Ислам динендә ашау-эчү әдәбе
Мөселман кешесе үзенең барлык эш-гамәлләрен дә билгеләнгән нормалар буенча башкарырга тиеш. Әлеге нормалар Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам тарафыннан камил рәвештә күрсәтелгән, ә ул бернәрсәне дә сәбәпсез генә эшләмәгән.
Без теге яки бу гамәлнең хикмәтен төгәл генә белмәсәк, аңламасак та, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам кебек булырга тырышудан үзебезгә файда алабыз, ләззәт табабыз. Ә иң зур файда – Аллаһының безне яратуы, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү.
Коръәндә болай дип әйтелә: “(Ий Мөхәммәд) әйт: “Әгәр Аллаһны сөясез икән, миңа иярегез, шулвакыт Аллаһ та сезне сөячәк һәм гөнаһларыгызны гафу итәчәк. Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле)” (Әәли Гыймран, 31 аят).
Ризык – Аллаһының нигъмәте, Ул аны кешелек һәм бөтен тереклек дөньясына бүләк итеп бирә. Туклану әдәпләрен үтәп, без Аллаһыга мактауларыбызны җиткерәбез, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә омтылабыз.
Ислам динендә билгеләнгән әдәпләр бар, аларны һәрбер мөселман үтәргә тиеш. Алар арасында иң беренчесе һәм иң мөһиме – ризыкның хәләл булуы.
Хәләл яшәү рәвеше, барча галәмнәрнең Раббысы билгеләгән күрсәтмәләрнең берсе буларак, мөселман кешесенә ике дөнья бәхетенә ирешү мөмкинлеге бирә. Мисал өчен, Ислам дине кешегә һәм аның тирә-юнендәгеләргә зыян китерергә мөмкин булган нәрсәләрне, әйтик, наркотиклар куллануны һәм комарлы уеннар уйнауны тыя. Аллаһы Раббыбыз шушы гөнаһлы эшләрдән тыела белүчеләрне әҗер-саваплар белән бүләкли.
Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “И, кешеләр! Җирдә хәләл, (бөтен шик-шөбһәдән) пакь булганнардан ашагыз. Шайтанның эзләреннән бармагыз, чөнки ул (шайтан) – сезнең ап-ачык дошманыгыз” (Әл-Бәкара, 168).
Шулай итеп, Раббыбыз безне хәләл гамәлләр генә кылырга һәм хәләл ризыклар белән генә тукланырга өнди.
Ә хәзер без үтәргә тиеш булган ашау-эчү әдәпләренә тукталырбыз.
* Ашарга утырыр алдыннан кулларны юарга кирәк. Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам болай дигән: “Ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларны юу ризыкның бәрәкәте булып санала” (Әбү Дәуд, Тирмизи).
* Ашарга утырганда Аллаһыны искә төшерергә – бисмилләһ дип әйтергә кирәк. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай әйткән: “Сезнең һәркайсыгыз ашарга керешер алдыннан Аллаһыны исенә төшерсен. Әгәр ашарга керешкәнче Аллаһыны телгә алырга оныткан булса, «БисмиЛләһи фи әввәли-хи вә ахыри-хи», дип әйтсен” (Әбү Дәуд).
* Уң кул белән ашарга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам болай дигән: “Әгәр сездән берәрегез ашарга җыенса, уң кулы белән ашасын. Әгәр эчәргә җыенса, (мәсәлән, су) (савытны) уң кулы белән тотып эчсен”.
* Әгәр табын намазга кадәр әзерләнгән булса, башта ашарга, аннары намаз укырга кирәк. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Әгәр сезнең берәрегезгә кичке ашны биргәч, намазга чакырып азан яңгыраса, ашап бетермичә урыныгыздан тормагыз”,- дигән (Әбү Дәуд).
* Тәлинкәнең уртасыннан түгел, кырыеннан ашагыз. Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам болай дигән: “Кырыеннан һәм үз алдыгызда булганны ашагыз, уртасындагыны калдырыгыз, бары шул рәвешле генә бу ризык сезнең өчен бәрәкәтле булыр”.
* Ризыкны өреп суытмагыз. Ибне Габбәс (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтүенчә, Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам беркайчан да ризыкка һәм суга өрмәгән.
* Ипигә – икмәккә хөрмәт күрсәтегез. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Ипигә хөрмәт күрсәтегез, чөнки ул күкләр белән җирнең бәрәкәте булып тора (бодай яңгыр яву аркасында җирдән үсеп чыга), өстәлдән төшкән валчыкны алып кабучыны Аллаһы кичерер, гафу итәр”,- дип әйткән (Имам Табарани).
* Ашказаныгызны өч өлешкә бүлегез, шуның бер өлеше – ризык өчен, икенчесе – су өчен, өченчесе һава өчен булсын.
* Ашап бетергәннән соң, һичшиксез, дога кылып, биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга рәхмәт сүзләрен җиткерергә кирәк, битне себереп кенә өстәл артыннан торып китәргә ярамый. Ашаганнан соң кыла торган дога: “Әлхәмдү лилләәһил-лләзий әтгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл-мөслимиин”.