Мәчет – тәкъваларның йорты

Мәчет – тәкъваларның йорты

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Аллаһның САДАКА ТУРЫНДА мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, (фарыз) намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның (мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның) һидаяткә ирешүчеләрдән (һәм Җәннәткә керүчеләрдән) булулары бик ихтимал” (“әтТәүбә” сүрәсе, 18-нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәчет хакында әйтелгән хәдисләре бар: “Аллаһы Тәгалә каршында иң яраткан җир – мәчет, ә сөймәгәне – базарлар”. “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем?” – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең?” – дип әйтерләр. “Кемнәр мәчеткә еш йөрде”, – дип Аллаһы Тәгалә җавап кайтарыр”. “Мәчет ул – Аллаһы Тәгаләнең йорты. Мәчеткә килүче Аллаһы Тәгаләнең кунагы булып саналыр”. Гадәттә, кунакка килгән кешегә игътибар күрсәтәләр, аны хөрмәт итеп, сыйлыйлар.

Шулай ук мәчеткә килгән кешене Аллаһ Раббыбыз 4 бүләк белән бүләкли:

1) Үзенең Рәхмәтен иңдерер.

2) Күңеленә тынычлыкны салыр.

3) Кыямәт көнендә Сират күперен җиңеллек белән үтәргә булышыр.

4) Үзенең Ризалыгын насыйп итәр. “Кем мәчетне сөйсә, Аллаһ аны яратыр”. “Мәчет ул тәкъваларның йорты”. “Кыямәт көнендә Аллаһның гареш күләгәсеннән башка бернинди дә ышыклану булмас. 7 төркем кеше Раббыбызның күләгәсендә булыр. Шулардан берсе – йөрәге мәчет белән бәйләнгән кеше”. Шуның өчен без мәчеттән дөньяга чыгабыз. Чөнки безнең өстебездә хаклар бар: гаилә, балалар, туганнар, эш. Шуларны үтәгәч, яңадан Аллаһның йортына кайтабыз.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кайчан Мин берәр җиргә җәзаны җибәрергә теләсәм, әгәр инде кешеләрнең мәчеткә йөрүен, Минем өчен бер-берсен яратуын, төннең ахыргы вакытта үзләренең гөнаһлардан гафуны сораучыларны күрсәм, Мин газабымны тоткарлыйм”. Мәдинәдә Бану Сәләмә исемле кабилә яшәде. Аларның йортлары мәчеттән ерак иде. Шулар мәчеткә якынрак җиргә күченергә теләделәр. Аларның шундый ниятләрен булуын ишеткәч, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Үз урыныгызда калыгыз. Мәчеткә барган һәр адымыгыз язылып бара”, – дип киңәш бирде. Шуның өчен мәчеткә барган адым саен, бер савап языла, бер гөнаһ юыла һәм ахирәттә дәрәҗәбез бер баскычка күтәрелә. “Кем өйдә тәһарәт алып, мәчеткә барса, шул ихрам киеп, хаҗга юл тоткан кешегә охшаган булыр”. “Җәмәгать белән укылган намаз, ялгыз укуга караганда, 27 мәртәбә яхшырак”. Әгәр берәр кешегә фәлән җирдә эшләгән өчен 1000 сум, ә башка урында 27000 сум түлиләр дип әйтсәләр, кайсын сайлыйбыз? Әлбәттә, кайда күбрәк түлиләр – шунысын. Өйдән чыкканнан алып, кайтканчыга кадәр кеше намазда булып саналыр. Кеше мәчеттә булганда, фәрештәләр аның гөнаһлары кичерелсен һәм Аллаһ Үзенең рәхмәтен салсын дип, дога кылырлар. Фәрештәләр гөнаһсыз һәм Аллаһка якын булып торалар. Шуның өчен аларның догалары кабул ителә.

Бервакыт Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм Әбү Дарда радыйяллаһү ганһү исемле сәхабәгә әйтте: “Аллаһы Тәгаләне алдында күргән шикелле гыйбадәт кыл, үзеңне мәетләр янында булуын сана, рәнҗетелгән кешеләрнең догасыннан саклан, мәчеткә таба шуышып барырга көчең калса да, төнге һәм иртәнге намазларны җәмәгать белән укуын калдырма”. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкәч, иң элек мәчет салдыра. Төптән карасаң Мөхәммәд галәйһиссәләмнең йорты, җире, туганнары, танышлары Мәккәдә кала, Мәдинәдә аның бернәрсәсе дә булмый. Ләкин, шуңа карамастан, Пәйгамбәр галәйһиссәләм мәчет төзи. Башка кеше йорт салып, сәүдә үзәге ачар иде, ләкин Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм мәчеттән башлый. Мәчет булмаган җир, начарлык, әшәкелек, бозыклык, фәхишәлек белән тулыр. Мәчет “мәсҗид” сүзеннән алынган. Гарәп теленнән татарчага “сәҗдә кылына торган урын” дип тәрҗемә ителә. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһ рөхсәт биргән йортларда (бөтен мәчетләрдә) – әнә шунда иртән һәм төштән соң (иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып), Аны тәсбих итәләр” (ән-Нур сүрәсе, 36-37 аятьләр).

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам вакытында төрмәләр юк иде. Мөселманнарга каршы сугышны алып баручы һәм зыян салучы бер кабиләнең башлыгы аларга әсир булып төшә. Сәхабәләр аны мәчетнең бер баганасына бәйләп, 3 көн һәм 3 төн тоталар. Шул вакытта аны эчерттеләр, ашаттылар, тышка чыгарга рөхсәт иттеләр. Шуннан соң мөселманнар ул кешегә: “Син ирекле”, – дип мәчеттән чыгардылар. Бу кемсә 3 көн дәвамында, сәхабәләрнең гыйбадәтен кылуын, берберсе карата хөрмәтен күреп, йөрәгенә Ислам диненә карата мәхаббәт уяна һәм ул аларга: “Мин дә сезнең кебек булырга телим”, – дип, Ислам динен кабул итә. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм сәхабәләр белән бергә мәчеттә Ислам дине мохитен булдыралар. Аннары бу мохит өйдә дә, урамда да, базарда да, эш урыннарын да барлыкка килә. Әгәр без тирә-юньдә тәртипне, тынычлыкны, иминлекне булуын теләсәк, иң элек аны мәчеттә булдырырга кирәк. Бөтен нәрсә мәчеткә бәйле.

Кем мәчетне җанландырса 6 нигъмәткә ия була:

1) Аллаһы Тәгалә аның йортын җанландырыр.

2) Фәрештәләр аның белән булачаклар.

3) Авырып китсә, фәрештәләр хәлен белергә дип аның янына килерләр.

4) Эшендә фәрештәләр ярдәм итерләр.

5) Мәчет дога кылыр.

6) Иманына бай булыр. Йә Раббыбыз Аллаһ, барлык мәчетләрдә дә 5 вакыт намазына азан әйтелеп, 5 вакыт намазына халык белән тулсын. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булырга насыйп ит. Әмин.

ИБРАҺИМ ШАҺИМӘРДАНОВ

САДАКА ТУРЫНДА

Аллаһы Тәгалә яхшы, начардан, мәсәлән, риядан азат эшне генә, шулай ук яхшы, хәләл матди байлыкларны гына кабул итә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм кешеләрне хәләл кәсеп ителгән малдан садака бирергә чакырган. Шуңа күрә, ул әйткән:

«... Аллаһ яхшыдан башканы кабул итми...» Ягъни, садаканың хәләл булганы гына Аллаһыга ирешә. Зәкят – Исламның аерым бер мәгънәгә ия булган баганасы. Коръән Кәримдә әйтелгән: «Аларның малларыннан зәкят садакаларын ал. Аның белән син аларны чистартырсың һәм эшләрен төзәтерсең» (Тәүбә сүрсәе, 103). Шулай ук Коръән Кәримдә әйтелгән: «Алар куркып һәм өметләнеп, яннарында яткан урыннарыннан торып намаз укыйлар. Без биргән нәрсәләрдән садака бирәләр» (Сәҗдә сүрәсе, 16).

«Мөэминнең җаны чыкканда аңа кояш нуры кебек нур юлдаш була». Шуңа күрә, ышанычлы дәлилне «борһан» дип йөртәләр. Бу ул күрсәткән нәрсәнең ачык икәнен аңлата. Шул рәвешчә, садака иманның хаклыгына һәм җанның иманлы икәненә дәлил була. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Өч төрле эшне эшләүче иманның тәмен татыячак: «Аллаһыдан башка илаһ юк» дип бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылу; канәгать булып, малыннан зәкят түләү; ел саен мал белән башкаларга ярдәм итү» (Мөслим). Нәфес малны бик ярата, аны таратырга саранлана.

Әгәр нәфес малны Аллаһ ризалыгы өчен бирергә рөхсәт итә икән, бу аның Аллаһыга ышануын күрсәтә. Матди пычраклыктан арынучы, сүз белән Аллаһыга шөкер итүче, гыйбадәттә Аллаһыга тиешлесен түләүче кеше рухи пычраклыктан да арына. Ул рухи пычракка комсызлык һәм саранлык керә. Кеше йөрәгендә иман һәм саранлык бергә була алмаганга күрә, мөселман һәрвакытта да юмартлык һәм киңкүңеллелек күрсәтә. Коръән Кәримдә әйтелгән: «... үз комсызлыгыннан арынучылар уңышка ирешәчәк» (Сәҗдә сүрәсе, 16).

Шуңа күрә, садака, хәйрия эшләренә акча сарыф итү эшләре фарыз яки ирекле гамәл булуына карамастан, кешенең иманлы икәнен уңышка ирешәчәген күрсәтәләр. Коръән Кәримдә әйтелгән: «Намазларында басынкы булган, буш сүздән сакланучы, зәкят түләүче мөэминнәр котылачак...» (Сәҗдә сүрәсе, 16). Төрле яхшы эшләргә мөмкин кадәр күп мал түгәргә, мохтаҗларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, толларга, ятимнәргә, ярлыларга матди ярдәм итәргә кирәк. Әлеге садакалар Аллаһ ризалыгы өчен генә бирелергә тиеш. «Авыр хәлдә калган кешегә нәрсә дә булса биреп торучының әҗәт түләр көнгә кадәр һәрбер көне өчен шул әҗәт зурлыгында садака языла. Әгәр дә әҗәтне түләр көн килеп җиткәч, теге кеше әҗәт түләтүне кичектереп торса, һәрбер узган көн өчен бурычтан ике тапкыр зуррак садака язылачак». (Бохари). «Мескенгә бирелгән садака садака гына, ә туганга бирелгән садака ике нәрсә: садака һәм туганлык мөнәсәбәтләрен саклау». (Әхмәт.)

Үзенә хәләл юл белән кәсеп итүче һәм шул акчадан садака бирүче ялгыз калып, өстәмә гыйбадәт белән шөгыльләнүчедән яхшырак. Кеше башкаларга үтенеч белән мөрәҗәгать итмәс өчен һәм артык калган акчаны садака итеп тарату нияте белән кәсеп итәргә чыгып китсә, бу сәфәр хәләл булачак.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...