Ни өчен Төркиядә җомга ял көне буларак сакланып калмаган

Ни өчен Төркиядә җомга ял көне буларак сакланып калмаган

Госманлы дәүләтендә өч көн ял иткәннәр, җомга – мөселманнар өчен, шимбә – яһүдиләргә, якшәмбе – насаралар өчен булган.

Ислам динендә җомга көне изге, бәйрәм көн булып санала, әмма Коръән Кәримдә дә, хәдисләрдә дә ял көне буларак билгеләнмәгән. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында да, тугры хәлифәләр вакытында да атнаның бер көнен ял көне итеп куймаганнар. Әмәвиләр династиясе вакытында Басра әмире Зияд бин Әбихи судка дәгъвалар җомга көненнән кала һәркөнне кабул ителергә тиеш дигән әмер биргән. Бу җомга көне ял буларак билгеләнгән иң беренче очрак, һичьюгы судлар өчен генә булса да. Шулай ук билгеле булганча, Габбасилар чорында дәүләт оешмалары ял иткәннәр, әмма базарлар бу көнне эшләгән. Госманлы дәүләтендә мәдрәсә тарихының беренче чорларында сишәмбе һәм җомга көннәрендә дәресләр булмаган, укучылар китапханәләргә бара алганнар. Әмма билгеле бер кагыйдәләр кертелмәгән. Кайбер уку йортлары дәресләр булмаган көннәрне өчкә кадәр арттырып, җомга көненә дүшәмбене яисә пәнҗешәмбене өстәп куярга хокуклы булган, ә кайберләре исә бары тик җомга көне белән генә чикләнгәннәр.

Солтан Мәхмәд II заманында мәдрәсәләрдә ял көне итеп сишәмбе билгеләнгән. Моңа охшашлы очракларны Ислам дәүләтләре чоры тарихында аерым бер мисалларда күрергә була. Шәригатькә таянып җомга көненә аерым бер хосусый дәрәҗә бирелгән, әмма дә ләкин гомумән халык өчен ял көне итеп билгеләнмәгән. Җомга намазы ирләр өчен фарыз гамәлләрдән булганга, алар гадәттә беркүпме вакытка эшләрен туктатып торганнар, намаздан соң янәдән эш урыннарына кайтып эшләрен дәвам иткәннәр. Ислам дөньясының башка өлкәләрендә булганча, XIX-XX гасырларда Госманлы дәүләтендә атнада бер көнне ял итеп билгеләү фикере тарала. 1839-1876 елларда, реформалар чорында ял көне итеп пәнҗешәмбене билгелиләр. Шул ук вакытта күп кенә дәүләт хезмәткәрләре җомга намазына әзерләнергә кирәк дигән сәбәп табып, җомга көнне иртән эшкә чыкмаганнар.

Шулай итеп 1842 елда ислам динен тоткан дәүләт хезмәткәрләре өчен җомга көне ял итеп билгеләнгән, ә насара динен тоткан хезмәткәрләр якшәмбе көнне ял итсәләр, яһүдиләр шимбә көнне ял итә торган булганнар. Тора-бара кул осталары һәм сәүдәгәрләр дә атнага бер көнне ял итеп алганнар, әмма дәүләт аларны моңа мәҗбүр итмәгән. Госманлы дәүләтендә шулай итеп өч ял көне барлыкка килгән, җомга – мөселманнарга, шимбә – яһүдиләргә, якшәмбе – насаралар өчен. 1920 елда республика буларак игълан ителгәч, илдә кайсы көнне ял итеп билгеләү турында бик зур бәхәсләр куба. 1923 елда Төркиянең милли җыелышында бу сорау карала. Йосыф Акчура фикеренчә, илдә күбрәк мөселманнар яшәгәнгә, җомганы ял итеп билгеләү дөресрәк булыр, ә башка дин әһелләре башка көннәрне ял итәргә кирәк булуы-булмавын үзләре билгеләргә тиеш, ләкин җомга көнне аларның үзләренең дә эшләргә һәм эшчеләрне дә эшләтергә хокуклары юк, дип саный.

Сарухан депутаты Абидин бәй фикеренчә, җомга көнне ял итеп билгеләргә, әмма теләгән кешегә кибетләрен башка көнне ябу хокукын калдырырга кирәк дип саный. Шулай итеп, 10 меңнән артык кешесе булган бөтен шәһәрләрдә һәм авылларда җомга көне ял итеп билгеләнә. Төрки-мөселман дөньясында, мөселманнар өчен дә һәм башкалар өчен дә бу көн махсус ял көне буларак игълан ителү очрагы беренче тапкыр була. Әмма инде 1935 елда милли җыелышта министр Исмәт Иненгә ял көнен җомгадан якшәмбегә күчерергә дигән закон проектын карарга кертәләр. Якшәмбе бөтенхалык өчен ял көне булуы моңа нигез итеп алына, ә Төркия бу схемага кермәү сәбәпле бик күп матди зарар күрә диелә. Бу законны яклаучылар илнең республика булуы аркасында Аурупа мәмләкәтләреннән саналуын шуңа күрә алар да ял көне итеп якшәмбене билгеләргә тиеш дигән фикерне алга сөрәләр.

Шулай ук якшәмбене ял көне итеп игълан итү көнбатыш сәнгатенә тиешле ихтирам булуын раслап, искелектән калган кануннардан арынырга, фанатлык чорын артта калдырырга кирәк, дип санаганнар. Шулай итеп 1935 елның май аенда Төркиядә махсус ял көне якшәмбе итеп билгеләнә. Бу 1974 елга кадәр дәвам итә һәм тагын бер көн – шимбә ял көне буларак өстәләр. Җомга көне мөселманнар өчен эш көне булып шулай кала бирә.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...