Кара төснең Ислам гореф-гадәтендәге роле

Кара төснең Ислам гореф-гадәтендәге роле

Кара төснең Ислам гореф-гадәтендәге роле

Гарәп телендә “кара” мәгънәсен аңлатучы 22 сүз бар. Берсе төсне тасвирласа, башкалары – күпчелек, тулыландыру, арттыру мәгънәләренә ия. Мәсәлән, зур төркем яисә куе урман мәгънәсендә.

 

Шулай ук “кара” дигән мәгънәне ниндидер бер мөһим, аеруча дигәнне аңлатканда да очратырга була. Мәсәлән, сахрада “ике кара әйбер” – ул су һәм финик (хөрмә). Бу сүзнең мәгънәсен Гаишә (Аллаһ аңардан разый булсын) анабыз белән бәйлиләр. Аның сөйләгәннәрдән, бервакыт алар Пәйгамбәребез галәйһиссәлам белән сахрада булганда, аларның үзләре белән хөрмә һәм судан башка бернәрсәләре дә булмый. Бу вакыйганы сөйләгәндә Гаишә анабыз “әл-әсвәдәйн” дигән, ягъни “ике кара әйбер”. Кара төс шулай ук милләтне аңлату өчен дә кулланыла, гарәпләр – алар каралар, ә башкалар – кызыллар.

Исламда кара төс турында әйткәндә, башка иң беренче килгән уй – ул  Кәгъбәнең япмасы яисә кисвә. Ул тарих буена кара төстә булмаган. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам заманында аны йәмәни дип аталган тукымадан теккәннәр. Габбисилар дәүләте заманында кисвә яшел төстә булган, ләкин соңрак кара төс кулланыла башлаган, бу гадәткә кереп калган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Кәгъбәнең шәрыкъ чатлыгында Кара ташны (Хәҗәрүл-әсвәд) Ибраһим галәйһиссәлам урнаштырган. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, ул җәннәттән иңгән һәм ак төстә булган, кешеләрнең гөнаһлары сәбәпле кара төскә әйләнгән. Икенче риваятьтә әйтелгәнчә, Исламга кадәр заманнарда Кәгъбәдә янгын чыккан һәм шул янгын сәбәпле каралган.

Ислам динендә кара төс гөнаһларны аңлату өчен кулланылган. Хәдистә әйтелгәнчә, бервакыт Мөхәммәд галәйһиссәлам 3-4 яшьлек чакта, башка балалар белән уйнаганда, аның янына ак киемнән ике ир-ат килә. Аларның кулында ак кар тутырылган алтын касә була. Бу фәрештәләр аның күкрәген ачып йөрәгеннән кара тамганы алалар, йөрәкне кар суы белән юалар да яңадан урынына куялар. Шул вакыттан бирле Ислам гореф-гадәтендә “кара тамга” гөнаһлар белән бәйле.

Шулай ук Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәламнең яраткан төсләре – кара, ак һәм яшел төсләр. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре сугыш вакытында еш кына кара кием кигәннәр. Шулай ук аның әл-Гукаб дип аталган бер әләме дә кара төстә булган.

/p>

/p>

Кара төс шулай ук милләтне аңлату өчен дә кулланыла

/p>

/p>

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам вафат булгач, берничә кайгылы вакыйгалар була һәм шул сәбәпле Ислам җәмгыяте төркемнәргә бүленә. Шул вакыйгаларның берсе Галинең (Аллаһ аңардан разый булсын) үлеме – Исламдагы зур таркалышның башы. Шуннан соң үзләрен шигыйлар дип атаган төркем бу вакыйга өчен кайгыру билгесе итеп бер символга кара төсне билгелиләр.

Урта гасырларда яшәгән төрек галиме Бурсави Исламдагы төснең билгесен тәфсилләп болай дип язган: “Пәйгамбәр галәйһиссәлам Мәккәне яулап алган көнне Мәккәгә кергәндә битен кара вуаль белән япкан була, чөнки бу кара төс – Илаһи барлыкның төсе...”

Ислам дөньясында киң таралган бер теориягә нигезләнеп шуны да әйтергә кирәк, җиде төс төрле төсләрдән барлыкка килгән. Кара белән ак төс булып саналмыйлар, чөнки ак – ул җиде төснең катнашмасыннан барлыкка килгән, ә кара – ул “төссезлек”. Шулай ук Кубравия тарикатенә нигез салучы Нәҗмеддин Кубра, кара төсне төссезлек итеп тасвирлаган. Моның белән ул Аллаһның матурлыгын башка төсләрдә дә күренүен ассызыклаган. Ибен Гарәби шулай ук Аллаһ Тәгаләне “төссезлек” белән, ә  мәхлукларны – төрле төсләр белән чагыштырган.

Ислам дөньясында кара төснең популярлыгы Көнбатыш мәдәниятенә дә тәэсир итүен әйтеп китү гадел булыр. Бу кайберәүләр өчен хакимлек итүнең билгесе булганга, хәлифләргә охшарга тырышып, Аурупа монархлары һәм дәрәҗәле кешеләр шулай ук кара төсне куллана башлаганнар.

Гарәп телендә төс еш кына руханиятне һәм иҗтимагый юнәлешләрне сурәтләгәндә кулланыла. Ислам сәнгате һәм архитектурасы киң таралу белән фәлсәфә һәм символлар бизәлеше килеп чыга. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Миграҗ могъҗизасы белән бәйле вакыйгасын сөйләгәндә астрономия һәм төсләр турында да әйткән. Күкләрне ул төтен, тимер, бакыр, ак көмеш, алтын, рубин һәм ак мәрҗән төсләре белән сурәтләгән.

Ислам сәнгатендә төс билгеле бер юнәлешне күрсәткән. Мөселман рәссамы үзенең сәнгать юлында руханият белән бәйләнгән, ә төс төрле нәрсәләргә матурлык бирү өчен генә кулланылмаган, Коръән Кәримдәге сүзләргә яисә хәдисләргә нигезләнгән, хәтта алар тирәсендәге гадәтләргә дә нигезләнеп ясалган.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...