СОРАУ-ҖАВАП
СОРАУ-ҖАВАП
Корбан чалу кемгә тиеш?
Коръән Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Аларның итләре һәм каннары Аллаһка ирешмәс, ләкин Аллаһка сезнең тәкъвалыгыгыз ирешер....” (22:37)
Ибраһим галәйһиссәләмнең сайлау мөмкинлеге бар иде: якийөрәгенең сыкравына иярергә, яисә барча галәмнәр Хуҗасына буйсынырга. Ул буйсынуны сайлады. Шуңа күрә корбан чалу ул ерак фәкыйрь илләрдә үтәлүче акчалата гыйбадәт яки ниндидер бер вазифа гына түгел. Корбан чалу – ул шәхси кичереш, тирән мәгънәгә ия булган дулкынландыргыч вакыйга.
Корбан чалуның асыл мәгънәсе – ул үз-үзеңне яратуга караганда Аллаһны күбрәк ярату, Аллаһка итәгатьле булу; иң беренче чиратта Аллаһка карата ихласлы булу; нәфес белән көрәшү.
Хәзрәти Гаишә (Аллаһ аңардан разый булсын) Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең мондый сүзләрен ирештерде:
“Корбан көннәрендә Аллаһ Тәгалә өчен корбан итеп чалынган хайваннан да кадерлерәк нәрсә юк. Һичшиксез, бу чалынган корбан Кыямәт көнендә үзенең мөгезләре, йоннары һәм тояклары белән бергә килер (үлчәү өчен). Корбанның каны җиргә тамганчыга кадәр үк Аллаһ Тәгалә аны кабул итә. Шуңа күрә чын күңелдән корбан чалыгыз”.
Корбанның Шәригатьтәге мәгънәсе, «билгеле талəплəргə туры килгəн хайванны, гыйбадəт нияте белəн, ысулына туры китереп чалу». Корбан бəйрəме көннəрендə (беренче өч көндə), бөтен шартын китереп, Аллаһ ризалыгы өчен чалынган малга «удхыййə» (корбанлык) дилəр.
Бер кешегə Корбан бəйрəме көннəрендə корбан чалу тиеш булсын өчен, түбəндəге дүрт шартның булуы ләзем:
Мөселман булу;
Акыллы һəм балигъ булу;
Юлчы (мосафир) булмау;
Билгеле бер күлəмдə малга ия булу.
Хəнəфи мəзһəбе буенча, берәүнең байлыгы зəкят түләрлек һəм фитыр сəдакасы бирерлек булса, аңа корбан чалу ваҗиб була. Бу байлыкның күләме – бурычлар һəм асыл ихтыяҗлардан тыш, 20 мыскал (85 грамм) алтын яки 200 дирһəм көмешкə тиң. Шушы шартларга ия булган хатын-кыз яки үсмер шəхсəн корбан чалырга тиеш булсалар да, ирлəре яки аталары болар исеменнəн – бүләк итү юлы белəн корбан чалса, шул да җитə.
Корбанны кемнәр чалырга тиеш?
Корбан чалу дигәндә, бездә шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше чалырга тиеш, дип әйтәләр. Иң дөресе шул — ихлас күңелдән булган теләсә нинди мөселман кешесе чала ала. Аның шарты: Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп, “Бисми-Лләһи Аллаһу әкбәр” әйтеп чалырга кирәк. Һәрбер мөселман үзенә-үзе чалса, хәерлерәк. Шуңа күрә, кемнедер алып килү кирәк түгел. Ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Әгәр дә тели икән, савап, әҗер булсын дисә, шөкер итеп, ике рәкәгать намаз укый ала. Әмма бу төп шартына керми. Акыллы, хөр, мокыйм (сəфəрдə булмаган) һəм дини таләпләр буенча бай саналган мөэмин, Аллаһ ризалыгын алу нияте белəн корбан чалып Аллаһның Үзенə һəм матди хəллəре авыррак булу сəбəпле корбан чала алмаганнарга ярдəм итеп кешелəргə якыная. Бу бəйрəмнең асылында Хак Тəгалəгə якынаю һəм халык файдасына фидакарьлек кылу төшенчəсе ята.
Корбан кайчан чалына?
Корбан бəйрəменең беренче, икенче һəм өченче көннəрендə корбан чалына. Шулай да, иң фазыйлəтлесе – беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бəйрəм намазы укылганнан соң башлана. Корбанны төнлə чалу – тəнзиһəн мəкруһ (хупланмый).
Корбанга тавык яки әтәч чалырга буламы?
Корбанга тавык, əтəч, каз, үрдəк кебек йорт кошларын чалу ярамый. Хəтта боларның берəрсен корбанга чалырга дип нəзер əйткəн кеше өстенə бурыч та язылмый. Чөнки болардан нəзер корбаны була алмый.
Корбанны укучы йортларына ятимханәләргә бирергә ярыймы?
Ихтыяҗ булган урыннарга исемеңне атап, бəясен акчалата бирү, һəм корбаныңны алардан чалдыру да дөрес. Хəтта килəчəгебезнең нигезе булган, укучылар тəрбиялəнгəн йортларга (мəдрəсəлəр, интернатларга) корбан акчасын биреп, шунда чалдырырга да мөмкин.
Сарыкны берничә кеше уртак чала аламы?
Сыер белəн дөягə җидегə кадəр кеше уртак була алса да, сарык белəн кəҗəне бер кеше исеменнəн генə чалына. Бу хайваннарда уртаклык рөхсəт ителми. Шунысы мөһим: уртакларның барысында да корбан чалу нияте булырга тиеш.
Койрыгы булмаган сарыкларны корбанга чалырга буламы?
Туганда ук койрыксыз туган яки симез булсын өчен койрыклары киселгəн хайваннарны корбан итү тыелмаса да, берəр бəла-каза сəбəпле, кыйммəтен киметер дəрəҗəдə, койрыгының тулысы яки яртыдан күбрəге өзелгəн хайванны корбанга чалу рөхсəт ителми.
Юлчыга корбан чалу тиешме?
Юлчыга корбан чалу ваҗиб түгел. Əмма чала икəн, савабы бар. Сəфəр хəлендə корбан чалган кешелəр, бəйрəм көннəрендə ватаннарына əйлəнеп кайтсалар, аларга яңадан бер корбан чалырга кирəк түгел. Сəфəрдə чакта чалмаганнарга, бəйрəм көннəрендə ватаннарына кайтсалар, корбан чалырга кирəк булыр.
Корбан тиресен нишләтергә?
Корбан тиресен берəр фəкыйрьгə я булмаса хəйрия оешмасына тапшырырга кирəк. Пəйгамбəребез (с.г.с.) Вəдагъ (Хушлашу) хаҗында, Хəзрəте Галигə, корбанга чалынган дөялəр янында торырга һəм аларның тирелəре белəн сыртларындагы җəймəлəрен садака итеп бирергə боера. Шулай ук, бу нəрсəлəрне чалучыга түлəү (хезмəт хакы) итеп бирүдəн тыя. (Əбү Давыт; Мəнасик, 20). Күренə ки, корбан тирелəрен акчага сату яки корбан чалучыга хезмəт хакы итеп бирү дөрес түгел.