Шәмаил гореф-гадәтләрне чагылдыручы күренеш

Шәмаил гореф-гадәтләрне чагылдыручы күренеш

Шәмаил гореф-гадәтләрне чагылдыручы күренеш

“Шамаил” термины “сыйфатлы, дәрҗәле” дигән мәгънәне аңлата. Ә Иранда ул, фарсычадан “изге сурәт, портрет” кебек мәгънәләрне белдереп, сәнгатьнең бер төрен атаучы термин буларак та очрый.

 

Шамаилне декоратив сәнгать төре, дип әйтергә дә була. Аның нигезендә каллиграфия ята.

Тарихтан мәгълүм булганча, XIX гасыр башы һәм XX гасыр ахырында кулдан язылган, ясалган шәмаилләрнең басма нөсхәсе күпләп нәшер ителә. Бу эш белән Казанда берничә типография шөгыльләнә. Шәмаилләрне бастыруны тикшерүче цензор, танылган тел белгече Николай Катанов сүзләренчә: “...аларны Казанда һәр ел саен 10 000нән алып 48 000 данәгә кадәр бастыралар”.

Татарларда шамаилләр ике төрдә: басма һәм пыялага фольга белән ясау рәвешендә киң таралыш ала.

Шамаил ясаучы кеше гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен белергә, сабыр булырга тиеш. Шулай ук яхшы язу әсбаплары булу, төгәл язу, кулның эшкә, язуга ияләнгән булуы да шарт.

Шәмаилләр өлкәсендә эшләүче галим, әлеге теманы яктырткан берничә китап авторы һәм талантлы рәссамнарыбызның берсе - Рөстәм Шәмсутов.

Тылсымлы язу остасы- Нәҗип Нәккаш. Тукай шигырьләрен файдаланып эшләгән шамаил цикллары өчен 2016 нчы елда Нәҗип Нәккашка Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

Татарлар шамаилләргә беркайчан да табынмаганнар. Алар Аллаһ Тәгаләнең барлыгын искә төшереп торган. Борынгы бабалардан калган гадәт буларак, Коръәннән китерелгән сүзләргә хөрмәт, олылау белән карау чагылган.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...