Сара Хаҗи – рак авыруын өйрәнүдә беренчеләрдән булган мөслимә

Сара Хаҗи – рак авыруын өйрәнүдә беренчеләрдән булган мөслимә

2021 елда Германиядә Сара Хаҗиның рак авыруына багышланган эзләнүләре һәм аның җенси гормоннар рак шешенең үсешенә йогынтысы турындагы ачышлары бу өлкәдә иң яхшысы дип табылган.

 

Сара Хаҗи Мисырда туган. Мәктәптә укыганда аның гаиләсенә зур кайгы килә, әнисе рак авыруыннан вафат була. Аның сөйләгәннәреннән: “Әнием вафат булгач, киләчәктә бу яман авыруны өйрәнәчәкмен дип үз-үземә сүз бирдем. Минем хыялым буенча, укуымны чит илдә тәмамларга һәм анда гыйльми эзләнүләр белән шөгыльләнергә теләү иде. Эзләнүләрем әлбәттә рак белән бәйләнгән булырга тиеш дип карар кылдым”.

Каһирәдә Немец университетында дарулар һәм биотехнология факультетын тәмамлагач, ул магистратурада укуын дәвам итә. Аннан соң Германия иленең Гейдельберг университетында онкологик авырулар буенча шөгыльләнеп докторлык диссертациясен яклый.

Магистр диссертациясен әзерләгәндә Сара Хаҗи укуы өчен акча кирәк булу сәбәпле, берничә лабораториядә ярдәмче булып эшләп йөри. Бу өлкәгә якын булуы да аның эзләнүләрендә билгеле бер роль уйный. Сара Хаҗи җенси гормоннар белән рак арасында бәйләнеш барлыгын исбатлый, әүвәлдә бу берничек тә бәйләнмәгән дип расланган була.

Гамбург университетында 10 ел профессор булып эшләгән галимә үзе омтылган нәтиҗәләргә ирешә. Аның эзләнүләре эстероген һәм андроген җенси гормоннары эчәк һәм ашказаны асты бизе кебек җенси булмаган әгъзаларга йогынтысы барлыгына багышланган. Эзләнүләрендә ул күбрәк хатын-кызларга игътибарын туплый. Әмма кешеләр өстендә эшләгәнче, беренче тәҗрибәләрен җимеш чебеннәре һәм тычканнар белән эшләп карый.

Шулай итеп ул җенси гормоннарның яман шеш үсешенә йогынты ясавын ачыклаган. Элегрәк алар тирәсендә җенси гормоннарының югары дәрәҗәсе күзәтелүе сизелгән иде, Сара Хаҗи алар арасында үзара бәйләнеш булуын исбатлый. Бу төрле авыруларны дәвалау ысулларын эшләү өчен әһәмиятле, чөнки алар авыруларның кәүсә күзәнәкләренең пролиферациясенә нык йогынты ясый, бу исә яман шеш үсешенә китерергә мөмкин.

2021 елда галимә үзенең ачышы өчен Рихценхайн премиясенә лаек була, ул премия Гейдельберг университетында яман шешне тикшерү өлкәсендә күренекле диссертацияләр өчен бирелә. Яман шешне тикшерү үзәгенә 400 фәнни эзләнү тәкъдим ителгән, шуларның җидесе сайлап алынган, ә Сара Хаҗиның эше нәтиҗәдә иң яхшысы дип танылган. Шулай ук ул үзенең тикшеренүләрен тәмамлау өчен Американың Хантсман яман шеш институтыннан 2,7 миллион доллар күләмендә грант алган.

Сара Хаҗиның әйтүенчә, кешеләр дөрес туклануга игътибар бирергә тиеш. Хәзерге вакытта хайваннарны үстергәндә, аларга гормоннар кертәләр, ашаганда шул гормоннар безнең тәнгә дә керә һәм бу киләчәктә ракка китерергә мөмкин. Галимә үзе ашавын үзгәрткән һәм иттән ваз кичкән бары тик үсемлекләр белән генә тукланып яши, ит урынына чикләвекләр күбрәк куллана.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...