Нух галәйһиссәлам

Адәм галәйһиссәламнән соң Аллаһ Тәгалә аның балаларын арттыра. Алар арасында малайлар да, кызлар да күп була. Алар төрле җирләрдә яши башлыйлар һәм күбәяләр.
Әгәр Адәм u кайтып, аларны күрсә, ул аларны танымас иде. Әгәр дә аңа: “Бу – синең нәселең”, - дисәләр, ул бик аптырар иде һәм: – Сөбхән Аллаһ! Болар бар да минем балаларыммы?!! Болар бар да минем варисларыммы?!! – дияр иде. Адәм галәйһиссәламнең варисларының бик күп авыллары була. Алар анда күп өйләр төзиләр, җир эшкәртеп, ашлык утырталар һәм шунда яшиләр. Кешеләр бары тик аталары Адәм галәйһиссәламнең динен генә тоталар һәм бары тик Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылалар һәм Аңарга бернинди дә тиңдәшлек кылмыйлар. Кешеләр бердәм халык булалар, аларның аталары Адәм галәйһиссәлам, Раббылары – Аллаһ Тәгалә иде.
Ничек инде Шәйтан моңа тыныч кына карап тора алсын ди?!! Кешеләр Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылалармы? Кайчанга хәтле әле алар бердәм халык булып фетнәләрсез, талашларсыз яшәрләр?!! Әлбәттә, алай булмаячак!!! Әлбәттә, алай булмаячак!!! Нәрсә, Адәмнең балалары Җәннәткә эләгеп, Иблиснең балалары Җәһәннәмгә эләксеннәрме?!! Иблис бит Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылмады һәм Җәннәттән куылды. Нәкъ менә шуңа күрә шәйтан Адәм галәйһиссәламнең балаларына үч итә дә инде. Ул кешеләрне туры юлдан тайпылдырмакчы, адаштырмакчы һәм Җәһәннәмгә үзе белән кертмәкче. Анда үзе генә янмыйча, Адәм галәйһиссәламнең дә балалары януын тели ул! Кешеләрне туры юлдан яздырыр өчен Шәйтан мәкерле план уйлап таба. Кешеләр арасында Бер Аллаһка гына көндезләрен һәм төннәрен табына торган, Аны ярата торган Аллаһ Тәгаләдән куркучы, изгеләр була. Аллаһ Тәгалә дә Үзенең изге колларын ярата һәм аларның догаларын кабул итә. Бу кешеләрне бөтенесе дә яраткан һәм хөрмәт иткән. Боларны бик яхшы белгән Шәйтан, шушы изгеләрнең үлеменнән соң, кешеләрнең аларга карата мәхәббәтеннән кулланмакчы була. Шәйтан кешеләргә якынлаша һәм аларның исләренә төшерә башлый: – Эх, нинди бөек кешеләр иде бит алар!
Кешеләр моның белән ризалашалар:
– Сөбхан Аллаһ! Әйе, алар чын мәгънәсендә кешеләр һәм әүлияләр иделәр шул! Аллаһ Тәгалә аларның догаларын кабул итә иде һәм аларга нәрсә сорасалар, шуны бирә иде! Соңрак, сурәтләр урынына, кешеләр аларның сыннарын ясый башлыйлар. Аларны үзләренең өйләренә һәм мәчетләргә куя башлыйлар. Ләкин әлегә аларга беркем дә гыйбадәт кылмый. Кешеләр әлеге сыннарның гади таштан ясалганлыкларын, бернинди файда да, зарар да китерә алмаганлыкларын онытмыйлар. Алар сыннарны бары тик бөек кешеләрнең сыннары булганы өчен генә саклап тоталар. Әкренләп әлеге таш сыннарның саны арта. Хәзер инде һәр изге кешенең үлеменнән соң сын ясала һәм аның исеме белән атала.
Еллар үтә. Яшьләр олыгая. Ләкин алар хәтерендә, аталарының әлеге сыннарны хөрмәтләп тотулары, кулларына алулары, иреннәренә куюлары, алар каршында гыйбадәт кылулары кала. Хәзер инде балалар ата-аналарын уздырып җибәрә. Алар сыннарга гыйбадәт кыла башлыйлар, алардан хаҗәтләрен сорыйлар, аларга багышлап корбан чалалар. Шул рәвешчә, таш сыннар потларга әверелә. Әлеге потлар күпсанлы булып, төрле исемнәр йөртәләр: Вадд, Сувоъ, Ягус, Яъук, Наср… Аллаһ Тәгалә кешеләрне нык ачулана һәм аларны ләгънәт кыла. Кешеләр чынлыкта Аллаһ Тәгаләнең ачуына һәм ләгънәтенә лаеклы булалар. Шуның өченме Ул аларны бар итте?! Шуның өченме Ул аларны ризыкландырды? Аллаһ Тәгаләнең җирендә булып, Аллаһ Тәгаләгә көферлек кылыр өченмени?! Аллаһ ризыкландырган нигъмәтләр белән яшәп, Аның каршында ук ширек кылучы мөшрикләр булыр өчен мени?! Бу – бик зур гаделсезлек! Аллаһ Тәгалә аларга ачуланып, яңгыр бирми башлый, ризыкларын киметә. Уңыш кими, бала табу саны азая. Ләкин кешеләр моның сәбәбен аңламыйлар һәм тәүбәгә килмиләр.
Аллаһ Тәгалә кешеләргә үзләреннән үк туры юлга чакыручыларны җибәрергә тели. Әлбәттә, Аллаһ Тәгалә һәр кеше белән аерым сөйләшми. Һәр кешегә аерым: “Син моны эшлә, тегене эшлә”, – дип әйтми. Падишаһлар үзләренең эшчеләренең һәрберсенә боерык биреп йөрмиләр. Падишаһлар да, бөтенебез кебек үк кешеләр алар. Һәр кеше падишаһларны күреп сөйләшә ала. Ләкин Аллаһны кешеләр күрә алмыйлар, Аның сүзләрен дә ишетә алмыйлар. Бу беркемнең дә көченнән килми. Бары тик Аллаһ сайлаган кешеләр генә Аны ишетә ала. Аллаһ Тәгалә кешеләргә шундыйлардан булган пәйгамбәрне, ул кешеләрне туры юлга чакырсын өчен, җибәрергә тели.
Пәйгамбәрләр кешеләрме, әллә фәрештәләрме?
Аллаһ Тәгалә п ә й г а м б ә р л ә р н е ң фәрештәләрдән булмыйча, нәкъ менә кешеләрдән булуларын теләгән. Кешеләр алар белән сөйләшеп, алар турында белсеннәр өчен. Әгәр дә пәйгамбәрләр фәрештә булсалар, кешеләр: – Алар кем дә, без кем? – диярләр иде.
– Алар фәрештәләр булса, без бит гади кешеләр генә. Без ашыйбыз, эчәбез. Безнең хатыннарыбыз һәм балаларыбыз бар. Ничек инде без Аллаһка гыйбадәт кыла алабыз?! – диярләр иде. Ләкин әгәр дә пәйгамбәр кеше икән, ул: – Мин дә ашыйм да, эчәм дә. Минем дә хатыным һәм балаларым бар. Ни өчен соң сез Аллаһка гыйбадәт кылмыйсыз?! – ди ала. Әгәр дә пәйгамбәр фәрештә булса, кешеләр:
– Әлбәттә, синең беркайчан да ашыйсың да, эчәсең дә килми! Беркайчан да авырмыйсың да, үлмисең дә! Аллаһка гыйбадәт кыласың һәм даими рәвештә зикердә. Ә без, кешеләрнең, ашыйсыбыз һәм эчәсебез килә. Без авырыйбыз да, үләбез. Ничек инде безгә Аллаһка гыйбадәт кылырга һәм Аны даими зикер итәргә?!! – диярләр иде. Ләкин әгәр дә Аллаһның илчесе кеше икән, ул:
– Мин дә сезнең кебек үк кеше. Минем дә, сезнең кебек үк ашыйсым-эчәсем килә, кайчагында авырыйм, үләчәкмен, Аллаһка гыйбадәт кылам һәм зикерләр әйтәм. Ни өчен соң сез Аңа гыйбадәт кылмыйсыз һәм Аны зикер итмисез?!! – ди ала. Шул вакытта кешеләр бернинди дә аклану таба алмаячаклар һәм моңа каршы бер нәрсә дә әйтә алмаячаклар. Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламне аның халкына җибәрергә тели. Бу кавемдә затлы, хөрмәтле, бай кешеләр була. Ләкин Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламне сайлап ала. Аллаһ Тәгалә биремен үтәргә кемнең көченнән килгәнлеген белә. Нух галәйһиссәлам Аллаһка гыйбадәт кылучы, акыллы, киң күңелле була. Аллаһ байларны сайламый. Аның сайлап алган кешесе – киң күңелле Нух галәйһиссәлам була. Коръәндә болай диелә: “Без Нухны аның кавеменә җибәрдек: үзеңнең халкыңны, җәфалы газаплар килгәнче кисәт”. (71 нче сүрә, 1 аят) Нух галәйһиссәлам үзенең кавеме каршына чыкты һәм: – И халкым минем! Дөреслектә, мин сезнең өчен кисәтүче һәм аңлатучы дәгъвәтче, – диде. (71 нче сүрә, 2 нче аят)
ДАРЬЯ АБДУЛЛАЕВА