәннәрне эшли. Бала күреп үсәргә тиеш. Кыз баланың әнисе яулык киеп йөри икән, ул да мин кайчан киярмен икән дип йөри.

 

 

Намазны кайда укырга ярый? Баскыч басмасында намаз укырга ярыймы?

Баскычка чиста әйбер җәеп укысаң, мөмкин. Намаз дөрес булып санала. Пычрак җиргә утырып укырга ярамый. Подъездда ни генә эшләмиләр.

 

 

Балаларың биргән хәләл акчага хаҗга барырга ярыймы?

Ике як та риза булган очракта ата-ана баласының акчасына яки баласы ата-анасының акчасына хаҗга бара ала. Бу очракта хаҗлары дөрес һәм кабул булыр, ин шә Аллаһ.

 

 

Намаз укыганда ни өчен авыз ачыла?

Колакка шайтан өрә. Шайтан котырта.

 

 

Бурычка яки банктан алынган кредит акчасына хаҗга барырга буламы?

Мөселманга хаҗ гыйбадәте фарыз булсын өчен аның сәламәт, азат, акыллы һәм балигъ яшендә булуы шарт. Ә иң мөһиме — хаҗга бару өчен кирәк кадәр хәләл малы булырга тиеш. Әгәр берәүнең хаҗга барырлык акчасы булмаса, аңа бурычка керергә кирәкми, чөнки аның өчен хаҗ фарыз тугел.

Кредитка алган акча процентлы икән, бу акча хәрәм санала һәм аның белән хаҗга бару дөрес саналмый. Чөнки риба динебездә процентлы бурыч алу һәм бирү хәрәм һәм олуг гөнаһ! Гомумән, хаҗга баручының керем кәсебе пакь һәм халәл булырга тиеш!

 

 

Коръәннең кайсыдыр сүрәләренең, гарәп хәрефләренең кайберсенең мәгънәсенә төшенсәң, галәм серен ача алырсың, дип ишеткәнебез бар. Ул дөресме?

Коръәннең аятьләрен дөрес аңлап файдалана белсәң, галәм серләренә төшенергә була. Иң мөһиме - туры фикерле булу. Һәр аятьтә диярлек серләр тулып ята. Коръән Кәримдә: «Дәверләр үткән саен әле Коръәннең тирән серләренә төшенерсез», - дигән аять тә бар.

 

 

Бер йоланы төрле җирдә берничә төрле аңлаталар. Нинди дини китапларда дөрес мәгълүмат бирелгән?

Кешенең дин белән аралашуына карап бит бу. Башлангыч белем алучыга чыганак: «Гыйбадәте Исламия» - үзеңә фарыз, вәҗиб, сөннәт гамәлләрне күрсәткән, хәрамне тыйган китап ул. Гыйлеме тирәнәйгән саен шәригать хөкемнәренә муафыйк булган «Җәвамигуль-кәлим» китабын, Коръән тәфсирләрен өйрәнә.

 

 

Элек корбанны бер кеше исеменнән генә чала идек. Хәзер бер сарыкны ике кеше дә кушылып чала башлады. Бу дөресме?

Әгәр корбан нияте белән сарык яки кәҗә чалына икән, ул тик бер кеше исеменнән генә чалынырга тиеш. Бер сарыкны ике кеше кушылып чалу дөрес түгел. Сарык белән кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Әгәр 6 айлык сарык зур булып, бер яшьлек кебек күренә икән, аны чалу дөрес.

Сыер һәм дөя төреннән булган хайваннарга җиде кеше кушылырга мөмкин. Кушылучылар мөселман булып, барысында да корбан чалу нияте булырга тиеш. Әгәр араларында берәү корбан нияте белән түгел, ә мисал өчен, ит алу өчен кушылса, беркемнең дә корбаны дөрес итеп саналмый. Сыерның — ике, дөянең исә биш яшьлек булуы шарт.

 

 

Мөселманнарга спирт, дуңгыз мае, кан һәм шуның ише хәрам катнашмалар белән ясалган дару эчү дөресме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә: “Аллаһ Тәгалә харам кылган нәрсәләрдән сезгә дәва кылмады”, дигән. Шуның өчен спирт кушылганмы, канмы, дуңгыз маемы, болар барысы да харам. Әгәр табиб шул өстә искә алынган матдәләр кушылган даруларны тәкъдим итсә, шул тәкъдим иткән дарулар тәэсиренә ия булган, башка, альтернатив даруларны эзләргә кирәк. Ләкин эзләп тә тапмасагыз һәм авыруыгыз көчле булып, коточкыч хәлгә китерү куркынычы булса, җан саклар өчен тегеләрен дә кулланырга рөхсәт ителә. Аллаһ Тәгалә һәрбарчаларыбызга сәламәтлекләр бирсә иде. Әмин.

 

 

Еш кына мәчетләрдә вәгазь вакытларында “Ислам гакыйдәсе” дигән төшенчәне еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул “гакыйдә”?

Ислам – Аллаһ Тәгалә тарафыннан кешеләргә иңдерелгән ахыргы дин. Аның гакыйдәсе – Аллаһ Тәгаләгә, Фәрештәләренә, Пәйгамбәрләренә, Китапларына, Ахирәт көненә, Тәкъдирнең яхшысы – яманы да Аллаһ Тәгаләдән икәнлегенә һәм үлемнән соң янә терелүгә иман китерү. Аның хөкемнәре – кешеләрнең төрле проблемаларының чишелешләре. Гакыйдә – Ислам диненең бер өлеше һәм ул аның иң әһәмиятлесе, ягъни диннең нигезе булып тора, шул сәбәпле аны белү бик зарур.

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...