Вакыт кая киткән?

Вакыт кая киткән?

Вакыт кая киткән?

Әти миңа өй җыештырырга кушты. Мин: «Вакытым юк», – дип, телевизор каршысына барып утырдым. Әни: «Телевизор карарга вакытың бар икән?» – дип әйтеп куйды. Ә телевизор карарга вакыт кирәк түгел иде. Өй җыештыра башласаң, теләсә кайда аунап яткан уенчыкларны алып куярга кирәк. Өйнең бер почмагына барганчы вакыт уза, уенчыклар тартмасы янына кире килгәндә тагын вакыт уза. Ә телевизорда мультфильм бара. Әнә, бүренең вакыты күп: ул куян артыннан куа. Куян кача. Аларның чабып йөрергә вакытлары бар. Мин шуларны карап селкенмичә дә утырам. Кыймылдасам, болай да аз вакытым юкка чыгачак.

 

Әти: «Мин синең кесәңә иртә белән күп итеп вакыт салып куйдым! Беткәндәме ни шул арада?» – дип аптырый. Кулымны кесәгә тыгам, ул тишек икән. Әти салган вакыт шул тишектән аккан да беткән! Кесә тишек булгач, анда әби биргән бер уч конфет та вакыт белән бергә коелып беткән. «Әнием, кесәмне тегеп бирче!» – дип, аның янына барам. Ул: «Вакытым юк!» – ди. Димәк, әнигә вакыт табып бирергә кирәк. Сәгать янына барам. Бу сәгатьтән әнием өчен ничек вакыт сорап торырга соң? Шул хакта сәгатькә әйтәм. Ләкин аның минем белән сөйләшеп торырга вакыты юк икән. Сәгатьнең теле саннар өстеннән йөгерә генә. Шул рәвешле ул вакыт җыя.

– Әһә, белдем! – дип куанам шулчак. – Миңа да тик утырырга ярамый икән, йөрергә, йөгерергә кирәк. Өй буенча тиктомалдан чабып йөреп булмый ич инде! Мин сәгать теле кебек йөгерә-йөгерә таралып яткан уенчыкларны җыям. Тузан суырткычны да эшкә җиктем: өй буйлап икәүләшеп йөрдек. Бар дөнья ялт итте! Шул арада әнием чалбарымның тишек кесәсен дә тегеп куйган. Кайдан вакыт тапкандыр? Хәер, ул бер дә тик тормый ич, һаман аяк өстендә йөри-йөри күп итеп вакыт җыя.

Кесәне тагын капшыйм. Анда нидер бар кебек. Кулымны тыксам, шаклар каттым: теге конфетлар кесәгә кире кайтып утырган! Арлы-бирле йөрергә кайдан вакыт таба икән бу конфетлар дип уйлыйм. Хәер, алар да белә торгандыр: тик утырсаң гына вакыт булмый икән ул!

Шуннан соң мин бүре белән куянның ни өчен вакытлары күп икәнен аңладым. Алар бер дә тик тормыйлар шул. Вакыт җыеп йөриләр.

 

Зиннур Хөснияр

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...