Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.

 

Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә гыйлем алуда ярдәм ит, гыйлем юлында булганнар белән яхшы мөгамәләдә бул). Гыйлемне дошман курүче булма – һәлак булырсың», – дигән.

 «Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһыдан» дип иман китергәнбез икән, без аны яратырга, аңа хезмәт итәргә тиешбез. «Ватанны сөю – иманнан» дигән хәдис моңа дәлил. Без – татар милләтеннән; ана телебез, туган телебез – татар теле. Без телебезне, милләтебезне хөрмәтләргә, аңа хезмәт итәргә тиешбез.

Галим булуның беренче шарты – үзебезнең илдә, мөселманнар азчылыкны тәшкил иткән, башка дин, башка милләтләр арасында хөкүмәт законнары кысасыннан чыкмыйча, тормышыңны ислам кушканча алып бару.

Каядыр барып, күпмедер уку да әле ул галим булу дигән сүз түгел, ул – мәгълүмат туплау гына. Син күпмедер аять, аның мәгънәсен, күпмедер хәдис һәм аның чылбырын белеп, менә шул мәгълүматыңны дингә дә, үзеңә дә, башкаларга да зыян салмыйча куллана белсәң – галим буласың.

Галим булуның икенче шарты – Аллаһының динен кешеләргә матур итеп җиткерү. Коръәни Кәримдә әйтелгән: «Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр күркәм сүзләр һәм хикмәтле вәгазьләр белән».

Бүген, әлхәмдүлилләһ, дөньяви мәктәпләр эшләп тора, белем алырга зур мөмкинлекләр бар, без алардан файдаланыйк. Балаларыбыз иманлы, намазлы булу өстенә югары белемнәр дә алсыннар. Иманлы врачлар, юристлар, икътисадчылар, укытучылар, инженерлар һәм башка һөнәр ияләре булсыннар. Мәгариф системасында да, сәламәтлек саклау, хокук саклауда, бизнеста, идарә итүдә дә иманлы кешеләр күбрәк булган саен дин өчен дә, халык өчен дө яхшырак була.

Дини гыйлемгә килгәндә, кеше ничә яшьтә булуына карамастан, фарызларны үтәү тәртибен, ким дигәндә тәһарәт, госел һәм 5 вакыт намаз тәртибен һәм харамнарны белергә тиеш. Юуларны белмәсә, гыйлем алу фарызларын үтәмәгән, зур гөнаһлы кеше була. Һәр авылда, мәхәлләдә халыкның сорауларына җавап бирерлек галим булу зарур.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам вафатыннан соң, аның әйткән сүзләрен, эшләгән гамәлләрен өйрәнү башлана. Галимнәрдә инде Коръән китабы булганга, кем күбрәк хәдис туплаган – шул галимрәк саналган. Вакытлар үтү белән хәдис китаплары да язылып, бер тәртипкә салынган. Китаплары булган кешегә куллану мөмкинлеге арткан. Әмма бу китаплар гарәп телендә булганлыктан, файдалану, уку, өйрәнү өчен гарәп телен бар нечкәлекләре белән өйрәнү ихтыяҗы туган. Бүгенге көндә Коръәни Кәрим тәфсирләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Хәдис җыентыкларының да тәрҗемәләре бар. Инде шул хәзинәләрне өйрәнеп, без яшәгән шартларда аларны акыл белән файдалана белергә кирәк. Моны әзерлексез кеше эшли алмый. Әзерлексез кешенең хәдис белән файдалануы сабый баланың пычак белән уйнавы кебек. Пәйгамбәребез (галәһиссәлам) дә: «Һәр гыйлемнең урыны һәм вакыты бар», – дигән. Димәк урынга һәм вакытка муафыйк рәвештә куллану зарур. Шушы үзенчәлекләрне аңлаган һәм тормыш тәҗрибәсе булган остаз кул астында гына чын гыйлем алу дөрес була. Үзлегеңнән генә беренчел чыганакларны өйрәнеп, дөрес нәтиҗә чыгарып булмый. Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Кемнең остазы юк – аның остазы шайтан», – дигән.

Коръән, хәдис ятлау, гарәп телен өйрәнү белән бергә халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен, әүвәлге галимнәрнең хезмәтләрен дә өйрәнү зарур. Күп илләрдә безнең татар галимнәренең хезмәтләрен өйрәнәләр, китапларыннан файдаланалар. Татар галимнәрен үзләренең остазлары дип саныйлар. Ислам дине бездә бүген генә, буш урында барлыкка килмәде. Аның бездә 1100 елдан артык тарихы һәм тәҗрибәсе бар. Шул вакыт эчендә нинди генә авырлыклар үтмәгән безнең халык. Шундый киртәләр аша үтеп, динен саклап калган тагы бер халык бармы икән?..

Галим булуның өченче шарты – шәхси үрнәк. Син әдәбең, үз-үзеңне тотышың белән башкаларга үрнәк булырга тиеш.

Арабызда дини гыйлемнән бөтенләй мәгълүматы булмаган, мәчет ишеген ачып та карамаган кешеләр күп. Шулар янына барып, аларга күркәм сүз, гүзәл әхлак белән Аллаһының рәхмәтен җиткерергә кирәк. Үзебез дә белгәнебез белән гамәл кылып, башкаларны да шуңа чакырсак – менә бу инде файдалы гыйлем була.

 

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач район мөхтәсибе

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...