Лимонлы пирог

Лимонлы пирог

Әгәр бу гади рецепт сезгэ ошаган икән, аны югалтмас өчен, һичшиксез, саклап куегыз!!!

Камыр очен кирәк булачак:

Каймак 20% - 200 гр

Күперткеч – 1,5 чәй кашыгы

Йомырка – 2 данә

Маргарин яки сыер мае (эретелгән) – 100 гр

Шикәр комы – 40 гр Он – камыр алган кадэр.

Эчлек:

Лимон – 2 данә

Шикәр комы – 200 гр (үзегез эчелеген чамалагыз)

Крахмал - 2 аш кашыгы (Мин үзем эчлеккә кайнатылган лимон кайнатмасын кулландым)

Эш тәртибе:

Камыр өчен күрсәтелгән азыктөлекләрдән камыр басарга. Камырны 30 минут ял иттерергә. Лимонны иттарткыч аркылы чыгарып, песок, крахмал салып болгатырга. Камырны ике өлешкә бүләргә. Берсе зуррак, икенчесе кечерәк булырга тиеш. Майланган табага камырның зур өлешен җәяргә. Шуның өстенә эчлекне салырга. Камырның кечкенә өлешен жәеп, пычак ярдәмендә 2см тирәсе кискәләргә. Пирогның өстен каплап, кырыйларын чеметеп чыгарга! Духовкага пешерергә куярга. (170 градуста 30-40 минут пеште) Чәйләрегез тәмле булсын!

АВТОРЫ ГӨЛНАЗ ХӘЕВА

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...