Иман арта һәм кими аламы?

Иман арта һәм кими аламы?

Кайберәүләр иман арта яисә кими диләр. Моны ничек аңларга?

Бу сорау бик күпләрне кызыксындыра. Әһле сөннәт вәкилләре өчен иман – Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм) Аллаһ Тәгаләдән ирештергәннәренә йөрәк белән ышану дигән сүз. Кайбер сөнни галимнәр йөрәк белән ышануга тел белән раслауны да өстиләр. Мондый иман (көферлекнең капма-каршысы) артмый да, кимеми дә.

Имам Әбү Хәнифә (Аллаһның рәхмәтендә булсын) болай дигән:

“Иман артмый да, кимеми дә, чөнки иманның кимүен бары көферлекнең артуы, ә иманның артуын бары көферлекнең кимүе итеп кенә күзаллап булыр иде. Ә кем бер үк вакытта көфер дә, иманлы да була ала?” (“Васыя”).

Ә Исламга тугрылык, Аллаһның кушканнарын үтәүдәге тырышлык мәгънәсендәге иман, ягъни тәкъвалык ныгырга һәм көчсезләнергә мөмкин.

Имам Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсари (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) Әбү Хәнифәнең “Әл-фикһ әл-әбсат” хезмәтенә искәрмәдә болай дип яза: “Иман – ул ныклы ышану булганлыктан, һәм бу ышануда көферлекнең булуы мөмкин булмаганлыктан, барлык мөселманнар да иманда, ягъни Аллаһка ышануда бертигез. Аларның бер-берсеннән өстенлеге бары иманның камиллеген билгеләүче гамәлләрендә генә күренә. Ә гамәлләрне иманның бер баганасы дип санаучылар хариҗилар һәм могътәзилиләр (башка төркемнәр) карашларыннан уза алмый”.

Коръәндә иманның артуы яисә кимүе турында болай дип бәян иткән “Ул – (ия булган) иманнары белән иманнарын арттырсыннар өчен, иман итүчеләрнең күңелләренә тынычлык (рәхмәт, Аллаһка һәм Аның рәсүленә хөрмәт, Исламның хөкемнәренә авышу һәм тартылу) иңдергән Зат” (Фәтх сүрәсе, 4 аять) аятен исә Аллаһтан курку һәм ышанулары арту дип аңларга кирәк.

Иманның артуы яисә кимүе мәсьәләсендә аерма бары сүздәге аермага кайтып кала. Хәнәфиләр кебек иман артмый да, кимеми дә дип санаучылар иманның нигезен, ягъни кешене мөселман итә торган барлык сыйфатларга, гамәлләргә ышануны күздә тота. Ә иман арта яисә кими дип санаучылар иманның изге гамәлләрне, шәһадәт кәлимәсен эченә алган камиллеген күздә тота.

“Зиначы, иманлы була торып зина кылмый” (Бохари, Мөслим) хәдисендә Пәйгамбәребезнең (сгв) зиначының иманлы булуын инкарь итә.

Иманның артуы турында сөйләгән башка аять һәм хәдисләрнең аңлатмасы түбәндәгечә – аларда иң элек Исламга тулысынча ышанып, соңыннан Исламның башка нигезләмәләрен өйрәнеп, аларга аерым-аерым иман китерүчеләр турында сүз бара. Шулай итеп, аларның иманының нигезе, асылы үзгәрешсез калып, иманга кагылышлы детальләр (иманның чагылышлары) гына арта.

Имам әт-Тәфтазани “Шәрх әл-гакаид” хезмәтендә болай яза: “Иманның артуы турында бәян итүче аятьләрне Әбү Хәнифә кебек аңлатырга кирәк. Аларның асылы шунда: иман бары ышанырга тиешле күренешләр артканда да гына арткан, һәм бу Пәйгамбәребез (галәйһиссәләм) заманында гына шулай булган. Әмма бу бәхәсле мәсьәлә: кешенең яңа бурычлары Пәйгамбәребез (галәйһиссәләм) чоры булмаган заманда да булырга мөмкин”.

Үзенең Аллаһ каршындагы яңа бурычларын белә барган саен, кешенең бу бурычларга ышануы арта бара. Бу хәл сәхабәләр чорында шәригать иңә килгән вакытларда булган, сәхабәләр үзләре ышанырга тиешле яңадан-яңа хөкемнәрне акрынлап белә барганнар. Бу хәл безнең көннәрдә дә булырга мөмкин. Мәсәлән, кеше Ислам динен кабул итә, аны өйрәнә һәм яңа сөнни нигезләмәләргә ышана башлый. Аның иманы гакыйдә буенча алган белемнәре арткан саен арта бара.

Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләргә тукталыйк.

  1. Кәферлеккә капма-каршы мәгънәдә иманның нигезе артмый да, кимеми дә. Бу нисбәттән барлык мөселманнар да бертигез.
  2. Исламга тугрылык, Аллаһның кушканнарын үтәүдә тырышлык мәгънәсендәге иман ныгырга һәм көчсезләнергә мөмкин. Моңа нисбәтле рәвештә бөтен мөселманнар да бертигез түгел: “Аллаһ катында иң кадерлегез – (иң бай, иң чибәр, иң асыл нәселле булган ишеләр түгел, Аллаһ Тәгаләнең хәрамнардан соң дәрәҗәдә сакланган) иң тәкъва иясе булганыгыз”. (Хуҗурәт сүрәсе, 13 аять)
  3. Иман артуын кеше ышанырга тиешле яңа нигезләмәләр турындагы гыйлем арту белән дә аңлатырга мөмкин. Бу беренче мөселманнарга да, соңгы мөселманнарга да кагыла.
  4. Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Камил хәзрәт сәмигуллин

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...