Сорау-җавап

Сорау-җавап

Сорау-җавап

 

Борчылудан һәм шомланудан нинди дога укырга кирәк?

Борчылуыгызның сәбәбе нидә? Иң беренче чиратта сәбәбен дәваларга кирәк. Без сәбәпләр һәм нәтиҗәләр дөньясында яшибез. Башта проблеманы билгеләргә һәм дәвалау ысулларын кулланырга кирәк. Бу Ислам дине тәгълиматы.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм һәм сәхәбәләр (Аллаһ алардан разый булсын) тормыш юлында төрле сынаулар үткәннәр. Алар мәшәкатьнең сәбәбен табарга тырышканнар һәм аннан соң аларны җиңеп чыгу ысулларыннан файдаланганнар. Шул ук вакытта әлбәттә намаз һәм догалардан көч-куәт алганнар.

Кайвакытта безнең үз гамәлләребез шомлану һәм борчуларга китерә. Андый вакытта мәсьәләне чишү юлы бик гади – үз-үзеңне төзәтү. Мондый очракларда кеше күпме зикер һәм дога кылса да, әгәр ул начар гамәлләрен калдырмаса, шул начар гамәлләре шомлануга һәм борчылауларга китерәчәк.

Бу дөнья сынаулар һәм авырлыклар белән тулы. Борчылу һәм кайгыру хисләре гадәти хәл һәм алардан котылу чарасының иң яхшысы үз-үзеңә – без мөселманнар, без бу җиргә сынау өчен җибәрелгән икәнлегебезне искә төшереп торырга тиеш.

Борчылу хисе – ул Аллаһның сынавы. Аллаһ Тәгалә безнең бу хискә ничек җавап кайтаруыбызны күрергә тели. Без Аллаһның әмере белән үз нәфесебез арасында калабыз. Нәфесне тикшереп тору һәм үз-үзеңә Аллаһның сынавын искәртеп тору – боларның барысын да Аллаһ Тәгалә бездән көтә. Шуны аңлагач кына Аллаһның ярдәме килер.

Мондый итәгатьлекнең, догаларның һәм зикернең бәрәкәте – ул Аллаһның кешегә җиңеллек юлын күрсәтүе һәм уңайлыкларга китерүе. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әй мөэминнәр, ярдәмне сабырлык һәм намаз аша эзләгез. Дөреслектә, Аллаһ сабыр итүчеләр белән” (2:153)

 

 

Ислам динендә этләр турында нәрсә әйтелгән? Этләрне өйдә тоту хакында шәригатьтә нәрсә каралган? Мөселманның киеменә эт селәгәе тисә, шәригатьтә нинди хөкем бирелгән? Әгәр эт мөселманның тиресенә кагылган очракта нинди хөкем каралган?

Барча мәхлукларны да Аллаһ Тәгалә бар кылган. Мөселман өчен дуңгызны күрү күңелгә ятмаса да, ул да Аллаһның мәхлугы, димәк Аллаһ аңа тормыш биргән икән, аңа зарар китерергә дә, аны газапларга да хакыбыз юк.

Аллаһның мәхлуклары арасында этләр дә бар. Бу безнең өчен этләрне яратырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлашылганча, эт – кешенең иң якын дусты, дигән караш көнбатыш илләре мәдәниятеннән кергән. Этләр кешеләрнең кайгыртуына мохтаҗ дигән аңлатма – ул миф, кешеләргә хас булмаган гадәт.

Аллаһ Тәгалә барча галәмнәрне Бар кылучы, этләрне бар кылгач, әлбәттә, әгәр этләр кешеләргә мохтаҗ булсалар, Ул бу хакта Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аша хәбәр иткән булыр иде һәм Пәйгамбәребез безгә йортта тотарга киңәш иткән булыр иде. Әмма безгә киресенчә: аларны үзебез белән бергә бер өйдә тотарга ярамый. Шуны онытмаска кирәк, безнең тормыш Ислам кануннары аша төзелгән, ягъни Коръән һәм Сөннәткә таянып яшәү әмер ителгән. Бу хакта мондый хәдисләр бар:

Әбү Талха (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителә: Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Эт яисә тере җан иясенең сурәте булган йортка фәрештәләр кермәс”.

Хәзрәти Ибне Габбас сәйидә Мәймүнә (Аллаһ Тәгалә аларның икесеннән дә разый булсын) сөйләвеннән риваять итә: бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм кайгыга баткан, чөнки Җәбраил фәрештә төнлә аның белән очрашуга килергә тиеш булган әмма килмәгән. Аннан соң ул көчекнең түшәк астына кергәнен исенә төшергән һәм көчекне аннан чыгарач, ул урынны су белән чистартып алганнар.берүкпме вакыттан соңа Җәбраил фәрештә күренгән һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аның тоткарлануының сәбәбен сораган. Фәрештә җавап итеп: “Без эт һәм тере җан иясенең сурәте булган йортка кермибез”, - дип җавап биргән. Бу хәдисләргә һәм башка хәбәрләргә таянып шуны аңларга була, эт белән бер өйдә тору шәригатьтә рөхсәт ителми. Эт булган йортка Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте иңми.

Галимнәр фикеренчә, фермада сакта тоту һәм ауга чыгу максатыннан этне асрарга рөхсәт ителә.

Этнең селәгәе нәҗес. Этнең селәгәе киемгә яисә тәнгә тисә, ул урынны юарга кирәк, чөнки бу урын нәҗесләнгән булып санала. Аллаһ Тәгалә иң яхшы белүче.

 

 

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы:

Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең өчен истигъфар (Аллаһтан гафу сорау) кылуын сорагыз, чөнки ул – гөнаһлары гафу ителгән бәндә».

Бу хәдис нәкъ менә хаҗиларга кагыла. Кече хаҗ кылган кеше дә шулай ук хөрмәткә лаек.

 

 

Спорт белән шөгыльләнгәндә балаларга яисә олыларга кепка кияргә ярыймы? Әллә бу кәферләргә охшарга тырышу буламы?

Кепка кияюнең максаты – битне һәм башны кояш нурларыннан саклау. Мондый ният белән кепка ияргә ярый. Ләкин күп кенә яшьләр бейсболканы көнбатыш яшьтәшләрен охшарга тырышп киргә тырышалар, һәм аны урамда да, шулай ук бина эчендә дә кисәләр, бу вакытта кояш нуралырннан саклану өчен булмый. Мондый вакытта кемгәдер охшарга тырышып кию булып санала.

Мөхәммәд Гашыйкның

“Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...