Ислам динендә уң һәм сул якның әһәмияте

Ислам динендә уң һәм сул якның әһәмияте

Ислам динендә уң һәм сул якның әһәмияте

Күп кенә халыкларда уң тарафны хөрмәткә лаеклы тараф итеп карау гадәти хәл. Аллаһ Тәгалә кешедә уң һәм сул якны бар кылган. Мәхлук тарафыннан уң һәм сул якның аермасы юк. Ләкин Ислам дине билгеле бер нормалар урнаштырды һәм алар көндәлек эшләргә кагыла һәм аларны уң яктан уң кул белән башларга үгетли.

 

Имам ән-Нәвәви язган: “ Изге, хөрмәтле һәм пакь гамәлләр кылганда уң яктан башлау мөстәхәб булып санала( Ягъни тәкъдим ителгән)... Аяк киемен яисә күлмәкне кигәндә, чәч тараганда, мисвак кулланганда (Яисә теш щеткасы), тырнак кискәндә, кул яки аякларны юганда, мәчетәк кергәндә, бәдрәфтән чыкканда, садака биргәндә, ризык ашаганда яисә су эчкәндә уң тарафтан башларга кирәк. Бу гамәлләргә капма-карәы булган гамәлләргә килгәндә, мәсәлән, аяк киемен салганда, истинҗә кылганда, борын сеңгергәндә сул кул белән эшләү тәкъдим ителгән. Бу гамәлләрне кылганда капма-каршысын кылу – мәкрух тәнзиһи, ягъни ярамый торган эш булып санала”.

Хәдисләрдә әйтелгән: “Сул кул белән ашамагыз һәм эчмәгез, чөнки шайтан сул кул белән ашый һәм эчә”.

Икенче хәдистә әйтелгән: “Аяк киемен салганда сул яктан башлагыз”.

Димәк, рөхсәт ителгән гамәлләрне кылганда уң тарафтан башларга кирәк.

Боларның барысы да катгый тыелган дип каралмаган, мәсәлән сул кул белән ашау катгый хәрам булып саналмый. Әгәр ир кешенең уң кулы буш булмаса, берәр гамәлне сул кул белән эшләргә була. Мәсәлән, кеше ашаганда кулында ипи уң кулында булса, сул кул белән кавынны, виногдар яисә башка бер ризыкны тотып торырга була. Бер сәбәпсезгә сул кул белән ашау сөннәткә каршы килә һәм ярамаган гамәл булып санала (мәкрух тәнзиһи), чөнки хәдискә каршы килә.

Шулай ук мәсәлән, кеше ике юл чатында калып кая карырга белмәсә, шул ук вакытта сорарга да кеше тапмаса, ул уң тарафка юнәлергә тиеш, чөнки хәдистә әйтелгән:

“Әгәр сез ике юл чатында булсагыз, уң якка барыгыз”.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам су тутырылган савытны уң тарафында торган бәдәвигә биргән. Бу бәдәви: “Ий Аллаһның Илчесе, син ник аны Әбү Бәкергә бирмисең, ул миңа караганда игелеклерәк”, - дигән. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам җавап биреп: “Суны уң тарафтан тарата башлагыз”, - дигән.

Мөселманнар кул биреп күрешкәндә шулай ук уң кулны биреп күрешәләр.

Уң тарафның хөрмәтлерәк булуы Коръәндә дә әйтелгән: “Вакыйга сүрәсенең 91 нче аятендә сәламләшү “әсхәбүл-йәмин” (уң тарафта булучыларга) мөрәҗәгать ителгән һәм алар җәннәттә булачак дип хәбәр ителгән.

Ислам диненә нигезләнеп шуны да әйтергә кирәк, уң тарафтагы фәрештә кешенең яхшы гамәлләрен яза, ә сул тарафтагы фәрештә – аның гөнаһларын яза. Тәкъвалы кешеләргә гамәл дәфтәре ахирәттә уң тарафтан биреләчәк, ә гөнаһлыларга – сул тарафтан биреләчәк.

Хаҗ яисә гөмрә (кече хаҗ) кылганда Кәгъбәне уң тарафтан сулга таба таваф кылына.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...