Гамәлләр нияткә карап бәяләнә

Гамәлләр нияткә карап бәяләнә

Гамәлләр нияткә карап бәяләнә

Кеше һәрбер эшен ниндидер бер максат белән эшли. Аллаһ Тәгалә каршында исә бары тик Аның ризалыгы өчен эшләнгән эшләр генә кабул ителә.

 

Мәсәлән, кеше мәчеткә җәмәгать белән намаз укырга, яисә Коръән укырга, яисә садәка бирү өчен барса, аның күңелендәге нияте Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Әгәр ул бу эшләрнең берсен яисә барысын да кешеләр күрсен, яки мактасын өчен эшләгән очракта, алар буш булып калалар.

Ниятең нинди булса, савабы да шуннан тора. Сез әти-әниләрегездән, әби-бабаларыгыздан савап дигән сүзне ишеткәнегез бардыр?

Саваб – ул кешенең Аллаһ ризалыгы өчен эшләгән эшенә Аллаһ тарафыннан бирелә торган бүләк. Бу савапны без бу дөньяда яисә икенче дөньяга (ахирәткә) күчкәч алабыз, яисә бу дөньяда да, ахирәттә дә Җәннәттә алырга мөмкин. Чөнки Аллаһ Тәгалә – Юмарт.

Шулай ук тышкы яктан караганда, кеше эшли торган эшләр бертөрле булырга мөмкин. Әмма эчке ягына, ягъни ниятенә карап алар төрле булалар һәм шул нияткә карап аның нәтиҗәсе дә күренә.

Мәсәлән, яхшы эшләр Аллаһ ризалыгы өчен эшләнсә, яисә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам сөннәтен шулай ук Аллаһ ризалыгы өчен эшләгәндә, моның өчен Аллаһ Тәгалә савап бирә. Әмма яхшылыкны кешеләр мактасын яисә кешеләр күрсен өчен эшләгән очракта, бу яхшылыкларга савап язылмый.

Алай булгач, савап булмаганда, кеше үзе эшләгән яхшылыктан нәрсә ала соң? Әлбәттә, яхшылык өчен кешеләр мактый, зурлый, олылый, әмма икенче дөнья (ахирәт) өчен моның бернинди файдасы да булмас.

Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: “Дөреслектә, эшләр бары тик нияткә карап була һәм дөреслектә, һәр кешегә ниятенә карап тиешле өлеше бирелә...”

Әгәр без бер эшне эшләргә җыенсак, башта уйлап карарга, үз-үзеңә сорау бирергә кирәк: ни өчен һәм кем өчен мин бу эшне эшләргә җыенам, дип

Мәдрәсәгә укырга барганда күңелдән дөрес ният кылырга, укуны Аллаһның кануннарын өйрәнү, Аның ризалыгына ирешү ниятен күз алдында тотарга кирәк.

Без көндәлек тормыштагы гап-гади эшләрне дә гыйбадәткә әйләндереп, алар өчен савап алалабыз.

Мәсәлән, йокыны да гыйбадәткә әйләндерә алабыз. Ничек итеп? Йокларга ятканда дөрес итеп ниятләсәк, иртәгәсе көнне Аллаһ ризалыгы өчен яхшы эшләр эшләргә көч туплау, яки Пәйгамбәребез галәйһиссәламне төштә күрергә теләү нияте белән йокласак, безнең йокыбыз да гыйбадәт була һәм моның өчен дә без Аллаһның савабына ирешә алабыз.

Димәк, моннан чыгып без шуны аңларга тиеш: кеше дөрес итеп яшәгәндә, укыганда, эшләгәндә, ашаганда һәм эчкәндә Аллаһ ризалыгы өчен аның законнарын үтәү нияте белән эшләсә, бу гыйбадәт була һәм савабын кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә күрергә мөмкин.

 

Әсма Ильясова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...