“Туган тел” форумыннан якты истәлекләр

“Туган тел” форумыннан якты истәлекләр

“Туган тел” форумыннан якты истәлекләр

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештырды.

 

Форум эшендә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, тел галимнәре һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре – барлыгы 800 кеше катнашты.

Шәхсән үзем Россия мөселманнары дини мәҗлесенең уку-укыту бүлеге хезмәткәре буларак чакырулы идем һәм мин моның өчен Әлбир хәзрәт Кргановка рәхмәтлемен.

Форумның беренче көне экскурсия һәм Тинчурин театрында рәсми ачылыш һәм “Идегәй” күренешен карау белән башланып китте. Идегәй дастаны тирән мәгънәле, уйланырга мәҗбүр итә торган әсәр. Без дә бу спектакльдән төрле уйларга чумып кайттык.

 

 

 

Балтач районының Бөрбаш авылы музеенда

 

 

 

Форумның икенче көнендә Арча якларына юл тоттык. Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей үзенең киң ишекләрен ачып, колач җәеп каршы алды. Лицей тулысынча заманча итеп эшләнелгән, яңа технологияләр белән җиһазландырылган, укытучылар һәм укучылар өчен бөтен шартлар да булдырылган. Лицей укытучылары үзләренең укыту ысуллары, нинди алымнардан файдаланулары һәм укучыны кызыксындыру чарасы буларак нәрсәләр кулланулары турында сөйләделәр һәм күрсәтеп киттеләр.

Мәктәп балалары үз куллары белән ясаган төрле каптырмалардан, колак алкаларыннан, хәситәләрдән күргәзмә оештырганнар. Теләгән кешенең сатып алырга мөмкинчелеге дә бар.

Арчадан соң икенче танышу урыны Балтач районы булды. Дин гыйлемен бирүче укытучылар өчен оештырылган бу очрашу күңелдә аерым бер урын алды.

Балтачның Бөрбаш авылына килеп кергәч тә күңел ниндидер тынычлык хисе белән тулды. Көзге моңсу кичкырын вакыт булуга карамастан, авылның чиста урамнары, матур итеп тернәкләндерелгән чишмәләр беркемне дә битараф калдырмады.

 

 

 

Арча районында Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей

 

 

 

Авылның мәчетенә икенде намазын укырга кердек. Анда безне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзе каршы алды. Мәчетнең тарихы белән таныштырып китте, истәлекле вакыйгалар белән уртаклашты.

Авыл халкы үз нәселен югалтмасын дигән максаттан чыгып, киләчәк буынга тарихын калдыру ниятеннән һәр гаилә үзенең буын шәҗәрәсен төзегән, алар барысы да бер китапка теркәлеп куелган.

Авылда балалар, яшьләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Спорт залы дисеңме, кыш көне тимераякта шуарга шугалак, җәй көне футбол уйнарга мөмкин булган стадион дисеңме, барысы да бар.

Музейда хәзерге буын яшьләре белмәгән, күрмәгән күп кенә эш кораллары, өй кирәк-яраклары җыелган. Бу музей экспонатлары килгән кешене һичшиксез еракта калган заманнарны искә төшереп, гыйбрәтләнергә мәҗбүр итә.

Җәлил хәзрәтнең ихласлыгы һәм тырышлыгы һәр эшләнелгән эштә чагыла. Моны күрми китү мөмкин түгел. Балалар өчен эшләнелгән пансионат турында аерым бер мәкалә язарга булыр иде. Балаларга рухи тәрбия һәм гореф-гадәтләрне саклау, милләткә хезмәт итү кебек сыйфатларны булдыру һәм аларны үстерүне дә үз өстенә алган Җәлил хәзрәт.

Үзенең диненә, милләтенә, гореф-гадәтләргә фикадарь кешеләр яши бу авылда. Әлбәттә бу безне шатландырды һәм шундый эшләрдә җиң сызганып эшләргә рухландырды.

 

 

 

Нәсел шәҗәрәсе киләчәк буын өчен мөһим

 

 

 

Минем фикеремчә, бүгенге көндә татар авыллары бетә дип зар елаучылар өчен бу авыл үрнәк булып тора. Ихластан халкы өчен җан аткан һәм киләчәген кайгырткан һәркем моны эшли ала. Бары тик теләк кенә кирәк, ә калганын Аллаһ Тәгалә Үзе бирер, ин шә Аллаһ!

Форумның соңгы көне пленар утырыш һәм дискуссион мәйданчыкта фикер алышулар белән тәмамланды. Татар телен үстерүдә һәм дингә өйрәтү юлында хезмәт иткән мөгаллимнәр ирешкән уңышлары һәм кайбер алымнары белән дә уртаклаштылар. Һәм бүгенге көндәге булган проблемаларны уртага салып сөйләшеп, киләчәктә аларны ничек итеп чишәргә мөмкин булуы хакында да төрле фикерләр яңгырады. Гомумән алганда, мондый очрашулар бик мөһим һәм кирәк дигән фикерләрне еш ишеттек.

Дөрестән дә, бер мәйданга җыелып, бер-беребезне күреп сөйләшү безне көчле итә һәм бу юлда тагын да шулай хезмәт итәргә куәт өсти!

 

Резидә Җамалетдинова

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


Шәүвәл аеның фазыйләте

Рамазан аеның бетүе белән шәүвәл ае башланды. Бу айда алты көн ураза тоткан кеше бер ел ураза тоткандай булыр. Аны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне дә, шулай ук Рамазан бәйрәме узганнан соң да тотып була. Бу ураза казага калган ураза булып саналмый. Ураза гаетенең беренче көнендә бәйрәм итеп, соңыннан...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...


Татарстан Рәисе Мәскәүдә “Рамазан чатыры”нда булды

Рамазан аеның 22нче көнендә (12нче мартта), ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә сәфәр кылды: биредә ул “Рамазан чатыры” дини-мәдәни проекты кысаларында хәйрия ифтарында катнашты. Ифтарның шәрәфле...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...