Диндә хатын-кыз хакы турында ни диелә?

Диндә хатын-кыз хакы турында ни диелә?

Яхшы кием – туй дәүләте, яхшы хатын – өй дәүләте, дигән борынгылар. Асыл зат булудан тыш, хатын-кызга җәмгыятьтә, гаиләдә дә бик күп вазыйфаларны үз өстенә алырга туры килә. Хәзерге заманда, гомумән, бар нәрсәнең тоткасы да, авызлыгы да хатын-кызда дип әйтү арттыру булмас.

 

Сәхифәбез кунагы – «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин белән хатын-кыз хакы, җәмгыятьтәге урыны, хокуклары турында сөйләштек.

 

– Хәзер хатын-кызлар машина да иярли, җитәкче урыннарны да били, сәясәт белән дә кызыксына, бизнес белән дә мавыга. Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында андый хатын-кызлар булганмы?

– Хәзерге заманда хатын-кызлар игътибар үзәгендә булырга тырыша. Бу төрле өлкәләрдә күренә. Хатын-кыз – бөтен җирдә. Һәр өченче машинаның рулен дә хатын-кыз тота! Артка борылып, әби-бабаларыбызның тормыш, көнкүрешен карасак, аларның тыйнак яшәгәненә игътибар итәрбез. Хатын-кызларның киенү рәвешен генә алыйк. Тыйнак булып, оялып кына көн ителгән. Гасырлар узды, гүзәл зат та үзгәрде, кызганыч, тыйнаклык, оят онытылып бара. Хатын-кыз белән ир-атның рольләре алмашына дияргә була. Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) чорында мондый хәлләр булса да, сирәк очраган. Аның хатыны Хәдичәне генә алыйк. Алар өйләнешкәндә Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) 25 яшьлек, Хәдичәгә 40 яшь була. Хәдичәнең бик дәрәҗәле хатын-кыз, тол булуы, аның сату-алуга бәйле шөгыле барлыгы билгеле. Әлбәттә, барлык хатын-кызларда да мондый мавыгулар булмаган. Мәккә шәһәрендә ул чакта гүзәл затларның игътибар үзәгендә булуы күзәтелми. Киресенчә, ул вакыттагы хатын-кызлар чит ирнең аларга кагылуына да юл куймаган. Алар өчен бу бик куркыныч гөнаһ саналган. Сәясәт, җитәкчелек итү кебек эшләрдә хатын-кыз катнашмаган.

Аллаһы Тәгалә ир-атның да, хатын-кызның да бурыч-вазыйфаларын билгеләгән бит инде. Икесе дә үз урыннарын белгәндә, гаилә камил була.

 

– Диндә хатын-кыз хакы турында ни диелә?

– Берәр сорау туса, халык хәзер аңа җавапны интернеттан карый. Ислам диненең хатын-кызга булган карашын да күпчелек очракта интернет-пропаганда аша беләләр. Гомумән, социаль челтәрләрдә, телевидениедә һәм башка чыганакларда ислам динендә хатын-кызның бер хакы да юк, ул гел түбәнсетелә, дигән фикерләр йөри. Шушы сүзләр иң элек дингә яңа килгән, башка дин вәкилләренә бик нык тәэсир итә. Алар бит бу мәгълүматны тикшереп тормый. Ишеттеләр дә, «әһә, димәк, хатын-кыз шундый, мөселман булырга кирәкми икән, интегеп яшәрсең», диләр. Ә бит асылда гүзәл затның диндәге хакы югары дәрәҗәдә.

Коръәни Кәримдә «Ниса» дигән сүрә бар. Ул «Хатыннар» дип тәрҗемә ителә. Ә «Ирләр» дигәне юк. Изге китапның аерым бер өлеше хатын-кызларга багышланган. Аллаһы Тәгалә аларның дәрәҗәсе нинди булуын әнә шулай күрсәтә. Хатын-кызга гына бу дөньяга яңа кеше китерү мөмкинлеге бирелгән. Ул 9 ай буе йөрәге янында тере кешене йөртә, авырлык белән таба, тәрбияләп үстерә. Мондый сынаулар узган кеше ничек итеп динебездә кимсетелсен ди?! Икенчедән, Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) хәдисләре әни, апа, сеңел, хатыныбызга бик яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Сүзме, гамәл беләнме кимсетмәскә, зыян китермәскә өнди. Хәдисләрне укып караган кеше ислам динендә хатын-кызның дәрәҗәсе зур булуын аңлаячак. Хак динебездәге хатын-кызның тормышы – иң тыныч, матур, рәхәт тормышларның берсе.

 

– Аллаһы Тәгалә ир кешене гаилә башлыгы һәм хатыннар өстеннән идарә итүче итеп билгеләве юкка гына түгелдер инде. Әмма хәзер киресенчә кебек…

– Гаиләдә баш булу дигән сүзне дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Ир баш икән, бу әле аңа хатын-кызны кимсетү, рухи, физик яктан зыян китерүне хокук итеп бирми. Гаиләдә баш дигән сүз өй эчендә барлыкка килгән сынау-мәшәкатьләрне хәл итүне, үз өстенә алуны күздә тота. Ир-ат – гаиләне саклаучы, яклаучы, ризыкландыручы. Аның өстенә шушы вазыйфалар йөкләнгән. Хатын-кыз исә ир-атка терәк һәм ярдәмче булырга тиеш. Бу зат янында ир-ат үзен көчле итеп тойса хәерле. Хәзерге заманда рольләр алмашына. Интернет, телевидение аша пропаганда бара. Төрле юнәлешләр бар, мәсәлән, феминизм. Алар хатын-кыз бәйсезлеге өчен тырышалар. Бу – акылсыз кешеләр фикере. Хатын-кыз белән ир-ат аерым яши алмый, алар – бер-берсен тулыландыручы. Камил мөнәсәбәтләрдә икәү кирәк. Аллаһы Тәгалә аларны бер-берсе өчен бар иткән. Үзеңнән уйлап чыгарып, ниндидер яңа юнәлешләр булдырып, канунга каршы барырга ярамый. Ислам дине өйрәткәнчә яшәргә кирәк. Шушы агымнар тәэсирендә күп кенә хатын-кызлар ирләре өстеннән идарә итә, басып яши башлый. Күп кенә гаиләләрдә шундый хәлләр күзәтелә: хатыны иренә ягымлы итеп эндәшми, ир-ат җавап кайтармый, хатын-кыз сүзенә генә ияреп, ир-ат иткән сыйфатларын югалта, чүпрәккә әйләнә. Халыкта да юкка гына ир – баш, хатын – муен диелми. Баш кай якка борылса, муен да шул юнәлешне ала.

 

– Еш кына хатын-кызлар гаиләдә җәбер-золым күреп яши. Балалар дип түзә. Кеше сүзеннән дә курку бардыр, шуңа аерылмый. Бу очракта хатын-кызга түзеп яшәү урынына иреннән китү хәерлерәк түгелме?

– Бу мәсьәләдә һәр очракны индивидуаль карарга кирәк. Һәр гаиләдә хәл төрлечә. Бу гаилә яшәгән төбәктә казый булса, мәсьәләне аның белән хәл итү хәерле. Мөселман гаиләсендә хатын-кыз иреннән җәбер-золым күрә икән, түзәргә тиеш, дип беркайда да язылмаган. Кеше сүзеннән курку бөтенләй дөрес түгел. Мең кеше булса, мең төрле фикер була. Аллаһы Тәгаләгә ярарга тырышырга кирәк.

 

– Шулай итеп, хатын-кызны бизи торган сыйфатлар – ул…

 – Иң элек – тыйнаклык, оятлы булу, иреңә буйсыну. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителгән гамәлләргә буйсыну турында сүз бара. Аннан килеп, ярдәмчел, иренә терәк, юл куя белү хатын-кызны бизи. Ир-ат бер көнне шундый кәефле, икенче көнне башкача булырга мөмкин. Хатын-кыз гына аңа юлны таба белә, ул гына – ир-атка тәэсир итә торган зат. Халык: «Ирне ир дә, юк та иткән –хатын» – ди. Ир-атның нинди булуы сездән тора, хатын-кызлар!

vatantat.ru сайтыннан алынды

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...