Балаларга пәйгамбәрләр турында

Балаларга пәйгамбәрләр турында

Максат: пәйгамбәрләр, аларга хас сыйфатлар хакында төшенчә бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. аның тормышының кайбер өлешләре белән таныштыру. Сөннәт төшенчәсен аңлату. Пәйгамбәребезгә иярүчеләрне мөселманнар булуын аңлату һәм пәйгамбәребезгә, башка пәйгамбәрләргә хөрмәт тәрбияләү, аңа иярү теләге булдыру. «Мөхәммәдрәсүл Аллаһ», «Сәлләлаһу галәйһи вәссәламу» сүзтезмәләре белән сүзлекләрен баету.

 

Шөгыль барышы: Бисми-лләәһир-рахмәәнир-рахиим.

– Балалар, әйдәгез дисбеләрне алыгыз да беренче шөгыльдә өйрәнгән тәсбихләрне әйтүдән башлыйк әле. (Иң матур тәсбихләрнең берсе Ләәиләһе илә Аллаһ әйтү). 99 тапкыр әйткәннән соң, тәрбияче, Мөхәммәд рәсүл Аллаһ дип куя.

– Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле.

– Балалар, сез Мөхәммәднең кем икәнен беләсезме?

– Аллаһ безгә Коръән биргән дибез, кемгә биргән, ничек биргән икән ул аны?

– Балалар, Мөхәммәд (Аллаһның аңа сәламе булсын) безнең пәйгамбәребез. Пәйгамбәрләр – Аллаһ кешеләр арасыннан үзенең хәбәрен, сүзләрен, яшәү кагыйдәләрен башкаларга да җиткерү өчен сайлап алган кешеләр. Аллаһ нинди кешеләрне пәйгамбәр итеп сайлый? Дөресен сөйләүче, беркайчан да яманламаучы, кешеләр арасында гадел булган, кешеләрне рәнҗетмәүчеләрне пәйгамбәр итеп сайлый һәм аңа хәбәрләр җиткерә. Мөхәммәд пәйгамбәр дә шундый сыйфатларга ия була. Гадел, дөресен әйтүче булганга аны кешеләр Әмин дип тә йөртәләр. Ул гарәп милләтеннән. Шуңа да Коръәнне Аллаһ гарәп телендә иңдерә һәм без өйрәнә торган тәсбихләр дә гарәпчә.

Аның әтисе Габдулла исемле, ул пәйгамбәребез Мөхәммәд туганчы ук үлеп китә, ә әнисе Әминә исемле. Ул да пәйгамбәргә 6 яшь тулгач үлеп китә. Кечкенә Мөхәммәд бабасы тәрбиясендә 8 яшькә кадәр тәрбияләнә. Бабасы да үлеп киткәч 8 яшьтән агасы Әбү Талиб тәрбиясендә үсә.

Гарәпләр, бала таза, авырлыкларны җиңәрәгә күнегеп үссен дип аны чүлдә яшәүчеләргә бирә торган булалар. Мөхәммәдне дә Хәлимә һәм Харрас дигән кешеләргә тәрбиягә бирәләр. Хәлимә – Пәйгамбәребезнең сөт анасы. 16 25 яшендә Мөхәммәд Хәдичә исемле хатынга өйләнә, ә 40 яшендә аңа пәйгамбәрлек килә. Ягъни аңа Аллаһ үзенең хәбәрләрен – Коръәнне иңдерә башлый. Бу хәл Хира тавында була һәм хәбәрне аңа Җәбраил фәрештә алып килә. Пәйгамбәребезгә әйтелгән Аллаһның беренче сүзе «Укы!» була. Мөхәммәд мин укый белмим ди. Чыннан да ул бер хәреф тә белми, Коръәнне укый-яза белмәгән кешегә иңдерү ул Аллаһның хикмәте. «Укы!» сүзе өч тапкыр кабатлана һәм Коръәннең «Галәк» сүрәсенә иңә. Аллаһ кодрәте белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәтерендә калдырыла бу сүрә. Сез дә әле укый белмәсәгез дә шигырьләрне ятлар сөйлисез, шулаймы? Ә пәйгамбәребез хәтерендә бер әйтү белән кала. Чөнки ул – пәйгамбәр. Аңа Аллаһ кешеләргә хас булмаган сыйфатлар да бирә. Пәйгамбәрләр фәрештәләрне, җеннәрне дә күрәләр, алар хакында Коръәндә күп әйтелә. Җирне барлыкка китергәннән бирле Аллаһ күп пәйгамбәрләр җибәргән, кешеләргә аларга иярергә кушкан. Аларга изге китаплар җибәргән. Коръәндә Адәм, Муса, Гайсә, Ибраһим, Нух һ.б. бик күп пәйгамбәрләр хакында сөйләнә.

Пәйгамбәрләрнең исеме телгә алынганда Аллаһның аңа мактавы һәм сәламе булсын диелә. Ул гарәпчә болай яңгырый. «Салләллаһу галәйһи вәссәлам» (Әйдәгез кабатлап карыйк әле.)

(Балалар бергәләп кабатлыйлар, аннан тәрбияче пәйгамбәрләрнең исемен әйтеп тора, ә балалар чираттан «Салләллаһу галәйһи вәссәләм» дип кабатлыйлар.) Коръәндә җиргә башка пәйгамбәр килмәс диелә. Димәк, Мөхәммәд с.г.в. ул ахыргы пәйгамбәр.

Пәйгамбәребез инде күптән 63 яшендә үлгән, аның 7 баласы булган, алар да үлгәннәр. Пәйгамбәребез кебек яшәүчене, аңа иярүчене мөселман, диләр. Пәйгамбәребез мөселманнарга яшәү өчен бик күп эш, гамәлләрнең үрнәген калдырган. Ягъни пәйгамбәребез шулай эшләгән, без дә шулай эшлибез. Аларны сөннәт диләр. Һәм Аллаһ китабы Коръәнне калдырган. Мөселманнар шул китап буеча яшиләр. Безгә дә шулай яшәргә язсын! Сезнең белән миңа бүген бик рәхәт булды. Барыбызга да, сезгә дә, миңа да мөселман булып яшәргә язсын. Әмин!

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...