Хатын-кызның дини гыйлеме киләчәк буынны тәрбияли

Хатын-кызның дини гыйлеме киләчәк буынны тәрбияли

Хатын-кызның дини гыйлеме киләчәк буынны тәрбияли

Бүгенге көндә кайсы диндә хатын-кызның хокуклары кимрәк дигән сорау куйсак, һичшиксез, күпчелек кеше ислам динендә дип әйтер иде. Моның сәбәбе ислам дине дошманнарының гасырдан артык мөселман хатыннарының хокуклары бозылуы турында чаң кагуларында. Ә без, кайчандыр көчле булган һәм алдынгы урында торган мөселманнар, бүгенге көндә шуларнын ихтыярына буйсынабыз. Көчләп тагылган фикерләр белән эш итүебез аркасында Аллаһы Тәгалә биргән көч-кодрәтебезне югалттык та инде. Көндәлек тормышыбызда дин күрсәтмәләрен үтәмибез. Тормышыбыз, гаиләләребез Көнбатыш илләре үрнәгендә җайланган.

Ислам динен гаепләргә җыенган кеше башка халыклардагы һәм башка диннәрдәге хатын-кызларның тормышлары белән дә кызыксынып карасын иде. Византиядә дә, Персиядә дә, Индия белән Кытайда да, яһүдиләрдә һәм христианнарда да, ислам динен кабул иткәнче яшәгән гарәпләрдә дә хатын-кызларның хәле яхшылардан түгел иде. Тарих буенча китапларны укып карасагыз, хатын-кызларның бернинди хокуклары булмавын, аларның хайваннарга тиң булуларын, җаннары булмавын һ.б. күрерсез. Ислам дине килгәнче хатын-кызлар күпме кимсетелүләргә дучар булган!

Ислам дине килү белән хатын-кызларда хокуклар барлыкка килә. Аңа хөрмәт белән карый башлыйлар. Ислам динендә ана хокуклары ата кеше хокукларыннан өстенрәк була башлый. Моны Абу Хурайра китергән хәдис дәлилли. “Бер кеше Пәйгамбәрдән сорый: “Кешеләрдән кайсысы минем яхшырак мөгамәләгә лаеклырак?” Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Синең әниең”. Бу кеше янә сорап: “Ә аннары кем?”, - диде. Кабат: “Синең әниең”, - диде. Бу кеше янә соравын кабатлап: “Ә аннары кем?” – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Синең әтиең”, - дип җавап бирде.

Ислам дине килү белән “хатын-кыз” сүзе горурлык белән әйтелә башлады, чөнки бу сүз белән Коръәни Кәримдәге зур сүрәләрнең берсе атала. Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга мирас калдыру хокукы бирә һәм шулай ук хатын-кыз милкен кагылгысыз итә.

Феминист оешмалар хатын-кызларга азатлык бирүне таләп итәләр, ә без андый азатлыкның хатын-кызга зарар китерүен күрәбез, чөнки чиксез азатлык беркемгә дә яхшылык китерми. Ул азатлык азат хатын-кызларга нәрсә бирә соң? Тәннәре белән сату итүнеме? Хәмер эчемлекләр эчүнеме? Наркоманиянеме? Теләсә кем белән җенси мөнәсәбәтләргә керә алунымы? Нәрсәгә кирәк мондый затлык? Кемгә кирәк мондый азатлык? Бу “азат” хатын-кызның матурлыгы кемгә кирәк? Ә картайгач ул үзе кемгә кирәк булачак? Ул картлык көннәрен ялгыз кичерә, балалары аның янына елга бер-ике мәртәбә килеп хәлен белә яки бөтенләй ташлыйлар.

Уйланыгыз! Бу хатын ислам дине биргән азатлык файдасын сайлап, уйдырма азатлыктан баш кага. Ул миллионнарча хатын-кыз таба алмаганны табуы белән бәхетле. Уйланыгыз һәм аның чакыруына колак салыгыз, хөрмәтле хатын-кызлар!

Ир-ат таш һәм кирпечтән йорт салса, бу йорт - бу дөньяның бәрәкәте, ә йортка тугрылыклы хатын-кыз тутырган ямь, җылылык һәм тәрбия, бу һәм киләчәк дөнья өчен бәрәкәт булып тора.

Ана – ул батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, белүче, сабыр, дога кылучы, үкенүче әниләребез.

Мондый хатын-кызларның берсе белән Пәйгамбәребез галәйһиссәләм пәйгамбәрлек иңгәнче дә, пәйгамбәрлек вазифасы иңгәч тә ризалыкта тигез тормыш кичергән. Хәдичә анабыз (Аллаһ аңардан разый булсын) – ислам динен беренчеләрдән кабул итүче, Пәйгамбәребез белән беренче намаз кылучы, беренче Җәннәт белән шатландырылучы, Коръәнне беренче ишетүче. Аны Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша сәламли. Ул үзенең милкен Аллаһы Тәгалә юлына тота. Пәйгамбәребезне кешеләр кире каккач та, ул аңа ышана, ялганда гаепләгәч - хаклыгын раслый, ярдәмсез калдыргач – ярдәм итә. Һәм Аллаһы Тәгалә аларны балалар белән шатландыра.

Пәйгамбәребезнең Хәдичә-дән туган кызы Фатыйма, Хәсән белән Хөсәеннең әнисе, Гали хатыны – бөтен хатын-кыз һәм барлык аналар өчен үрнәк булып тора.

Гәйсә пәйгамбәр әнисе Мәрьямның диндарлыгы хакында Коръәни Кәримнең күп кенә аятләрендә әйтелә. Аның исеме белән Коръәни Кәримнең сүрәсе атала.

Фиргәвен хатыны Асия дә, иренең ышанмавына карамастан, Аллаһы Тәгаләгә ышана. Ул Муса галәйһиссәләмне тәрбияли.

Бөек галимнәр, укытучылар тормышын өйрәнсәк, аларның галим булуларында яшьтән үк белем алырга өндәгән әниләренең өлеше зур. Мисал итеп, Әбү Хәнифәне, Имам Шәфигыйне һәм башка галимнәрне китерергә була.

Әйе, кардәшләр, бу чынлыкта да шулай. Әгәр дә без, ир-атлар, хатын-кызларыбызның һәрберсенә тиешлесен бирсәк, гаилә бәйләнешләре нык булачак, ә моның белән бергә без яшәгән җәмгыять тә күпкә яхшырачак.

Хәбибулла Ишморат

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...