Мөселман балалары өчен бармак уены

Мөселман балалары өчен бармак уены

Мөселман балалары өчен бармак уены

БисмиЛләһне әйтәбез,

Бармакларны бөгәбез.

Көне буена алар

Безнең бигрәк арганнар!

 

(чәнти бармакны бөгәбез)

Чәнти бармак – нәни бәби

Ул: “Аллаһу әкбәр!” – ди!

Булса да ул нәни генә

Әнә нинди сүз белә!

 

(атсыз бармакны бөгәбез)

Исемсез бармак хәзер

Нидер әйтергә әзер…

Намаз турында безгә

Исебезгә төшерә!

 

(урта бармакны бөгәбез)

Урта бармак әйтә ипләп:

“Расулебез – Мөхәммәд!

Син, сабыем, моны бел,

Һәм гел шулай әйтеп йөр!”

 

(имән бармакны бөгәбез)

Имән бармак бирә киңәш:

“Әйтеп йөр син һәрчак, иптәш:

“Лә иләһә илләЛлаһ,

Мөхәммәд – расулуЛлаһ!”

 

(баш бармакны бөгәбез)

Баш бармак зикер әйтә гел.

Син дә шулай әйтеп йөр:

“Аллаһу әкбәру кәбиран,

ҮәлхәмдүлиЛләһи кәсиран!”

(Аллаһ һәр нәрсәдән өстен,

Аңа күп мактау булсын!!!)

 

 

Дарья Абдуллаева

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары

Чүпрәле мөхтә-сибәтендә XIX «Мунчәли укулары» конференциясе үтте. Ул «Гореф гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлап уздырылды. Әлеге чара 2008нче елдан башлап ел саен танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Туфан Миңнуллин (1935-2012) тәкъдиме...


Балаларга пәйгамбәрләр турында

Максат: пәйгамбәрләр, аларга хас сыйфатлар хакында төшенчә бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. аның тормышының кайбер өлешләре белән таныштыру. Сөннәт төшенчәсен аңлату. Пәйгамбәребезгә иярүчеләрне мөселманнар булуын аңлату һәм пәйгамбәребезгә, башка пәйгамбәрләргә хөрмәт тәрбияләү, аңа иярү теләге...


Мәүлидкә багышланган мөнәҗәт

Әүвәл Аллаһ исемен зикер итәем Соңра башлап һәр эшкә керешәем! Эш башында кем аны зикер итәр Ул эшен Аллаһ аңа ансат итәр.   Аллаһ исемен зикер итеп эш башламак Һәркемгә ваҗип тиештер аңламак Булсын Аллаһ исеме белән һәр эшең Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең!   Шул илә Аллаһ...


Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апас муниципаль райо-нының Апас бистәсендә “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин; Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары...


Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән.   Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле...