Рабигел-әүвәл – Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туган ай

Рабигел-әүвәл – Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туган ай

Рабигел-әүвәл – Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туган ай

Безнең эраның алтынчы гасырында бу дөньяга бөтен кешелек өчен үрнәк камил кеше җибәрелә – соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә җирдәге һәм ахирәттәге тормыш бәхетле булсын өчен барлык кешеләргә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярергә куша.

 

Мөхәммәд галәйһиссәләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Ул мул сулы елгалар койган диңгез кебек. Һәрбер кеше аның тормышын үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә: “Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем”, – дип әйткән. Аллаһы Раббыбыз да Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне мактап: “Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе”, – дигән. (“Каләм” сүрәсе, 4нче аять).

Ул игелекле, итагатьле, шәфкатьле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, тыйнак була. Бу сыйфатлар Пәйгамбәребез галәйһиссәләмдә иң камил дәрәҗәдә була. Коръәндә әйтелгән: “Тәхкыйк, Аллаһы Рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһыдан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә, Аллаһыны күп зикер итүче мөэминнәр өчен” (“Әхзаб” сүрәсе, 21нче аять).

Аллаһы илчесе галәйһиссәләмнең әхлак чыганагы – Коръән булган. Шуңа күрә: “Рәсүлебезнең холкы нинди иде соң?” - дигән сорауга Гайшә анабыз (Аллаһы аннан разый булсын): “Аның холкы – Коръән иде”, – дип җавап биргән. Ул Коръәни Кәрим тыйган нәрсәгә ачуланып караган һәм Коръәни Кәрим кушкан нәрсәдән канәгатьләнү тойган.

Аллаһы Рәсүле галәйһиссәләм югары дәрәҗәдә намуслы һәм ышанычлы, кешеләр белән мөнәсәбәттә йомшак һәм дустанә кеше булган. Ул әхлакый, саф фикер йөртергә яраткан. Аллаһы илчесе галәйһиссәләмгә тупаслык, әдәпсезлек һәм оятсызлык ят булган. Ул беркайчан да явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгән, дошманнарын кичерә белгән. Әгәр кемдер аннан берәр нәрсә сораса, яки берәр нәрсә белән кызыксынса, Аллаһы илчесе галәйһиссәләм һәрвакыт йомшак һәм төпле итеп җавап биргән, тупас һәм ихтирамсыз бер сүз дә кулланмаган. Ул беркайчан да әңгәмәдәшен ярты сүздә бүлдермәгән. Әгәр берәрсенең сүзе чамадан чыкса, ул аны я кире каккан, я торып киткән.

Аллаһының Рәсүле гәләйһиссәләм әйткән: “Миңа тәрбияне Аллаһы үзе бирде, һәм бу тәрбия нинди күркәм булды”, – дигән. Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең күркәм яшәү рәвешен, әдәбен күреп бик сокланганнар. Әнәс бин Мәлик (Аллаһы аннан разый булса иде) әйткән: “Мин Аллаһының Рәсүле гәләйһиссәләмгә ун ел хезмәт кылдым. Бер мәртәбә дә ямьсез сүз сөйләгәнен ишетмәдем. Беркайчан да: ”Бу эшне ник болай эшләдең?” – дип ачуланганын күрмәдем”, – дигән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм киләчәккә өмет белән караган, төшенкелеккә бирелүне яратмаган. Ул ике эшнең берсен башларга кирәк булганда, аларның иң файдалысын сайлаган. Ул бәлагә төшкәннәргә ярдәм итәргә һәм мәзлүмнәрне коткарырга яраткан.

Аллаһ илчесе галәйһиссәләм үзенең сәхабәләрен бик яраткан, алар белән еш киңәшләшкән һәм алар турында кайгырткан. Әгәр сәхабәләреннән берәрсе авырып китсә, ул аларның хәлен белергә бара торган булган. Әгәр берәрсе югалып торса, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аны эзләгән. Берәрсе вафат булса, аның хакына дога кылган. Ул һәрвакыт башкаларның гафу үтенүен кабул иткән, аның өчен көчле дә, көчсез дә үз хокукларында тигез булган.

Аллаһ илчесе галәйһиссәләм бик тыйнак булган. Кешеләр җыелган җиргә яки җыелышка килгәч, ул урын бар җиргә утырган һәм моның белән барысының да бертигез хокуклы икәнлеген ассызыклаган. Әңгәмәдәше белән утырганда беркайчан да аннан алда торып басмаган. Ашыккан вакытта һәрвакыт гафу үтенгән.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм беркайчан да ярлыларга фәкыйрьлекләре өчен җирәнеп карамаган, байлар алдында түбәнчелек күрсәтмәгән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм киемнәрдән ашык сөягенә кадәр җитүче озын җилән киеп йөрергә яраткан. Кием-салымда да, ризыкта да бернинди артыклыкны кабул итмәгән. Башына чалма һәм башлык кия торган булган, ә уң кулының чәнчә бармагында көмеш балдагы булган.

Сәхабәләр сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата һәрвакыт әдәпле булганнар. Алар: “Без Аллаһының Рәсүле галәйһиссәләмнең нәсыйхәтләрен тыңлаганда күңелләребез Раббыбыз Аллаһыга һәм Аның Пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата мәхәббәт һәм әдәп белән тула иде, әйтерсең лә башларыбызга кошлар кунган һәм әгәр без хәрәкәтләнсәк, ул кошлар очып китәр иде”, – дигән.

Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә сорау бирергә һәм аның күзләренә туры карарга да оялганнар. Хәтта Аллаһының Рәсүле Мөхәммәд галәйһиссәләм янәшәсендә еш булган сәхабәләр дә, аңа карата әдәп саклап, аның күзләренә ачык карый алмаганнар.

Гамр бин Гас (Аллаһы аннан разый булсын) үз гомеренең соңгы минутларында сөйләгән: “Мин озак вакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янында тордым, ләкин аны бик хөрмәт иткәнгә һәм оялганга күрә, башымны күтәреп аңа озак карый алмадым. Әгәр бүген миннән аның йөзе турында сорасалар, ышаныгыз миңа, сөйләп бирә алмас идем”, – дигән.

Коръәндә пәйгамбәрләрнең исемнәре китерелгән булса да, Аллаһы Тәгалә соңгы пәйгамбәргә бер тапкыр да “Йә Мөхәммәд” дип мөрәҗәгать итмәде. Аллаһы Раббыбыз аңа “Йә нәби”, “Йә Рәсүл”, дип эндәште. Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата әдәпле булырга боерды. Бу турыда “Нур” сүрәсенең 63нче аятендә әйтелгән: “Бер-берегезне чакырган кебек, Пәйгамбәрне дә шулай чакырмагыз. Арагыздан бәгъзеләрегез юкны сылтау итеп, мыштым гына (рөхсәтсез) качып киткәннәрне Аллаһы белә. Аң булыгыз, Аның әмереннән качып китеп (бу дөньяда) үзегезгә фетнә-бәла чакыра күрмәгез яки (ахирәттә) андыйларга бик хәтәр җәза китереп сугуы бар”.

Бер солтан тормышыннан мисал китерәм. Габделгазиз исемле солтан авырып, урында яткан вакытта, аңа нурлы Мәдинә шәһәреннән хәбәр килә. Ул үз ярдәмчеләрен чакыртып: “Миңа аякка басырга ярдәм итегез. Мәдинә шәһәреннән килгән хәбәрне басып тыңлау тиешле. Аллаһның Рәсүле галәйһиссәләмнең күршеләрен ятып тыңлау ярамас”, – дип әйткән. Нурлы Мәдинәдән хат килгән саен, бу солтан тәһарәтен яңартып, кулына хат алып, аны үбеп, маңгаена куеп: “Бу хатта нурлы Мәдинәнең тузаны”, - дигән һәм шуннан соң гына хатны укыган.

 

Нияз хәзрәт Сабиров

2025-03-01 (Рамазан 1446 ел.) №3.


Мәдрәсәдә татар азанына нәтиҗәләр Ясалды

Ике ай дәвамында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә “Татар азаны мәктәбе” проекты узды. Әлеге курс кысаларында татар мәкаме белән азан әйтү буенча дәресләр офлайн һәм дистанцион форматта мәдрәсәнең көндезге уку бүлеге шәкертләре өчен үткәрелде. Практикумнарда...


Әдәпленең теле дә әдәпле

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әй мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтимал, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтимал, вә дин кардәшләрегезне гаепләп...


Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды

Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чараны ТР мөселманнары Диния нәзәрәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге уздырды. Әлеге чарада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, адвокат һәм юрист Руслан Нагиев, Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина һ.б. сәламләде....


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Сәхәр ашыйсым килә (хикәя)

Әллә нинди күңелсез көн булды ла бүген. Хәйдәр, гадәттәгечә, иртүк торып битләрен югач, дәү әнисенә иртәнге чәй табынын әзерләргә булышыйм дисә… Әтисе дә, әнисе дә ашамый-эчми эшкә чыгып киттеләр. “Әллә озаграк йокланган инде, мин торганчы чәйләгәннәрме”, – дип уйлады...