Коръәндә Адәм галәйһиссәлам турында

Коръәндә Адәм галәйһиссәлам турында

Адәм галәйһиссәлам Аллаһ бар иткән иң беренче кеше була. Һәм ул иң беренче пәйгамбәр дә була. Моннан тыш, ул Әбу-л-Бәшәр дигән горур исем дә йөртә. Тәрҗемәдә бу Кешелек атасы дип тәрҗемә ителә.

Аллаһ Тәгалә беренче хатын-кыз – Һәваны да бар итә. Ул Адәм галәйһиссәламнең яраткан хатыны һәм юлдашы була.

Адәмне балчыктан бар итеп һәм кеше сурәте биреп, Аллаһ Тәгалә аңа җан да өрә. Адәмгә гөнаһсыз, нурлы фәрештәләргә бирелмәгән нәрсәләр – мәхәббәт һәм талпыну кебек сыйфатлар бирелә. Тагын Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәламгә гыйлем һәм яхшыны начардан аерып сайлау мөмкинлеген бирә. Бу бөтен сыйфатлар кешене фәрештәләрдән өстен итә. Тик бу сыйфатлар кешене начарлыклар эшләргә дә этәрә, ләкин Адәм галәйһиссәлам үзенең ихтыярын тәрбияләп, яманлыкка каршы торырга тиеш була.

Шул рәвешчә, Аллаһ Адәм галәйһиссәламгә биргән мөмкинлекләр бөек нигъмәтләр алып килүдән тыш, начарлыкка да төшерергә мөмкин булганннар.

Аллаһ Тәгалә бөтен фәрештәләргә Адәм галәйһиссәлам каршында сәҗдә ясарга боера. Җеннәрдән булган тәкәббер Иблистән кала, бөтенесе дә Аллаһның боерыгын үтәргә ашыгалар.

Иблис исә үзен Адәм галәйһиссәламнән яхшырак дип исәпләгәнгә күрә Аллаһ Тәгаләнең боерыгын үтәми. Ул уттан бар ителгәненә күрә үзен Адәм галәйһиссәламнән яхшырак дип уйлый.

Аллаһ Тәгалә аны ләгънәт кыла, Җәннәттән куып чыгара һәм Үзенең мәрхәмәтеннән аны мәхрүм итә.

Соңрак, Иблиснең үтенүенә җавап итеп, Аллаһ Тәгалә аңарга җәзаны чиктереп, Кыямәт Көненә кадәр гомер бирә.

Бервакыт Иблис Җәннәт бакчаларында бер гөнаһсыз һәм тулы бәхет белән, тынычлыкта яшәгән Адәм галәйһиссәламгә һәм аның хатыны Һәвагә явызлык пышылдый, вәсвәсә кыла.

Ул аларны үзенең аларга бары тик яхшылык теләвенә һәм аларның дусты булуына ышандыра.

Аның өйрәтүе буенча, Адәм белән Һәва Аллаһ Тәгалә якын килергә дә кушмаган агачның җимешен ашыйлар.

Иблис аларга шул агачның җимешен ашарга өнди һәм алар аның сүзен тыңлыйлар.

Иблис аларга шул агачның җимешен ашагач фәрештәләргә әвереләчәкләренә һәм мәңге яшәячәкләренә ышандыра.

Моңарчы явызлыкның ни икәнлеген белмәгән Адәм белән Һәва аны тыңлыйлар һәм яхшы булмаган, гөнаһ булган гамәлне, үзләре дә белмәстән, кылалар һәм шуның белән үзләрен һәлакәткә дучар итәләр.

Шуларны аңлаганнан соң, алар бик нык үкенү белән үкенәләр һәм Аллаһ Тәгаләдән үзләрен гафу итеп, ярлыкавын сорый башлыйлар. Аллаһ – Рәхимле, догаларны кабул итүче, Мәрхәмәтле, Шәфкатьле. Ул аларның догаларын кабул итә, ләкин аларга җиргә төшәргә, Җәннәттән чыгарга боера. Вакытлыча шунда яшәүләре турында аларга хәбәр итә.

Аллаһ Тәгалә Иблиснең аларга Кыямәт Көненә хәтле дошман булып, аларны һәм аларның балаларын начарлыкка, явызлыкка, гаделсезлеккә өндәячәген, яхшылыкны яман итеп күрергә мәҗбүр итәчәген әйтә, аннан сакланырга боера.

Аллаһ Тәгалә вакыт-вакыт Үзенең пәйгамбәрләрен кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен җибәрәчәге хакында да хәбәр итә.

Иблиснең зыяныннан Аллаһны тыңлаган кешеләр коткарылып, башкалары аның белән берлектә Җәһәннәмгә китәчәк.

Төп фикер. Җирдәге тормыш вакытлыча гына, ул үтә. Ул – кешеләр өчен бер сынау гына. Кеше үзенең сизү, ярату, аңлау, уйлау хисләрен дөрес кулланып, Аллаһ Тәгаләнең ихтыяры белән бәйле рәвештә, туры юлны сайларга тиеш. Иблис ихлас булучы иман китергәннәргә явызлык кыла алмый.

Төп вакыйгалар. Адәм галәйһиссәламнең бар ителүе. Иблиснең Аллаһка карышуы. Адәм галәйһиссәламнең һәм хатыны Һәваның ялгышулары, гөнаһлары. Аллаһ Тәгаләнең аларны гафу итүе.

Дарья Абдуллаева

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...