Әдәпленең теле дә әдәпле

Әдәпленең теле дә әдәпле

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әй мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтимал, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтимал, вә дин кардәшләрегезне гаепләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман кушым исемнәр белән дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исем. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнәр” (49:11)

 

Кешенең җисеме төрле әгъзалардан тора, әгәр алар барысы да сәламәт һәм төзек булып тиешенчә гамәл кылса, ул әгъзалар кешенең үзен дә төзәтә, сәламәтлендерә алалар. Тел ул башка әгъзаларга караганда бик кечкенә әгъза булса да, кайвакытта тиешенчә кулланылмый. Гарәп мәкалендә әйтелгәнчә, тел кечкенә булса да, зур гөнаһларга китерә.

Аллаһ Тәгалә шәһәдәт кәлимәсен (“лә иләһә иллә Аллаһ, Мухәммәдүр-рәсүлү-Ллаһ ”, дип әйтү) бик олылый. Әгәр берәү шәһәдәт кәлимәсен ихластан әйтсә, моңа кадәр гөнаһларга батып яшәгән булуына карамастан, аның бөтен гөнаһлары гафу ителә.

Безнең остазларыбыз әйтүенчә, шушы олугъ шәһәдәт кәлимәсен әйтеп Ислам динен кабул иткән саен, күккә күтәрелүче фәрештә икенче фәрештәне очратканда, аңардан ни эшләп йөргәнен сорагач, икенчесе җавап биреп: “Берәү Ислам динен кабул итте һәм мин бу гамәлне Аллаһ Тәгаләгә җиткерергә телим, ә син нинди эш белән йөрисең?” – дигәч, икенчесе: “Ислам динен кабул итүченең Аллаһ Тәгалә тарафыннан бөтен гөнаһлары гафу ителүе хакында хәбәр җиткерергә җыенам”, - дип җавап бирә.

Чыннан да, тел белән әйтелгән сүз шундый көчкә ия ки, Аллаһ Тәгалә шәһәдәт кәлимәсенең олуглыгы сәбәпле, кешенең гомере буе кылынган гөнаһларын гафу итә. Бу дөнья кагыйдәләре белән Аллаһның кануннарын һәм Аның рәхмәтен берничек тә чагыштыру мөмкин түгел. Мәсәлән, әгәр бу дөньяда берәүне гаделсез хөкем ителеп, соңыннан аны акласалар да, җәмгыятьтә аны гаепсез дип игълан итсәләр дә, барыбер аның сак астында булуы тормышына тәэсир итэ. Аллаһ Тәгалә шулкадәр Мәрхәмәтле ки, шәһәдәт кәлимәсе һәм бәндәнең тәүбәсенең кыйммәтлелеге сәбәпле кешене тулысынча гафу итеп, гамәл дәфтәреннән бөтен язуларны юк итә һәм кеше беркайчан да гөнаһ кылмагандай пакь булып кала. Хәтта язучы фәрештәләр дә бу хакта хәтерли алмыйлар һәм Кыямәт көнендә шаһитлык кыла алмыйлар.

Бүген кешеләр алдыйлар, сүз йөртәләр, бары тик үз-үзләрен канәгатьләндерү һәм үзләрен өстен күрсәтү максатыннан бер-берсен мыскыл итәләр, авыр сүзләр белән күңелләрен яралыйлар. Шуны истә тотарга кирәк, кылыч ярасын төзәтеп була, әмма тел ярасы күңелдә мәңгелеккә кала. Андый күңелне яралый торган сүзләр телдән бик җиңел, кош сыман очып чыга, әмма кешене Кыямәт көнендә бик авыр хәлдә калдыра, чөнки Аллаһ Тәгалә мондый гамәлне сөйми.

Галимнәр кешене көферлеккә төшерүче сүзләрне мисал итеп китерделәр. Кызганычка каршы мөселманнар аларны бик җиңел әйтәләр. Мәсәлән, берәү икенче берәүдән кайда яшәве белән кызыксына. Бу кеше бик еракта яшәве турында хәбәр итә. Моңа җавап итеп сораучы (Аллаһ Тәгалә безне гафу итсен, бары тик мисал итеп кенә китерәбез): “Шулкадәр еракта, хәтта Аллаһ та ирешмәслекме?”, - ди. Кеше бу сүзләрне гыйлемсезлеге сәбәпле яисә шаяртып әйтергә мөмкин, әмма хакыйкать шул ки, бу сүзләр кешене көферлеккә китерә, аның никахын боза. Яисә башка очрак, берәү шәригать кануннарын өйрәткәндә, икенче берәүнең бу сүзләргә ачуы килеп: “Шәригатеңне оныт!”, яисә “Шәригатеңне үзеңә калдыр!” – дип әйтеп ташлый. Кешеләр бу сүзләрне шаяртып әйтелгән дип уйласалар да, хаклык шунда ки, мондый иманнан чыгаручы яман сүзләрдән куркып күкләр һәм җир тетри.

Сүзләр бик мөһим һәм аларның күләме бик зур. Мәсәлән, бер-берсенә кагылырга ярамаган, чит-ят ир белән хатын-кыз никах вакытында “кабул итеп алдым”, “риза булып бардым” дип әйтелгән сүзләр аша бер-берсенә карата хәләл булалар һәм бер-берсенә якынаялар. Яисә гаиләдә ир кеше үзенең хатынына “талак” сүзен әйткән очракта, алар бер-берсенә хәрам булалар.

Кешегә бөек уңышларга ирешү яки яман хәлгә төшү өчен тауга менәргә дә, янып торган чокырны үтәргә дә кирәкми, чөнки мөэмин бәндәнең сүзләре Аллаһ Тәгалә каршында бик кыйммәтле һәм мөһим. Һәр әйтелгән сүз язылып барыла һәм Аллаһ Тәгалә каршында җавап тотыла. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләгә якын булучылар артык сүзләр сөйләмиләр, чөнки алар һәр әйтелгән сүз өчен җавап бирергә тиеш булачакларын бик яхшы беләләр. Безнең борынгы элгәрләребез көне буена әйтелгән сүзләрен язып барганнар, соңыннан үз-үзләрен хисап кылганнар һәр дөрес әйтелмәгән сүзләре өчен бик кайгырганнар.

Аллаһ Тәгалә безгә сөйләү өчен бер тел һәм тыңлау өчен ике колак бирде. Безнең өчен иң яхшысы башта тыңларга яисә яхшылап уйлаганнан соң гына сөйләргә кирәк. Кызганычка каршы кешеләр бик сирәк тыңлыйлар, башкаларны бүлдереп тизрәк үз фикерләрен әйтә башлыйлар. Бүгенге көндә җәмгыятьнең ихтыяҗлыгы шунда ки, хөрмәт белән башкаларны тыңлауда һәм үзенең хезмәттәшләренә сөйләргә ирек бирүдә.

Хәзрәти Яхъя ибне Мөгаз болай дип әйткән: “Йөрәк ул казанга охшаган, ә тел кашык сыман. Кашык казанда нәрсә булса шуны алган кебек, йөрәкнең дә хакыйкый сыйфаты тел аша күренә. Әгәр йөрәк пакь булса, тел һәрвакыт күркәм сүзләр генә сөйләр, әгәр инде йөрәк гөнаһлар сәбәпле бозылган булса, тел бары яман сүзләр генә сөйләр.

Безнең хөрмәтле галимнәребез мондый киңәш бирделәр: кешеләр галимнәр сөхбәтендә булганда телләрен тыярга; картлар, олылар янында булганда күзләрен тыярга; әүлиялар сөхбәтендә булганда йөрәкләрен тыярга тиеш. Теле озын булучының гомере кыска, чөнки аның гомере кирәкмәгән сүзләр сөйләп кыскара.

Олуг галимнәр, мәшәехләр күп сөйләргә яратмаганнар, кирәкмәгән сүзләрдән курыкканнар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әрләшүдән, ата-ананы һәм башка олы кешеләрне мыскыллаудан тыйган. Сәхәбәләр бик гаҗәпләнеп: “Кем шундый гамәлне кыла ала?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам җавап биреп: “Әгәр сез берәүнең ата-анасын мыскылласагыз, алар үз чиратларында сезнең ата-аналарыгызны мыскылларлар, шул сәбәпле бу сезнең үз ата-анагызны мыскыллаган кебек була”, - диде.

Ничек итеп телне сакларга?

Хәзрәти Әнәс (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять итә, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте, Аллаһны зикер итү – иманның билгесе; икейөзлелектән ирекле булу; шайтаннан саклану һәм җәһәннәм утыннан калкан.

Шулай ук хәдистә килә, Аллаһны зикер итү – ул йөрәккә дәва. Һәр гамәлнең үз нуры бар. Аллаһны зикер итүнең һәм Коръәннең дә үз нуры бар. Шушы нурны үз күңелебезгә сыйдыру өчен йөрәкләребез билгеле бер күләмгә ия булырга тиеш. Әгәр йөрәктә гөнаһ булса, ул бөтен бәдәнне гөнаһка этәрә. Бары тик намаз белән Аллаһны зикер итү күңелдә ихластан булганда гына уңышларга ирешергә була. Мөэмин кеше сөннәт буенча Аллаһны зикер итүне үтәсә дә, гөнаһлардан тыелмаса, ул бернинди уңышка ирешә алмый. Аллаһны зикер итүнең өстенлеге шунда, ул кальбне золымлыктан һәм гөнаһтан пакьли. Хәзрәти Гомәр ибне Габдуллаһ (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять итә, Пәйгамбәребез с.а.с. әйтте: “Һәрбер нәрсәнең чистарткычы бар, йөрәк исә Аллаһны зикер итү белән пакьләнә”. Кальб чиста, пакь булса, ул гыйбадәт кылудан канәгатьлек таба һәм тәкъвалыкка омтыла. Әмма, әгәр кальб пакь һәм чиста булмаса, ул хаклыкны сөйми һәм тәкъвалык аңа тәэсир итми. Менә ни өчен Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Дөреслектә, Адәм балаларының бәдәнендә ит кисәге бар, әгәр ул төзек булса, бөтен бәдән төзек була. Әмма, әгәр ул бозык булса, ул вакытта бөтен бәдән бозык булыр. Белегез, ул – кальб (йөрәк)”, - диде.

Без үзебезнең күңелебездән, кальбләребездән гафләтне һәм хайвани теләкләрне алып ташларга һәм аны Аллаһ Тәгаләгә мәхәббәт белән бизәргә тиеш.

 

Резидә Замалетдинова

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...