Шәһәдәт

Шәһәдәт

Хәсән һәм Ләйлә абыйлы-сеңелле. Аларга өлкәннәрнең Аллаһ турында, Мөхәммәд пәйгамбәр (галәйһиссәләм) һәм Ислам турында сөйләшкәннәрен еш кына ишетергә туры килде. Әйе, минем акыллылырым! Безнең кечкенә дусларыбыз, нәкъ менә сезнең кебек үк, әлбәттә, өлкәннәрнең: “Без – мөселманнар!” – дип горурланып әйткәннәрен еш кына ишетәләр иде. Бу һәрвакыт балаларда кызыксыну уята. Менә бервакыт Хәсән һәм Ләйлә әтиләре янына барып әлеге матур, ләкин аңлашылмый торган сүзләрнең мәгънәсен сорарга булдылар. Әтиләре бүлмәдә гәзит укып утыра иде.

 

— Әти, безгә мөселман булуның ничек булганын аңлатчы әле, — дип сорады Хәсән.

Әтиләре гәзитен читкә куеп:

— Җайлабрак утырыгыз, минем акыллыларым, хәзер мин сезгә моны аңлатырга тырышырмын. Мөселман булу – ул Аллаһ Тәгаләне ярату, Ул кушканнарның бөтенесен дә үтәү, ә алар исә Коръәндә язылган, һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи уәсәлләм биргән киңәшләрне тормышка ашыру, - дип аңлатып китте.

— Ә нәрсә соң ул Ислам, әтием? — дип сорау бирде Ләйлә.

— Мөселманнарның дине шулай дип атала. Димәк, мөселман – ул Ислам динен тотучы кеше. Тагын мөселманнар – ул Аллаһ Тәгалә кешеләр өчен билгеләгән биш мөһим кагыйдәгә буйсынучы дип тә әйтеп була. Беренчедән, мөселман кешесе бары тик Аллаһның гына илаһ, ягъни гыйбадәт кылырга лаеклы зат булуына ышана. Икенчедән, биш тапкыр намаз укый. Өченчедән, Рамазан аенда ураза тота. Дүртенчедән, елга бер тапкыр ярлыларга зәкәт түли. Ягъни, малыннан билгеле бер өлеш чыгара. Һәм бишенчедән, мөмкинчелеге булса, гомерендә бер тапкыр булса да, Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылырга Мәккә шәһәренә бара, - дип тәфсилләп сөйләде әтисе.

— Мөселман шул кадәрле күп нәрсәләр эшләргә тиеш икән! — дип авыр сулап куйды Ләйлә.

— Шулай булса да, мөселманнарга бу һич кенә дә авыр түгел, — диде әтисе, - сез боларны инде хәзер үк әкренләп өйрәнә аласыз. Һәм, беләсезме, нәрсә? Һәр көн саен моңарга бераз вакыт бүлегез. Һәм көн саен әлеге кагыйдәләрне берәмләп өйрәнегез. Һәм үз вакыты белән, Аллаһ теләсә, сез, акыллыларым, әлеге биш тиеш булган нәрсәне һәр үрнәк булырдай мөселман кебек үк үти алырсыз. Сез шәһәдәтне дөрес итеп әйтеп, көненә биш тапкыр намазны укырсыз, Рамазан аенда уразаны да дөрес итеп тотарсыз, Аллаһ теләсә. Сез, һичшиксез, зәкәтне ничек итеп түләргә кирәклеген дә белерсез, иншә Аллаһ. Һәм Мәккәгә дә хаҗга барырсыз, Аллаһ насыйп итсә.

— Миңа әле шәһәдәтнең нәрсә икәнлеге бик үк аңлашылмый, — дип сузды Хәсән. – Нәрсә соң ул?

Җавабында әтисе Хәсәнгә елмаеп:

— Борчылма, – диде, – бу тормышта сиңа әлегә аңлашылмаган нәрсәләр күп әле ул. Ләкин син боларны белерсең, Аллаһ бирсә. Һәм Ләйлә дә, — дип өстәде әтиләре, көлеп, кызыксынуыннан бер урында катып калган Ләйләнең чәчләреннән сыйпап. — Бүген без сезнең белән шәһәдәттән башларбыз. Димәк, — диде ул, — минем арттан кабатлагыз: “Әшhәдү ән-ләә-иләhә-иллә-Ллаh”.

Хәсән әтисе артыннан кабатлады:

— “Әшhәдү ән-ләә-иләhә-иллә-Ллаh”.

— Мин дә инде истә калдырдым! — дип ашыкты Ләйлә, — “Әшhәдү ән-ләә-иләhә-иллә-Ллаh”.

—Дөрес, - дип сөенде әтиләре, — ләкин сез әле моның нәрсә дигән сүз икәнлеген белергә тиешсез. Ә безнеңчә ул болай була: “Мин Аллаһның гыйбадәт кылынырга тиешле бердәнбер зат булуына шәһәдәт кылам”. Димәк, минем игътибарлыларым, шәһәдәт — ул сез әле генә кабатлаган сүзләр. Без, мөселманнар, Аллаһның бердәнбер булуын беләбез. Ул гына безне һәм бөтен дөньяны бар иткән. Һәм Ул гына — безнең Аңарга гыйбадәт кылуыбызга лаеклы. Ягъни, Ул кушканнарны һәм Ул ярата торган нәрсәләрне үтәвебезгә бары тик Аллаһ Тәгалә генә лаеклы! Ул тыйганнардан тыелырга, ягъни үтәргә ярамаганны үтәмәскә дә, Ул гына лаеклы! Гарәпчә: “Әшhәдү ән-ләә-иләhә-иллә-Ллаh” дип әйткәндә, без шушыларның барын да күз алдында тотабыз да инде.

— Бу бит бигрәк җиңел! — дип кычкырды сөенеченнән Хәсән.

— Әлбәттә! — дип куәтләде аны әтисе. — Ләкин әле без тәмамламадык. Без шәһәдәтнең әле беренче өлешен генә өйрәндек.

— Ә икенче өлеше ничегрәк? — дип кызыксынды Ләйлә.

Балаларның әтиләре аны бик әкренләп, иҗекләп әйтте:

— “Уә-әшhәдү әннә Мухәм-мә-дәр-рәсү-лю-Ллаh”. Безнеңчә ул болай дигән сүз: “Һәм Мөхәммәд – Аллаһның илчесе булуына шәһәдәт кылам”.

— Әти, шәһәдәтнең ике өлешен дә кабатлачы, — дип сорада Ләйлә.

— Әлбәттә, — дип сөенде әтисе. — “Әшhәдү ән ләә-иләhә-иллә-Ллаh. Уә-әшhәдү әннә Мухәммәдәр-расулю-Ллаh”.

Ләйлә әлеге сүзләрне Хәсәннән беренчерәк кабатларга җитешегә дип тизрәк әйтмәкче иде, ләкин кызганычка каршы, беренче сүздә үк тотлыкты һәм дәвам итә алмады: “Әш… Әш… Әш… Әш… Әш…”, — дип исенә төшерергә тырышты кызчык.

— Әшhәдү! — дип бик теләп әйтеп җибәрде аңа абыйсы.

Һәм Ләйлә горурланып дәвам итте:

— “Әшhәдү ән ләә-иләhә-иллә-Ллаh. Уә әшhәдү әннә Мухәммәдәр-расулю-Ллаh”.

— Дөрес! — дип канәгать елмайды әтисе. — Хәзер синең чират, Хәсән.

Хәсән дә шәһәдәтне бер хатасыз әйтте.

— Ә хәзер, балалар, әйдәгез, мәгънәсен өйрәник. Димәк, безнеңчә, бу сүзләр болай яңгырый: “Мин Аллаһның гыйбадәт кылынырга лаеклы бердәнбер зат булуына шәһәдәт кылам. Һәм Мөхәммәд – Аллаһның илчесе булуына шәһәдәт кылам”.

 

Дарья Абдуллаева

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...