Йөрәкнең сафлыгын раслаучы 8 билге

Йөрәкнең сафлыгын раслаучы 8 билге

Билгеле булганча, йөрәк – ул кеше тәнендәге иң мөһим әгъза. Тәннең төзелеше ягыннан карасак, йөрәк – ул даими кыскаручы һәм йомшаручы мускул (ягъни йөрәк тибеше) һәм шулай ук тәндә нормаль кан әйләнешенә булышлык күрсәтә. Йөрәккә кан тамырлары аша кан йөреше һәм аның белән кислород һәм тәндә яшәешне булдыручы башка күп тукландыргыч матдәләр йөреп тора.

 

Әмма йөрәк турында сөйләгәндә, без физик әгъзаны гына күз алдында тотмыйбыз, ул шулай ук кешенең рухи үзәге – хисләрнең, теләкләрнең, омтылышларның чыганагы да булып тора. Тикмәгә генә тәвәккәл кеше турында кыю йөрәкле дип әйтмиләр бит, ә игелекле кеше турында – аның йөрәге йомшак, сизгер йөрәкле диләр, ә үз-үзен яратучы турында киресенчә, - таш йөрәкле, кешеләргә карата кайгыртучанлык юк диләр.

Дин күзлегеннән караганда, йөрәк – ул махсус рухи әгъза, ул әгъза аша кеше Аллаһ Тәгаләнең нурын кабул итеп ала һәм ялганны хактан, яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәнә. Бу рухи әгъза мускуллардан торган физик йөрәккә караганда әһәмиятлерәк булып чыга. Чөнки кешенең рухи йөрәге аның гамәлләренең чыганагы булып тора. Әгәр кеше яхшылыкка һәм хакыйкатькә омтылса, аның гамәлләре дә шундый ук була, әгәр инде ул гөнаһка тартылса һәм ялган белән яшәсә, ул вакытта кеше начар гамәлләр һәм гөнаһ кылып яши.

Бу мәгънәдән чыгып сәламәт һәм авыру йөрәк турында да әйтергә була. Тик сәламәтлек турында әйтелгәндә, хакыйкатьне кабул итүче, ачык күңеллелек, яман уйлардан һәм теләкләрдән пакь йөрәк күз алдында тотыла. Һәм шулай ук киресенчә, авыру йөрәк – ул төрле яман уйлар, начар омтылышлар белән тулган йөрәк турында әйтелә. Шуңа күрә Ислам дине галимнәре һәм Аллаһка якын булган әүлиялар гасырлардан гасырлар буенча йөрәкне чистарту, пакьләүнең никадәр мөһим булуын ассызыклап аңлатканнар. Чөнки кешенең ахирәттәге халәте нәкъ менә аның йөрәгенең сафлыгыннан чыгып бәяләнәчәк.

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Кешеләр кубарылган көндә мине хур кылма. Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс. Мәгәр мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр”. (Шугара сүрәсе, 87-89 аятьләр)

Хәдистә әйтелгән: “Аллаһ сезнең тышкы кыяфәтегезгә карамас, ә бары тик сезнең йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карар”.

Шулай ук икенче бер хәдистә әйтелгән: “Дөреслектә, кешенең тәнендә бер ит кисәге бар, ул яхшы булса, кешенең бөтен тәне дә яхшы булыр, әгәр ул начар булса, бөтен тәнен яраксыз итәр, һәм дөреслектә, ул кисәк – йөрәктер”.

Шулай итеп һәрбер мөэмин кеше һичшиксез, пакь, саф йөрәкле булырга тели һәм киресенчә, йөрәгенең авыру һәм каткан булуыннан курка.

Аерым бер кешенең йөрәге халәтен ничек блерегә була?

Йөрәкнең физик халәтен белү өчен табипка барып төрле анализлар, тикшерүләр үтәргә кирәк. Һәм шуларның нәтиҗәсендә йөрәкнең эшчәнлеген, сәламәтлеген билгеләргә була. Әгәр кеше берәр авырту сизсә, бу да шулай ук аның йөрәгенең авыру икәнен белдерә.

Ә инде йөрәкнең рухи халәтен билгеләү өчен шулай ук бик күп билгеләр бар. Шул билгеләр аша йөрәгебезнең сәламәтме, түгелме икәнен яисә анда ниндидер рухи авыру таралуын белергә була.

Аерым алганда, Ислам дине галимнәре түбәндәге билгеләр аша рухи йөрәктә ни барлыгын белергә була диләр. Ул билгеләрнең саны 8:

  1. Сәламәт йөрәкле кеше күбрәк рухи әйберләр турында уйлый һәм дөнья малына караганда күбрәк ахирәткә омтыла. Хәдистә әйтелгәнчә, мөэмин кеше – ул бу дөньяда мосафир гына. Мондый кеше һичшиксез бу дөньяның эшләре белән шөгыльләнергә тиеш, ләкин ул эшләрнең берсе дә аның йөрәген камап алмый. Хикмәт ияләре әйтүенчә, ул матди дөньяны йөрәгендә түгел, кулында тота.
  2. Кеше һәрбер кылган гөнаһысын тормышындагы иң күңелсез вакыйга итеп кабул итә, чөнки әйткәнебезчә, һәр кылынган гөнаһ йөрәкнең халәтенә тәэсир итә, гөнаһлар күп булган саен, йөрәге шулкадәр авыруга әйләнә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең хәдисендә әйтелгәнчә:

“Әгәр кеше гөнаһ кылса, аның йөрәгендә бер кара тамга пәйдә була. Гөнаһны калдыру, тәүбә итү һәм Аллаһтан гафу итүен үтенүләр бу тамганы юк итәләр. Әгәр кеше бу гөнаһларын янә кабатласа, тамгасы арта барып, йөрәген тулысынча камап ала”. (Хәдис Тирмизи, Нәсәи, Ибен Мәҗә җыентыкларында китерелгән).

Шуңа күрә сәламәт йөрәкле булырга омтылган кеше гөнаһларын тиз арада ихлас тәүбә кылу һәм изге гамәлләр белән тигезләргә тырыша.

  1. Әгәр мондый кешегә берәр сәбәп аркасында намазын калдырырга туры килсә, хәтта нәфел намаз булса да, ул зикер яисә Коръән укырга да өлгерми, малыннан мәхрүм калган кебек кайгыра башлый. Чөнки әйткәнебезчә, аның өчен матди халәткә караганда рухи халәт мөһимрәк.
  2. Мондый кеше бары тик Аллаһка гыйбадәт кылуда гына чын рәхәтлек таба. Ашау-эчү, гаилә бәхете кебек рәхәтлекләр аңа шулкадәр ләззәтлек китерми.
  3. Мондый кеше намаз вакытында намазына карата аеруча игътибарлы һәм фикере тупланган була, намаз укый башлауга ук ул бөтен мәшәкатьләреннән, дөнья эшләреннән арына.
  4. Аның бер генә кайгысы булыр, ул да булса, ничек итеп Аллаһның ризалыгына якынаерга һәм ул Аның ризалыгын алу өчен бөтен тырышлыгын куя.
  5. Мондый кеше вакытын бушка үткәрмәскә тырыша. Саран кеше ничек малын сарыф итүдән курыкса, саф йөрәкле кеше вакытын сарыф итүдән шулай ук кайгыра. Чөнки малны кайтарырга була, ә үткән вакытны кире кайтарып булмый. Вакыт ул Аллаһка хезмәт итүдә кулланыла торган махсус бер мизгел. Кызганычка каршы кайвакытта Аллаһ кешегә буш вакыт бирә, ә ул аны ничек итеп сарыф итәргә икәнен белми.

Хәдистә әйтелгән: “Кыямәт көнендә колның аягы урыныннан да селкенмәс, хәтта ки 4 әйбер турында соралганчыга кадәр: аның тормышы турында – ничек үткәрүе турында; аның яшьлеге турында – яшьлеген нәрсә өчен сарыф итүе; аның гыйлеме турында – ничек итеп куллануы; малы турында – ничек итеп кәсеп итеп табуы һәм нәрсәгә сарыф итүе турында” (Тирмизи)

“Аллаһтан бирелгән ике нигъмәтне күп кешеләр гаделлек белән бәяләмиләр – ул сәламәтлек һәм буш вакыт”. (Бохари)

  1. Мондый кеше гамәлләренең дөреслеге турында күбрәк кайгыра. Ягъни көне буе ниндидер гамәлләр, эшләр белән мәшгуль булу гына җитми, шулай ук гамәлнең файда китерү-китермәве турында да уйларга кирәк, хәрам түгелме һәм шөбһәле түгелме, кешеләр мактасын өчен эшләнмиме, дип. Боларның барысы да мөэмин өчен бик мөһим.

Әгәр безнең рухи йөрәгебез сәламәт булмаса һәм аны чистартырга кирәк булса нишләргә? Алда әйтеп киткәнебезчә, йөрәк яман уйлардан, начар сүзләрдән һәм гөнаһлардан катылана. Димәк, кеше йөрәгенең пакьлеген кайгыртса, үзенең әйткән сүзләренә һәм кылган гамәлләренә карата игътибарлы булырга тиеш. Шулай ук һәрбер мизгелен файдалы эшләргә сарыф ителүен күзәтеп, вакытының кадерен белергә тиеш,

Йөрәктә тәкъвалык булсын һәм бөтен начарлыклардан да пакьләнсен өчен мондый дога кылырга киңәш ителә: “Аллаһуммә әәти нәфси тәкъуаһә уә зәккиһә әнтә хайру мән зәккәһә әнтә уәлийуһә уә мәүләәһә”

Мәгънәсе: Ий Аллаһым, минем җаныма тәкъвалыкны бир һәм аны пакьлә. Дөреслектә Син иң Яхшы пакьләүчесең, Син аның Саклаучысы һәм Хуҗасы”. (Сахих Мөслим).

 

Резидә Замалетдинова

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...