Шәһәдәт

Шәһәдәт

Хәсән һәм Ләйлә абыйлы-сеңелле. Аларга өлкәннәрнең Аллаһ турында, Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләм, Ислам турында сөйләшкәннәрен еш кына ишетергә туры килде. Әйе, минем акыллылырым! Безнең кечкенә дусларыбыз, нәкъ менә сезнең кебек үк, әлбәттә, өлкәннәрнең: “Без – мөселманнар!” – дип горурланып әйткәннәрен еш кына ишетәләр иде. Бу һәрвакыт балаларда кызыксыну уята. Менә бервакыт Хәсән һәм Ләйлә әтиләре янына барып әлеге матур, ләкин аңлашылмый торган сүзләрнең мәгънәсен сорарга булдылар. Әтиләре бүлмәдә гәзит укып утыра иде.

 

— Әссәләмугаләйкум, әти! — дип исәнләштеләр чиратлашып балалар.

— Уә галәйкумуссәлам, нәниләрем! — дип җавап бирде әтиләре.

— Безгә мөселман булуның ничек булганын аңлатчы әле, — дип сорады Хәсән.

Әтиләре гәзитне куйды һәм әйтте:

— Җайлабрак утырыгыз, минем акыллыларым, хәзер мин сезгә моны аңлатырга тырышырмын. Мөселман булу – ул Аллаһ Тәгаләне ярату, Ул кушканнарның бөтенесен дә үтәү, ә алар исә Коръәндә язылган, һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи уәссәллам биргән киңәшләрне тормышка ашыру ул.

— Ә нәрсә соң ул Ислам, әтием? — дип сорау бирде Ләйлә.

— Мөселманнарның дине шулай дип атала. Димәк, мөселман – ул Ислам динен тотучы кеше. Тагын мөселманнар – ул Аллаһ Тәгалә кешеләр өчен билгеләгән биш мөһим кагыйдәгә буйчынучы дип тә әйтеп була. Беренчедән, мөселман кешесе бары тик Аллаһның гына иләһ, ягъни гыйбадәт кылырга лаеклы зат булуына ышана. Икенчедән, биш тапкыр намаз укый. Өченчедән, Рамазан аенда ураза тота. Дүртенчедән, елга бер тапкыр ярлыларга зәкәт түли. Ягъни, малыннан билгеле бер өлеш чыгара. Һәм бишенчедән, мөмкинчелеге булса, гомерендә бер тапкыр булса да, Аллаһ ризалыгы өчен хаҗга Мәккә шәһәренә бара.

— Мөселман шул кадәрле күп нәрсәләр эшләргә тиеш икән! — дип авыр сулап куйды Ләйлә.

— Шулай булса да, мөселманнарга бу һич кенә дә авыр түгел, — диде әтисе.

— Сез боларны инде хәзер үк әкренләп өйрәнә аласыз. Һәм, беләсезме, нәрсә? Һәр көн саен моңарга бераз вакыт бүлегез. Һәм көн саен әлеге кагыйдәләрне берешәрләп өйрәнегез. Һәм үз вакыты белән, Аллаһ теләсә, сез, акыллыларым, әлеге биш тиеш булган нәрсәне һәр үрнәк булырдай мөселман кебек үк үти алырсыз. Сез шәһәдәтне дөрес итеп әйтеп, көненә биш тапкыр намазны укырсыз, Рамазан аенда уразаны да дөрес итеп тотарсыз, Аллаһ теләсә. Сез, һичшиксез, зәкәтне ничек итеп түләргә кирәклеген дә белерсез, иншә Аллаһ. Һәм Мәккәгә дә хаҗга барырсыз, Аллаһ насыйп итсә.

— Миңа әле шәһәдәтнең нәрсә икәнлеге бик үк аңлашылмый, — дип сузды Хәсән. – Нәрсә соң ул?

Җавабында әтисе Хәсәнгә елмайды һәм:

— Борчылма, – диде. – Бу тормышта сиңа әлегә аңлашылмаган нәрсәләр күп әле ул. Ләкин син боларны белерсең, Аллаһ бирсә. Һәм Ләйлә дә, — дип өстәде әтиләре, көлеп, кызыксынуыннан бер урында катып калган Ләйләнең чәчләреннән сыйпап.

— Бүген без сезнең белән шәһәдәттән башларбыз. Димәк, — диде ул, — минем арттан кабатлагыз: “Әшhәдү-ән-ләә-иләhә-иллә-Ллаh”.

Хәсән әтисе артыннан кабатлады.

— Мин дә инде истә калдырдым! — дип ашыкты Ләйлә, — “Әшhәдү-ән-ләә-иләhә-иллә-Ллаh”.

Дөрес, — дип сөенде әтиләре, — ләкин сез әле моның нәрсә дигән сүз икәнлеген белергә тиешсез. Ә безнеңчә ул болай була: “Мин Аллаһның гыйбадәт кылынырга тиешле бердәнбер зат булуына шәһәдәт кылам”. Димәк, шәһәдәт — ул сез әле генә кабатлаган сүзләр. Без, мөселманнар, Аллаһның бердәнбер булуын беләбез. Ул гына безне һәм бөтен дөньяны бар иткән. Һәм Ул гына — бүтән берәү дә түгел, безнең Аңарга гыйбадәт кылуыбызга лаеклы. Ягъни, Ул кушканнарны һәм Ул ярата торган нәрсәләрне үтәвебезгә Ул – Аллаһ – лаеклы! Ул тыйганнардан тыелырга, ягъни үтәргә ярамаганны үтәмәскә дә Ул – Аллаһ – лаеклы!

— Бу бит бигрәк җиңел! — дип кычкырды сөенеченнән Хәсән.

— Әлбәттә! — дип куәтләде аны әтисе. — Ләкин әле без тәмамламадык. Без шәһәдәтнең әле беренче өлешен генә өйрәндек.

— Ә икенче өлеше ничегрәк? — дип кызыксынды Ләйлә.

Әтиләре аны бик әкренләп, иҗекләп әйтте:

— “Уә-әшhәдү-әннә-Мухәм-мә-дәр-расу-лю-Ллаh”. Безнеңчә ул болай дигән сүз: “Һәм Мөхәммәд – Аллаһның илчесе булуына шәһәдәт кылам”.

— Әти, шәһәдәтнең ике өлешен дә кабатлачы, — дип сорады Ләйлә.

— Әлбәттә, — дип сөенде әтисе. — “Әшhәдү-ән-ләә-иләhә-иллә-Ллаh. Уә-әшhәдү-әннә-Мухәммәдәр-расулю-Ллаh”.

Ләйлә белән Хәсән шәһәдәтне әтиләре артыннан кабатладылар.

— Ә хәзер, балалар, әйдәгез, мәгънәсен өйрәник. Димәк, безнеңчә, бу сүзләр болай яңгырый: “Мин Аллаһның гыйбадәт кылынырга лаеклы бердәнбер зат булуына шәһәдәт кылам. Һәм Мөхәммәд – Аллаһның илчесе булуна шәһәдәт кылам”.

 

Дарья Абдуллаева

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Дельфиннар турында кызыклы мәгълүмат

Дельфиннарның акыллы җан ияләре булуы турында бик күп материал язылган, әмма шуңа да карамастан, алар галимнәрне һаман да гаҗәпләндерә. Күптән түгел генә билгеле булганча, дельфиннар, кешеләр кебек үк, «эш коралы» кулланалар. Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс Университеты галимнәре...


Теләче районында мөселманнар очрашуы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика районнарында халык белән очрашулар алып барды. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар,...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...