Ата-анага карата яхшы мөгамәләдә булу

Ата-анага карата яхшы мөгамәләдә булу

Шуны белегез, әй мөселманнар, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм безгә хәбәр итте, иң яхшы изгелек – ата-анасын яраткан кеше белән яхшы мөнәсәбәттә булу.

 

Ата-ананы тыңламау, аларга газаплар китерү – иң зур гөнаһларның берсе. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Гөнаһларның иң авыры – кешенең үз ата-анасын ләгънәтләве”. Сәхабәләр: “Ий Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм, кеше ничек итеп үз ата-анасын ләгънәтләсен?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Бер кеше башка берәүнең атасын яманласа, ә ул җавап итеп аныкын яманласа, ул икенче берәүнең анасын хурласа, ә ул җавап итеп аның анасын хурласа”, - дип җавап бирде.

Аллаһ Тәгалә ата-анага карата яхшылык кылуны васыять итте, бу хакта Коръәндә әйтелгән: “Аллаһ сезгә Аңардан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмаска һәм ата-анага карата изгелек кылырга әмер итте. Әгәр ата-аналар икесе дә яки берсе генә синең каршыңда картайса, зәгыйфьләнсә, аларга яман сүзләр әйтмә, хәтта “Уф” та димә, аларга кычкырма һәм аларга карата күркәм һәм йомшак бул. Мәрхәмәтлектән алар алдында тыйнаклык канатын җәй һәм кәфер булсалар да һидәяткә ирешүләрен Аллаһтан сорап: “И Раббым, (минем фани мәрхәмәтем нәрсә генә ул?) алар кечкенә чагымда мине зур бер шәфкать белән үстергәннәр кебек, Син дә аларга бакый рәхмәтең белән мәрхәмәт ит”, - дип әйт” (әл-Исра сүрәсе, 23-24)

Аллаһ Тәгалә һәрбер акыллы кешегә Аның Үзенә генә гыйбадәт кылуны әмер итте һәм моны ата-анага карата яхшы мөнәсәбәттә булу белән баглады. Бу ике әмер ничек итеп бәйләнгән соң? Безнең бу дөньяга килүебезнең хакыйкый сәбәбе бары тик Аллаһ һәм Ул безне бар кылды, шулай ук ата-ана да безнең бу дөньяга килүебезнең ачык сәбәпчеләре һәм ачык булган тәрбиячеләре. Аллаһ Тәгаләнең бар кылу, илаһлык һәм кешегә карата мәрхәмәтлек, беренчеләрдән булып ата-ана аша күренә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Ата-анага яхшылык кылу нәфел намаз укудан да, нәфел ураза тотудан һәм кече хаҗ кылудан һәм Аллаһ юлында җиһат кылудан да кыйммәтрәк”. Ата-анага карата игелекле булу вазифасы аларга картлык ирешкәч тагын да арта, чөнки картайгач алар ярдәмгә мохтаҗ булалар. Шуңа күрә ата-анага карата ачуланырга ярамый, хәтта “Уф” дип әйтергә дә ярамый. Кешеләр ачуланганда бу сүз иң кечкенәсе. Ибен Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Әгәр ачуланганда әйтелгә торган “уф” сүзеннән дә кечкенәрәк сүз булса, Аллаһ Тәгалә аны да тыяр иде”.

 

Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның “Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...