Кунакчыл булу әдәбе

Кунакчыл булу әдәбе

Пәйгамбәребез галәй-һиссәләм әйтте: “Әгәр берәүне кунакка чакырсалар һәм ул чакыруны кабул итмәсә, Аллаһ Тәгаләгә һәм Аның илчесенә итәгать итмәүчеләрдән булыр”. Бу хәдиснең аңлатмасында әлеге чакыру туйга дәшү турында диелгән. Ягъни никах туена чакырган очракта, барырга кирәк, баш тарту дәәпсезлектән санала. Икенче яктан, кеше үз хәленә карый, мөмкинчелеге булмаган очракта бару ләзем түгел.

 

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр берәү Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, кунакны хөрмәт итәргә тиеш”. Кунак килгәч тә өстәлгә ризыкны тизрәк кую әдәплелекне күрсәтә. Коръән Кәримдә әйтелгән, Ибраһим галәйһиссәләмгә фәрештәләр кеше сурәтендә килгәч, ул аларны кешеләр дип белеп бик тиз генә ашарга әзерләп, аларны табынга чакырды. Димәк, әгәр берәү кунак килгәндә ризыкны табынга тизрәк куярга тырышса, ул Ибраһим галәйһиссәләмнең гадәтен кабатлаучылардан була.

Мөселман кеше кунакны яхшылап сыйларга һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш. Сөннәт буенча кунак итү 3 көн буе дәвам итә, әгәр инде кунак кеше 33 көннәнә артыграк торса, бу хуҗа өчен кунакчыллык күрсәтү садака булып санала.

Хуҗа кунакларны үзе карарга һәм сый-хөрмәт күрсәтергә тиеш. Безнең борынгы элгәрләребез гадәте буенча, әгәр кемгә дә булса тәкъвалы, Аллаһка якын булучы мөэмин кунак булып килсә, алар моны зур хөрмәт итеп күргәннәр, ризыкны баш өстенә куеп китергәннәр. Шулай итеп үзләренең ихтирамнарын күрсәткәннәр.

Хуҗа кунаклар белән бергә ашарга тиеш һәм, мин дин кардәшләремне хөрмәт итәм, алар өчен бәхет чыганагы буласым килә, бердәмлекнең бәрәкәтен аласым килә, дип ният кылырга тиеш.

Кунаклар килгәч, хуҗа үзенең нәфел намазларын калдырып торырга тиеш була. Шулай ук ризык өстәлгә куелгач, ул нәфел ураза тотарга тиеш түгел.

Кунакларга беренче чиратта җиләк-җимеш бирелә. Бу сөннәт гамәл. Кунакларны сыйлаганда исраф итү юк, ягъни табынга булган бар ризыкны кую да әдәплелек билгесе. Сәхәбә Ибраһим (Аллаһ аңардан разый булсын) Суфьян Сәүрине (Аллаһ аңардан разый булсын) һәм аның гаиләсен кунакка чакыргач өстәлгә бик күп төрле ризыклар куйган. Шул вакытта аңа: “Әй Әбү Исхак, син Аллаһтан курыкмыйсыңмы? Бу кадәр күп ризык кую исрафтан булмасмы?” – дигәннәр. Ул: “Кунакны сыйлауда исраф юк” дип җавап биргән. Белгәнебезчә, Суфьян Сәүри белән Әбү Исхак олуг факыйһ галимнәр.

Әгәр кунак белән хуҗа якын мөгамәләдә булсалар, ул вакытта кунак нинди ризыкны яратып ашавы хакында әйтә ала. Хәдистә әйтелгән, изге теләкләрне үтәүчедән һәм мөэмин кардәшеннән канәгать булучыдан Аллаһ разый булыр. Икенче хәдистә әйтелгән, Аллаһ Тәгалә аңа олуг әҗерен бирер, аның гөнаһларын ярлыкар, аның дәрәҗәсен мең тапкыр арттырыр.

Кунак ашап туйгач, хуҗа аңа кулын юарга ярдәм итәргә тиеш. Сөннәт буенча комган һәм таз бирелә. Кунак киткәндә, аңа бүләк биреп җибәрү дә әдәплелектән. Әгәр бүләк бирергә мөмкинчелеге булмаса, аяк киемен тигезләп кую – ул хуҗаның кунакка хөрмәт күрсәтүе. Кунак белән саубуллашканда ишеккә кадәр озатып бару тиешле.

Кунак чакырганда 7 төрле ниятне күңелдә тоту әдәплелек билгесе: Аллаһ Тәгалә һәм Аның илчесе галәйһиссәләм күрсәткән гамәлгә итәгать итү; кунакларга хөрмәт күрсәтү; мөэмин кешене бәхетле итү; кунакларның күңелләрендә булган кайгыны басу; дин кардәшләр белән бергә очрашу; Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешү. Ягъни беренче нияте Аллаһ Тәгаләгә итәгать итү булса, соңгы нияте – Аллаһның ризалыгына ирешү. Әлбәттә һәрбер ният өчен аерым әҗер-савап языла.

Шулай ук хәдистә килә, кунак кеше хуҗага авырлык китерерлек дәрәҗәдә озак торырга тиеш түгел. Әгәр хуҗаның кунак итәрлек мөмкинчелеге юк икән, килгән кеше аны авыр хәлгә төшермәсен.

 

Резидә Замалетдинова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....