Иң намуслы һәм иң күркәм холыклы

Иң намуслы һәм иң күркәм холыклы

Аллаһ Тәгалә безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иң яхшы әхлакны бирде. Аллаһның Илчесе кешеләр арасында иң камил кеше иде. Исламга кадәрге заманнарда Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккә халкы арасында иң ышанычлы кешеләрдән булды. Үзенең күркәм әхлагы, ышанычлы һәм иң төпле булуы сәбәпле аны “Әмин” дип йөртәләр иде, ягъни Намуслы дигән мәгънәдә. Кешеләр аңа кыйммәтле әйберләрен, акчаларын сакларга биреп куялар иде. Алар әйберләрен Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең чиста кулына биреп, тыныч күңел белән кайтып китәләр иде. Чөнки алар Мөхәммәд галәйһиссәләм һичшиксез тулысынча, ничек бар шулай кайтарачагына ышаналар иде. Тора-бара Пәйгамбәребез галәйһиссәләм йортында әманәт буларак саклана торган әйберләр шактый җыелды. Монда потларга табынучыларның да әйберләре бар иде.

Потка табынучылар кулыннан мөселман халкы күп кенә авырлыклар күрә башладылар. Алар үзләренең потларын илаһ итеп табындылар һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бер Аллаһка табынуга өндәгән дингә каршы чыктылар. Потларга табынучылар мөселманнарга төрлечә зыян салырга тырыштылар. Аларга һөҗүм иттеләр, көчсезләрне кыерсыттылар. Мөселманнар Мәккә шәһәрен калдырып күчеп китәргә мәҗбүр булдылар. Һәм Мәдинәгә күчеп килделәр.

Потларга табынучылар Мөхәммәдкә (галәйһиссәләм) нәфрәт белән карадылар һәм аны үзләренең иң зур дошманы итеп санадылар. Күчеп китүчеләрнең иң соңгысы Пәйгамбәребез булды. Китүенең сәбәбе дә мөшрикләрнең аны үтерергә теләвеннән иде. Шул ук төндә Җәбраил галәйһиссәләм Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне кисәтеп куйды һәм шулай итеп Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккәдән китте. Әмма юлга чыгар алдыннан үзенең ике туган кардәше Галигә (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Мин Мәдинәгә күчеп китәргә ниятләдем. Сиңа минем үтенечем бар, мин киткәч, әманәт итеп сакланырга бирелгән бөтен әйберләрне хуҗаларына тапшыр”.

Гали бу вазифаны җиренә җиткереп үтәде. Ул әйберләрне хуҗаларына тапшырды, алар арасында Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә үлем теләгән мөшрикләр дә бар иде.

Пәйгамбәребез галәйһи-ссәләмнең бу күркәм гамәле тагын бер тапкыр аның гаделлектә, тәкъвалыкта аңа тиңнәр юклыгын раслый. Ул һәркемгә үрнәк булырлык камил зат. Безнең һәрберез дә аның кебек булырга тиеш. Бу дөньдагы иң яхшы кеше – Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм булуын һәрвакыт истә тотарга тиеш булабыз.

Коръән Кәримдә әйтелгән: ( мәгънәсе) “Алар тапшырылган әманәтләргә һәм биргән вәгъдәләргә хыянәт итмәсләр. Намазларын вакытында укырлар. Ошбу кешеләр хокукый җәннәт варислары. Алар Фирдәвес җәннәтенә варис булырлар һәм алар анда мәңгегә калырлар”. (“Муэминун” сүрәсе, 8-11 аятьләр)

Аллаһ Тәгалә намуслы кешеләргә үлемнән соң зур савап – Фирдәвес җәннәтен әзерләп куйды. Бу җәннәт бакчасы Аллаһның гареше астына урнашкан һәм җәннәттәге елгаларның башы шуннан башлана. Фирдәвес җәннәтендә бөтен пәйгамбәрләр һәм Аллаһның Илчеләре дә булачак.

Тирә-юньдәге кешеләргә карата намуслы булу җәмгыятьнең тыныч тормышта яшәвенә, кардәшлеккә, бер-беребезгә хөрмәтле булуга китерә. Ышанычлы һәм игелекле кешене һәрвакыт яраталар һәм хөрмәт итәләр, намуссыз кешедән, киресенчә, читләшәләр, аның белән аралашмаска тырышалар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм безгә намуссыз булудан ерак торырга кушты. Ышанычсызлык ахыр чиктә икейөзллеккә китерергә мөмкин.

Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Ышанычсыз кешенең иманы юк, вәгъдәсендә тормаган кешенең дине юк”.

Дина Макарова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...