Косово дәрвишләре: хәзерге заман чорында гореф-гадәтләрне саклау юллары
Косово дәрвишләре: хәзерге заман чорында гореф-гадәтләрне саклау юллары

Косово илендә мөселманнарның саны күп. Шулай булса да дин икенче урында тора. 2001 елның 14 декабре Абидин Шеху өчен үзгәрешләр алып килә. Моңа кадәр аның тормышы башка яшьләр белән чагыштырганда, берничек тә аерылып тормаган. Кососво иленең көньягында урнашкан Призрен шәһәре буйлап ул мотоциклда җилдерткән, дискәтүкләргә йөргән һәм диджей булырга хыялланган. Әмма аның нияте тормышка ашырга язмаган булган икән, декабрьнең бер көнендә 19 яшьлек Абидин Призрен шәһәрендә 9 буын сакланып килгән дәрвишләр ордены резиденциясенең башлыгы булып куймасынмы.
Шәһәрнең иске, матур мәхәлләсендә урнашкан тәккәгә кергәч тә, җаваплылык һәм ыруның гадәтләрен саклау йөге ачык күренә, керүгә үк элгәре шәехләрнең яшел бәрхет белән уралган төрбәләре тора. Әгәр бу күпъеллык гадәтләр сакланса, Абидинның һәм аның улының гәүдәләре шулай ук монда күмеләчәк. Дәрвишләрнең горефгадәтләре буенча, җитәкчелек буыннан-буынга атадан улга күчеп килә. Шәех Абидин кайгысыз кешене хәтерләтә. Зәңгәр джинс чалбардан һәм яшел камзулдан киенгән, тәккәнең кабул итү бүлмәсендә утырып гаиләсенең тарихын сөйли башлый. Ул 1713 елдан башлана, Шәех Госман бу орденның тармагына нигез салган. Шул заманнардан бирле ул сугышларга һәм фетнәләргә карамастан үзенең яшәешен дәвам итә. Киресенчә, кабул итү бүлмәсендә түгәрәк намазлык җәелгән, ул шәрыкь бизәкләре һәм гарәп хәрефләре белән бизәлгән. Монда орден әгъзалары атна саен зикер кылырга җыелалар.
Әмма Шәех Абидин үзенең 20 000гә кадәр саналган укучылары өчен рухи остаз гына түгел. Ул эшләгән эшләрнең күбесе дөньяви булып күренә. Чөнки бу орден бары тик сәдака ярдәмендә генә торып килә һәм Абидин менеджер буларак та хезмәт итә. Иң авыр карарлар турындагы сорауларга җавап биреп, соңгы айларда Шәех бөтен уңай һәм тискәре якларын уйлап, үлчәп бакча эшләре оешмасының өлешен алу турында карар кабул итә. Ул көненең күбрәк өлешен йомыш белән килүчеләрне кабул итүгә сарыф итә. Халык аның янына төрле шәхси сораулары белән киңәш сорап киләләр. Коммунистлар чорында орден авырлыкларны күп кичерә. Шәех Абидин әйтүенчә, суфилар тыелган булмасалар да, аларны яшерен рәвештә эзәрлекләгәннәр. Мәсәлән, бер гаилә Шәехне туйга чакырсалар, аны шул ук кичтә бер сәбәпсез рәвештә полиция тоткарлый торган була. Шәех Абидиннең бабасын еш кына коммунистлар белән низаглашкан өчен тәккәнең төрбәсендә күмәргә рөхсәт итмәгәннәр.
Шуңа күрә аны башка җиргә күмгәннәр. Соңыннан гореф-гадәтләр буенча аны үзенең бабалары янына күчереп күмгәннәр. 1998-1999 елларда булган Косово сугышы вакытында орден читтә калган, чөнки суфилар тынычлыкны сөяләр. Аларның Коръәнне ирекле рәвештә аңлатучы карашлары исламны радикаль һәм сәяси инануларга таянып аңлатучы мөселманнар белән бернинди уртаклыклары юк. Шулай булса да, сугыш беркемне дә кызганмый. Призрен һәм Гьяков шәһәрләреннән ерак түгел урнашкан Ораховацта карт шәех үтерелгән, биш тәккә җимерелгән, кыйммәтле китаплары белән бергә китапханә яндырылган. Бүгенге көндә Косово халкы ни дәрәҗәдә дәрвишләр орденының әгъзалары булып саналадырмы, юкмы, анысы билгесез. Моның сәбәпләре дә бар. Беренчедән бу төркем аерым сорау алуда күрсәтелмәгән, икенчедән, аерым тәккәләр бу илдә 50гә кадәр җиткән вакытта, килеп йөрүчеләрнең санын язып баралар. Кайбер чыганаклар буенча, суфичылык карашлары булган кешеләрнең саны Косово халкының 5 %ын тәшкил итә. Суфилар белән Исламның башка фиркалары арасында, бигрәк тә Призренда бернинди каршылыклар юк. Тынычлыкны сөюче суфиларның Ислам динен аңлатулары кайбер әһле сөннәт галимнәре тарафыннан кабул ителмәсә дә, бу каршылыклар фетнәгә китерми. Косоводагы албаннар халык буларак үзләрен дин белән бәйләмиләр, ә бары тик тел аша гына билгелиләр.
Бөтендөнья кризис төркеменең анализы буенча, монда суфилар әһәмиятле урынны алып торалар. Суфилар ордены күрше илләрдә дә булуы, ул мөнәсәбәтләрне бары тик ныгыта гына. Шәех Абидин җирдә нык басып торучы тыныч күңелле кешегә охшаган. Кешеләр шәех янына киләләр, аңардан киңәш сорыйлар, аның белән намаз укыйлар һәм эшләренә кире кайталар. Бу күп буыннарга кадәр җитәрлек нык җепләрне булдыра һәм милләт чикләреннән читкә чыга. Без тәккәне зиярат иткәндә бер Косово кешесен очраттык, ул күп еллар Швейцраиядә яши, һәм ул безгә үзенең туган шәһәренә кайткан саен иң беренче чиратта тәккәгә килүен белдерде.
ШӘҮКӘТ ИБРАҺИМОВ