Иманның урыны йөрәктә
Хәзерге вакытта без күбрәк үзебезнең тышкы кыяфәтебезгә игътибар бирәбез. Тәнне чыныктырабыз, ашатабыз, эчертәбез, матур киемнәр кидерәбез, өй төзибез, машина алабыз һәм башкалар.
Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйткән: “Аллаһы Тәгалә сезнең төс-кыяфәтләрегезгә һәм мал-мөлкәтләрегезгә карамый, ләкин Ул сезнең калеб-күңелләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә карый”.
Коръән Кәримдә әйтелгән: «(Хәерле юлда сарыф ителсә дә), Бер малның да, (шәфәгать итә алырлык дәрәҗәдә булган) улларның да (беркемгә) файда бирмәгән көнне. Мәгәр (көферлек һәм монафикълык кебек хасталыклардан тәмам котылып), керсез күңел белән Аллаһка килүче булмаса гына». (Шагыйрьләр, 88-89 аятьләр).
Безнең йөрәгебез - ул иман урыны. Шуның өчен иман телдә, колакта, язуда гына түгел, ә йөрәктә булырга тиеш. Кеше мәет булгач, аның каберенә Мөнкәр белән Нәкир исемле фәрештәләр килеп, сорау алачаклар. Ул кеше тел һәм акыл белән сөйли алмас, ә йөрәк белән җавап кайтарыр.
Аллаһның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, тәндә бер ит кисәге бар, ул сәламәт булса бөтен тән сәламәт була, ул авырса, бөтен тән чирләр. Дөреслектә ул әгъза - йөрәк».
Без тәнне чиста тотабыз, фатирыбызны идән суырткычы белән ялт итәбез, киемнәребезне кер юу машинасында пакьлыйбыз, машинаны да махсус җиргә алып барып юабыз. Безнең йөрәгебез дә пакьлануга мохтаҗ. Йөрәккә дүрт юл тоташа: күзләр, колаклар, тел һәм уй. Шушы дүрт әгъзаны хәрам әйбәрләрдән сакларга кирәк. Берсеннән булса да йөрәккә хәрам керсә, йөрәк карала башлый.
Шулай ук, кеше гөнаһлар кылу белән аның йөрәге карала һәм бу каралык тышка чыгып, тәндә авыруны барлыкка китерә. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйткән: “Кеше гөнаһ кылгач, аның йөрәгендә кара нокта барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итмәсә, ул кара нокта шунда кала. Ә инде тагын гөнаһ кылуны дәвам итсә, аның бөтен йөрәге каралык белән капланыр”.
Кешеләрнең тормышына карасаң, бөтенесе дә бар шикелле, ләкин аларның йөрәкләрендә тынычсызлык һәм булганына ризасызлык күренә.
Фәкать Аллаһка гыйбадәт кылу белән, Аны истә тотып, йөрәкләребез тынычланыр. Мисал итеп, кайнаган сулы савытка, бераз салкын су өстәсәк, ул кайнаудан туктар. Шулай ук, бу дөнья артыннан куган вакытта, аны бер мизгел эчендә читкә куеп, намаз үтәүгә, Коръән укуга, зикер кылуга йөрәгебезне юнәлтсәк, безгә шундый рәхәтлек, җиңеллек киләчәк.
Расулүллаһ салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйткән: “Тимер суда ничек күгәрә, шулай ук йөрәкләрегез тутыга!» Берсе: «Я Расулүллаһ галәйһиссәләм: «Йөрәкне ничек пакьләргә була?» – дип сорый. Ул галәйһиссәләм: «Үлемне еш искә алу һәм Коръәнне уку белән!» – дип җавап бирә.
Коръән Кәримдә әйтелгән: “Юк! (Бу бозык бәндәнең сүзе һич дөрес түгел!) Кылган (начар) нәрсәләре (һәм рәттән эшләгән гөнаһлары) аларның йөрәкләрен (мәгънәви бер) тутык белән каплаган”. (ал-Мутаффифин сүрәсе, 14 аять).
Безнең бу дөньяда яшәвебезнең максаты - ул йөрәгебезне пакьлектә, чисталыкта тоту. Ничек без чиста йөрәк белән, якты дөньяга килдек, шулай ук ахирәткә күчкәндә, Аллаһ Тәгалә каршына басканда пакь йөрәк белән барырга тиешбез.
Ни өчен сәхабәләргә дин тоту безгә караганда җиңел булган? Чөнки аларның йөрәгендә дин, ә кулында дөнья булган. Ә безнең киресенчә - йөрәгебездә - дөнья, ә кулыбызда дин тора. Шуның өчен дин тоту безгә авыр булып тоела. Кич белән берәү юлда барганда, бер ташка сөртенеп егыла. Сүгенеп, аны кулына алып, читкә ыргыта. Ә инде көндез ул ташны бриллиант рәвешендә юлда очраткан булса, аны кулына алып, кесәсенә салып, өенә алып кайткан булыр иде. Кара йөрәккә дин яктысы кермәс. Йөрәк пакь булганда гына диннең кыйммәтлелеге ачык була.
Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: “Кыямәт Көне алдыннан, дин тоту янган күмер кисәге кебек булыр. Тотсаң пешерер, җибәрсәң сүнәр”, - дип әйткән. Минем хатын, минем балалар, минем өем, минем машинам, минем эшем, дип сөйләргә яратабыз. Ә кешегә тагын “Минем динем!” дип гадәткә кертеп, яратып әйтергә өйрәнергә кирәк. Ничек без хатын, балалар, эш өчен җаваплы, шулай ук дин өчен без барыбыз да җаваплыбыз.
Бал хакында, аның файдасы, тәме турында никадәр сөйләсәк тә, ашамыйча торып, боларны белеп булмый. Шулай ук суга кермичә торып, йөзәргә өйрәнә алмыйбыз. Моннан чыгып, шуны аңлыйбыз, динне аңлар өчен, аның буенча яшәргә кирәк.
Йөрәк - ул тәндәге патша кебек. Ничек патша кешеләргә әмер кылып эшләтә, шулай ук йөрәк тән әгъзалары белән идарә итә. Йөрәк кара булса, аның теленнән начар сүзләр чыга, күзләре яман әйберләргә карый, уй белән оятсызлык хакында хыяллана, колаклар әшәкелекне тыңлый. Ә ничек йөрәкне каралыктан пакъларга? Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһисәләм шундый дога кылган: «Аллаһүммә мусаррифәл кулүүб сарриф кулүүбәнәә галәә таагәтик (Йөрәкләребезне юнәлдерүче, йә Аллаһ, Синең буйсынуыңа безнең йөрәкләребезне юнәлт). Йә мукаллибәл кулүүб сәббит калбии галәә дииник (Йә йөрәгебезнең халәтен Үзгәртүче, Синең динеңә йөрәгемне нык кыл».
Аллаһ Тәгалә безгә шуны аңларга, йөрәгебезнең пакьләнүенә тырышлык куярга, тормышыбызга динне кертергә һәм балаларыбызга да аны җиткерергә насыйп әйләсен. Әмин.