Динебездә бала тәрбияләүнең әһәмияте

Динебездә бала тәрбияләүнең әһәмияте

Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул – олы әманәт. Һәм аның җаваплылыгы бик зур.

 

Аллаһы Тәгалә “Та-һа” сүрәсенең 132 нче аятендә болай ди: “Әй, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Йорт әһелләреңә вә өммәтеңә намаз укуны боер, намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит”.

Аллаһы Тәгалә “Тәхрим” сүрәсенең 6 нчы аятендә әйтә: “Әй, иман китерүчеләр, үзегезне дә, йорт әһелләрегезне дә җәһәннәм утыннан саклагыз”. Ягъни, үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә дә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез. Һәм бу – Аллаһ Тәгалә боерган фарыз эшләрдән булып тора.

Димәк, күп аятьләрдә Аллаһы Тәгалә гаиләне һәм балаларны карарга, тәрбияләргә боерды, бу эшләрдә булган җаваплылык турында кисәтте.

Пәйгамбәребез (сгв) әйткән:

“Ир кеше үз гаиләсендә көтүче һәм көтүе өчен соралачак, хатын-кыз иренең өендә көтүче һәм көтүе өчен соралачак...” Ягъни ир кеше үзенең гаиләсе өчен соралачак: аларга иман өйрәткәнме, фарызларны үтәүләрен караганмы, яхшылыкка боерган, начарлыктан тыйганмы, хәрам эшләрдән һәм хәрам ризыклардан саклаганмы, изгелекләр кылырга өйрәткәнме һ. б. Ир кеше йорт әһелләренең дөньялыклары өчен генә түгел, ә ахирәт гамәлләре өчен дә җаваплы.

Сәхабәләр һәм тәбигыйннәр (сәхабәләргә иярүчеләр) заманында аталар балаларына иң яхшы гыйлемле һәм әдәпле тәрбиячеләрне сайлаганнар.

Гукъбә ибен Әбу Суфьян баласын тәрбиячегә биргәндә әйткән:

“Улыңны төзәтә башлауны иң әүвәл үзеңне төзәтүдән башла, чөнки аларның күзләре синең күзләргә бәйле, син яхшы санаган әйберләр, алар өчен дә яхшы булып күренерләр, син начар санаган әйберләр, алар өчен дә начар булып күренерләр. Аларга хикмәтле кешеләрнең тормыш юлларын һәм әдәпле кешеләрнең әхлакларын өйрәт. Аларны Минем белән куркыт, һәм Мин юкта тәрбиялә (җәза бир). Чирне белми торып, дәва бирми торган табиб кебек бул син аларга...”

Хәлифә Һарун Әр-Рашид үзенең улы Әминне тәрбиячегә тапшырганда әйткән: “... Булдыра алганча аны яхшылык һәм йомшаклык белән тәрбиялә, әмма алай да карышса, катылык һәм ныклык күрсәт”.

Әбугалисинаның балаларны тәрбияләү турында киңәше бар: “Сабый белән бергә аның янында әдәпле, әхлаклы, яхшы гадәтләре булган сабыйлар булсын, чөнки сабыйлар бер-берсен тизрәк өйрәтәләр, бер-берсеннән күреп кабатлыйлар һәм тиңдәшләре белән бергә булырга яраталар”. Бу киңәшне бүгенге көндә үтәү – балаларыбызны мөселман балалары күп булган балалар бакчаларына, мөселман мәктәпләренә биреп, аларны мәчет-мәдрәсәләргә йөртеп, мөселман гаиләләре белән таныштырып булыр иде.

Фазыл ибен Зәет бәдәвиләрдән булган бер хатынның улын күреп аңа сокланган һәм анасыннан ничек тәрбияләве турында сораган. Анасы әйткән: “Биш яше тулгач аны тәрбиячегә тапшырдым, ул улыма Коръәнне ятлатты һәм ул аны укыр булды, шигырьләр өйрәтте һәм ул аны сөйләр булды, кавеменең горурлык хисләре уята торган эшләренә дәртләндерде, ата-бабаларының тарихлары белән таныштырды; бәләгатькә ирешкәч (балиг булгач) мин аны ат ялына ябыштырдым һәм ул оста җайдакка әйләнде, кораллар киде һәм йорт-җирләр гизде, ярдәмгә чакырган тавыш килгән саен шунда ашкынды...”

Имам Газәли балалар турында болай ди: “Сабый – ул ата-анасына Аллаһ тарафыннан бирелгән әманәт. Аның пакь йөрәге нәфис асылташ. Әгәр изгелеккә өйрәтелсә һәм гадәтләндерелсә, дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булыр. Әгәр начарлыкка гадәтләндерелсә һәм хайваннар кебек үз җаена калдырылса, бәхетсез һәм һәлак булыр...”

Балаларны мөселманча тәрбияләү Аллаһы Тәгалә тарафыннан ата-аналар өстенә йөкләнгән фарыз бурыч, ата-ана өстендә булган балаларның хакы. Аларның бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле яисә бәхетсез булулары шушы хакларны үтәү яки үтәмәүләренә бәйләнгән. Балаларыгызның, оныкларыгызның хакларын аларны иманда, исламда тәрбияләп үтәгез!

 

Рафикъ хәзрәт МИҢНӘХМӘТОВ,

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)   Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр...


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...