Рәҗәб аеның кыйммәтләре

Рәҗәб аеның кыйммәтләре

Рәҗәб ае – ул хәрам, ягъни тыелган айларның берсе. Бу хакта Коръән Кәримдә әйтелгән: «Дөреслектә, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге язуында – унике. Шуларның дүртесе хәрам айлар. Бу – хак дин. Боларда үз-үзегезгә золым итмәгез”. (әт-Тәүбә сүрәсе, 36аять).

 

 Рәҗәб аеннан башка хәрам айлардан саналган айлар – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айлары. Рәҗәб ае мөселман календаре буенча җиденче ай, һәм ул Рамазан һәм Шәгъбан айларына илтүче күпер кебек. Рамазан аена әзерләнү өчен Рәҗәб аен орлык чәчү ае итеп карарга кирәк (ягъни изге гамәлләр, нәфел уразалар, садака, зикер итү, дога, нәфел намазлар, күбрәк Коръән уку, нәфес белән көрәшү, үз-үзеңне тәрбияләү өстендә эшләү кебек). Шәгъбан ае – ул бу орлыкка су сибеп тору, ягъни күз яшьләре түгеп тәүбә кылу, Аллаһ Тәгалә каршында истигъфар кылу, гафу үтенү. Ә Рамазан – уңышны җыеп алу ае.

Әйткәнебезчә, Рәҗәб ае хәрам айлардан санала һәм моның асыл мәгънәсе шунда, бу ай тугач, мөэмин-мөселманнар гамәлләренә карата аеруча да игътибарлы булырга тиеш. Ибен Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Аллаһ Тәгалә унике айдан дүрт айны аерды һәм аларны олылап хәрам кылды. Һәм Ул бу айларда кылынган гөнаһларны иң начары, ә изге гамәлләр һәм әҗер-савап иң бөеге дип белдерде” (Ибне Әбу Хәтим). Монда Аллаһ Тәгаләдән кисәтү бар:

«Һәм шуңа күрә бу айларда үзегезгә карата гаделсезлек кылмагыз» (9:36).

 Аллаһ Тәгалә безгә хәрам айларны бирде һәм бу айда без хәлебездән килгән кадәр гөнаһлардан пакьләнергә Аллаһ ризалыгына омтылырга тиеш булабыз. Һәм иң беренче чиратта Аллаһ Тәгалә безнең тәүбәләребезне, яманлыкны калдырып яхшылыкка омтылуыбызны һәм гыйбадәтләребезне арттыруыбызны көтә. Имам Җәгъфар Садыйк (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Рәҗәб ае – ул өммәтнең тәүбә кылу ае. Күп итеп тәүбә кылыгыз, чөнки Аллаһ гафү итүче һәм мәрхәмәтле” Аллаһның гафу итүенә якынайтучы нәрсә – ул бу айда тыелган гамәлләрдән тыелу. Моңа ярдәмче буларак, изге гамәлләр кылу һәм нәфел ураза тоту. Пәйгамбәребез галәйһссәләм әйтте: “Рәҗәб – ул Аллаһның ае, бу айда (һичьюгы) бер көн ураза тотучы Аллаһның олуг ризалыгына ирешә һәм Аллаһның ачуы аңардан ерагая. Җәһәннәм ишекләренең берсе аның өчен ябык була”.

Шулай ук Рәҗәб ае мөселманнар өчен аеруча мөһим вакыйгаларга бәйле.

Беренчедән, риваятьләрдә әйтелгәнчә, Рәҗәб аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әти-әнисе өйләнешкән. Пәйгамбәребезнең әтисе – Габдулла, әнисе – Әминә исемле. Аларның никахы рәҗәб аеның беренче җомга көнендә булган. Бу кичне күбесе “Рәгаиб”, ягъни “мәрхәмәт кичәсе” дип атыйлар.

Икенчедән, нәкъ бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм күкләргә күтәрелде (Мигъраҗ) һәм Мәккәдән Иерусалимга күчерелде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Аллаһ Тәгалә белән, пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр белән очрашты. Моңа кадәр бер генә пәйгамбәр дә бу олуг нигъмәткә ирешмәгән иде. Бу вакыйга хөрмәтенә Коръәндә бер сүрә “Исра” (Төнлә күчү) исемен йөртә. Нәкъ мигъраҗ вакытында иң озын сүрә булган “Бакара” сүрәсенең соңгы аятьләре иңдерелде.

Өченчедән, Аллаһ Тәгалә мөселманнарга биш вакыт намазны мигъраҗ вакытында фарыз кылды.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Рәҗәб Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан – өммәтемнең ае...” Рәҗәб Аллаһның ае икән, димәк, без Коръән һәм Сөннәткә таянып, гөнаһлардан һәм талашудан тыелырга, сабыр булырга, шайтанның капкыннарына эләкмәскә тырышырга, гыйбадәтләребезгә һәм изге гамәлләр кылуга игътибарлы булырга, тәкъвалык һәм тәүфыйк юлында булырга тиеш.

“Иң зур байлык – ул күңел байлыгы”, - диде Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп үзебезнең яхшы якларыбызны күрсәтик, кешеләргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк, күңел җылылыгыбыз белән бүлешик һәм бер-беребезнең хакларын үтик. Хәдисләрдә әйтелгән, Рәҗәб ае килүгә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм күп дога кылган, нәфел намазларын, нәфел уразаларын тагын да арттырга, сәдака биргән.

 

Фәрхәт Мәүлетдинов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...