Ислам динендә сайлауларга карата мөнәсәбәт

Ислам динендә сайлауларга карата мөнәсәбәт

Ислам динендә сайлауларга карата мөнәсәбәт

Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бер хәдисендә болай дигән: “Әгәр дә өч кеше сәфәргә чыкса, алар араларыннан берсен әмир итеп сайласын” (Әбү Давыд)

Күрүебезчә, бу хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм тарафыннан мөселманнарга бирелгән сайлау хокукы билгеләнелгән. Юлга чыккан бу өч кеше арасында юлбашчы булса, бу очракта алар арасында тәртип барлыкка килә һәм бердәм җәмәгатькә әйләнә. Бу очракта алар арасыннан кемнең башлык булуы турында бер урында да хәбәр ителми, яшьме ул, картмы, көчлеме, көчсезме, мөселманмы, түгелме. Хәдистә “имам” сүзе түгел, ә “әмир” сүзе кулланыла, ягъни, вакытлыча булса да, шул сәфәрдә җитәкче булырга тиеш. Чөнки җитәкче шул төркем белән идарә итә алырга, сәфәр барышында килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итә белергә тиеш. Мәсәлән, һөнәрче яки көтүче урман аша үткән сәфәрдә күпкә хәерлерәк.

Коръән Кәримдә китерелгән кыйссада Муса галәйһиссәләм үзенә көтүче итеп алган вакытта Шөгаебнең иң беренче шәхси сыйфатларына игътибар иткән. Шәригать сайлау юлларын һәм ысулларын һич тә чикләми. Халык җитәкчелекне дин әһелләренә генә тапшырып куямы, әллә ниндидер династия хакимлек итәме – иң мөһиме җәмгыять шул ысулларны кабул итсен. Шул исәптән динебездә безнең Рәсәй илендә үткән даими халык сайлаулары да кире кагылмый. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вафатыннан соң хакимне сайлауга берничә ысул кулланылган. Чөнки шәригатьтә “Ничек килештек, шулай булыр” дигән язылмаган канун бар. Тәүге хәлифләр ничек сайланган соң?

Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) Пәйгамбәребезнең якын сәхәбәләре һәм абруйлы затлар тарафыннан хәлиф итеп сайлана. Гомәр бин әл-Хәттаб Әбү Бәкер тарафыннан үзенең хәлифе буларак билгеләнә. Шулай ук Госман бин Гаффән дә абруйлы шәхесләр тарафыннан хәлиф итеп сайлана. Калган хәлифләр төрле юл белән хакимлек итүгә килүенә карамастан, җәмгыять тарафыннан кабул ителгән, чөнки аларның гамәлләре мөселман өммәтен үстерүдән гыйбрәт булган. Күрүебезчә, исламның тәүге гасырында хаким сайлауга махсус механизмнар булмаган. Җәмгыять белән килешү нигезендә булган ирекле ысуллар мондый системаны универсаль итә һәм ул озак еллар дәвамында кулланыла.

Монда исә җәмгыятьнең үсеше һәм тиешенчә халык белән мөгамәлә була алган башлыкны сайлау күпкә мөһимрәк. Коръәндә җәмгыятькә файда китерү нияте белән теге я бу вазифага үзен тәкъдим иткән мөселманны күрәбез. Ул да булса – Йосыф пәйгамбәр үзе. Йосыф галәйһиссәләм Фиргавеннән азык-төлек белән җитәкчелек итү вазифасын сораган. Йосыф галәйһиссәләм исә Фиргавеннең мөселман түгел икәнен генә түгел, ә хәтта үзен Аллаһ дип санаганын да яхшы белгән, әмма бу җәмгыять өчен файда китерергә тырышуда бернинди дә киртә булмаган. Шулай ук ниндидер вазифага сайлану өчен төрле сәләтләргә ия булуы мөһим, чөнки кеше ул вазифага үзе өчен генә түгел, ә бүтәннәр өчен дә җаваплы.

Бу хакта Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип әйткән: “Сезнең һәрберегез көтүче үз көтүе өчен җаваплы. Имам кеше – көтүче һәм үзенең көтүе өчен җаваплы. Ир кеше үзенең гаиләсе өчен (көтүче) һәм ул көтүе өчен җаваплы. Хатын-кыз үзенең иренең йортында көтүче һәм ул үз көтүе өчен җаваплы. Хезмәтче хуҗасының малы өчен көтүчесе һәм аның өчен җаваплы”. (Бохари, Мөслим) Без яшәгән Рәсәй иле ирекле һәм даими халык катнашкан сайлаулар нигезендә яши. Йосыф галәйһиссәләм үрнәгендә күргәнебезчә, мөселман кешенең ислам дәүләте булмаган илдә дә файдалы һәм уңышлы эшли алуы күренә. Ул үзен, үзенең туганнарын һәм бөтен халыкны ачлыктан коткарып кала.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...