Доганың көче
Доганың көче

Дога – ул Аллаһтан үтенеп сорау. Дога кылып Аллаһ Тәгаләнең нигьмәтләрен сорыйбыз. Теләкләр кабул булсын өчен, Аллаһның кушканнарын үтәргә кирәк
Тормышта була торган яхшылык та, яманлык та Аллаһның белеме белән алдан язылган. Аллаһ нәрсә булганын, бар һәм булачак икәнен белә. Мөхәммәд гәләйһиссәләм әйткән: “Кешенең тәкъдирен дога гына үзгәртә ала”. Догалар кабул була торган вакыт:
· Азан белән камәт арасында;
· Җомга көнне;
· Төннең азаккы өченче өлешендә;
· Яңгыр яуганда;
· Әтәч кычкырганда;
· Кыерсытылган кешенең, юлчының, ата-ананың баласына кылган догасы. Ибне Гомәр, Аллаһ аңардан разый булсын, болай дип дога кылган: «Аллааһуммә ин күнтә кәтәбтәнии шәкъийән фамхунии үәктүбнии сәгыйдән» (Ий Аллаһым, мине бәхетсез итеп язган булсаң, үзгәртеп, мине бәхетле итеп яз!) Ни эшләргә белмичә икеләнеп торганда укыла торган дога: «Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр, минем җитмәс. Син белерсең, мин белмәм. Яшерен булган эшләрне дә белерсең. Аллаһым! Бу эш минем динем, дөньям, ахыйрәтем өчен хәерле булыр дисәң, бу эшне миңа насыйп ит, аны эшләвемне җиңеләйт, аны миңа мөбарәк кыл. Әгәр бу эшнең динем, дөньям, ахыйрәтем өчен начар булыр дисәң, бу эшне миннән, мине аннан ерак тот. Миңа кайда булсам да хәер эшләрне насыйп ит. Чынлыкта, Синең һәрнәрсәгә көчең җитә!»
Җәннәттә кешеләргә нинди нигьмәтләр әзерләнгән? Коръән-Кәримдә язылган: “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына тәвәккәлләгәннәрнең!” (“Әл-гъанкәбут” сүрәсе, 58 аять.) “Аллаһтан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектә. Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр. Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән, кылган изге гамәлләрегез өчен! Тәхкыйк Без Аллаһка итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез”. (“Әл-Мүрсәләт” сүрәсе, 41-44 аятьләр) Пәйгамбәр Мөхәммәд салляллаһу гәләйһиссәләм әйткән: “Аллаһ Тәгалә изге коллары өчен Җәннәттә шундый нигьмәтләр әзерләгән, кайсыларны бер кемнең күргәне дә ишеткәне дә юк, кешеләр андыйны күз алдына да китерә алмыйлар, хыялларында да юк”.
“Җәннәтнең киңлеге – ул күкләр һәм җирләр киңлеге”. “Кешеләр җәннәтнең әз генә өлешен күрсәләр, ул бизәкләр җир белән күк арасын тутырыр иде...” Җәннәттә кешеләр өчен зиннәтле сарайлар һәм җимешле бакчалар. Һәр җирендә татлы сулы елгалар һәм ширбәтле чишмәләр агып тора. Төрле агачларда матур кошлар сайрый. Ризыклар, сулар ачыктырмый, сусатмый. Җәннәт – мәңгелек йорт. Җәһәннәмдә нинди җәзалар? Җәһәннәм – кешеләр ут һәм башка төрле газаплар белән җәзалана торган урын. Ул ут җирдәге утка караганда күпкә кызуырак. Җәһәннәмнең утын да, суыгын да җирдәге белән чагыштырып булмый. Җәннәт нигьмәтләренә ничек ирешергә?
· Аллаһ кушканнарын үтәп яшәргә
· Аллаһ тыйганнардан тыелырга
· Аллаһ Тәгаләгә дога кылырга Дога: «Аллааһуммә, иннии әсъәлүкәл-җәннәтә үә әгүүзү бикә минән-нәәр» (Йә Аллаһ, чынлыкта, мин Синнән җәннәт сорыймын һәм уттан саклауны сорап Сиңа сыенамын!)
ЛИРА ГАРИФУЛЛИНА