Ислам динендә сәламләшүнең нечкәлекләре

Ислам динендә сәламләшүнең нечкәлекләре

“Әс-сәламү галәйкүм” дип исәнләшү мөселманнар арасында дуслык, мәхәббәт һәм иминлекне таратуга ярдәм итә һәм күңелләрне җылыта.

 

Бер кеше икенче берәү белән күрешкәндә “Әс-сәламү галәйкүм” (ягъни сезгә иминлек) дип исәнләшкәндә, “Вә галәйкүм әссәлам” (ягъни, сезгә дә иминлек) дип җавап бирелә. Мондый сәламләшү мөселманнар арасында Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкәннән соң киң тарала башлаган. Мондый сәламләшү “тәслим” дип атала.

“Сәлам” сүзе ислам динендә, куркынычсызлык, котылу, иркен тормыш, иминлек, дигәнне аңлата. Шулай ук бу сүз Аллаһ исемнәренең берсе, Коръәндә кырык урында зикер ителә. Сәламләшү турында хәдисләрдә күп тапкырлар әйтелгән. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәбәр иткәнчә, сәлам бирү олы гамәлләрнең берсе булып тора һәм кешене саваплы итә, аны Җәннәткә китерә. Ә мөселманнар бер-берсенә сәлам бирү белән үзара мөнәсәбәтләр яхшыра, хөрмәт-ихтирам арта һәм аларны Аллаһка якынайта. Моннан чыгып шуны аңларга була, тәслим махсус бер рухи кыйммәткә ия һәм мөселманнар арасында үзенә бертөрле бердәмлек символы булып тора. Мөселманнар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, бер-берсе белән “Әс-сәламү галәйкүм” дип исәнләшәләр.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм юлда балаларны очратканда, хәтта алар белән дә исәнләшкән. Әгәр мәчеттә хатын-кызлар төркемен күрсә, аларга ерактан сәлам биргән, һәм аның сәлам биргәнен аңласыннар өчен кулы белән сәламләү билгесен күрсәткән.

Бер хәдисендә ул галәйһиссәләм әйткән, кече яшьтәгеләр олыларга беренчеләрдән  булып сәлам бирергә тиеш, җайдаклар һәм арбага утырып баручылар җәяүлеләрне, басып торучылар һәм атлап баручылар беренче булып утырып торучыларны сәламләргә тиеш.

Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәләм каршы алганда “Әс-сәламү галәйкүм” дип каршы алырга киңәш иткән, урамнан узып баручыларны һәм кунакларны гына түгел, шулай ук йорт әһелләрен – ата-анасы, хәләл җефете, балалары белән дә сәламләшергә кушкан. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Өйләргә кергән чагыгызда Аллаһ тарафыннан бәрәкәтләнгән             (һәм дөньяның күңелен) хуш (иткән хәерле, озын) саулык теләге белән (дин, нәсел-нәсәп ягыннан) үзегезгә сәлам бирегез”. (Нур сүрәсе, 61 аят) Бу аят болай дип тәфсир кылынган, кеше өйгә кергәндә, хәтта өйдә беркем булмаса да, сәлам бирергә тиеш.

Җыеннан китергә теләүче яисә саубуллашкан очракта да “Әссәламү галәйкүм” сүзен әйтергә кирәк. Сәлам биргәндә баш ию дөрес түгел.

Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм кайвакытта бөтен кеше дә ишетсен һәм сәламләшүнең мәгънәсен аңласын өчен, берничә тапкыр сәлам бирә торган булган. Әмма җәмәгать арасында йоклаучылар булса, ул тавышын киметеп сәламләгән.

Бөтен мөэминнәрнең дә вазыйфасы – ул кешеләрне аермыйча бөтен мөселманнар белән дә “Әссәламү галәйкүм” дип күрешү һәм сәламгә җавап бирү.  Бу сәбәптән, Габдулла бин Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) базарга барча мөселманнарны да сәламләү өчен генә чыга торган булган.

Намаз, Коръән укыганда, зикер кылып утырганда, вәгазь тыңлаганда, гыйлем алганда, ашаганда һәм сәфәр кылганда сәламгә җавап бирү авырлаша, бу очракта ниндидер эш белән мәшгуль кешеләргә “Әссәламү галәйкүм” дип сәлам белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әгәр кеше бу очракта сәламгә җавап бирмәсә, бу шелтәле гамәлләрдән саналмый.

Ислам дөньясында сәламләүгә багышланган аерым язылган хезмәтләр бар, мәсәлән әс-Сахудиның “Тиб әл-кәлам би фауаидис-сәлам” хезмәте, Мөстәкыймзадә Сөләйман Садеддиннең “әс-Сәлам кабләл-кәлам” хезмәте, Сәхәбеддин Әхмәд бин Мөхәммәд әл-Мәккинең “Рисәлә фи сиррис-сәлам” хезмәтләре һәм башкалар. 

 

Рәхмәтулла Мөхәммәдиев

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...