Ураза бәйрәме мөбарәк булсын

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, без кешеләрне акыл нигъмәте белән баетып, барлык мәхлуклардан өстен кылган, безгә һәрвакыт үзенең төрле нигъмәтләрен биреп торган Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә хәмдесәналәребез (мактауларыбыз), олуглауларыбыз булса иде. Барлык галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән, бөтен Пәйгамбәрләрнең, рәсүлләрнең солтаны булган, иң камил, иң нурлы, иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәламгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.
Тәннәребезне арулап, пакь киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен гает (гайдел-фитыр) намазына җыелабыз. Һ ә р к а й с ы г ы з н ы мөкатдәс көн, бөек бәйрәм – Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Гайдел-фитыр, ягъни Ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһ Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Ураза бәйрәме – бик шатлыклы, сөенечле көн. Ни өчен Ураза гаете сөенечле көн соң? Ниһаять, көндез ашый һәм эчә алабыз дип бәйрәм итмибез, әлбәттә. Аллага шөкер, Аллаһның кушканнарын үтәдек, нәфесләребезне тыя алдык, изге Рамазан аенда ураза тоттык дип шатланабыз һәм изге гамәлләребезнең кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә КоръәниКәримдә болай дип әйтә: “Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп сезгә тугры юл күрсәткәне өчен Аллаһны олылагыз, шөкер итегез” (“Бәкара” сүрәсе, 185 аять).
Аллаһы Тәгалә безгә ошбу гаетне һәм шулай ук Корбан гаетен һәр елны үткәрергә кушкан. Шулай итеп, Аллаһ Раббыбыз безгә шатлану, сөенү көннәрен биргән. Бәйрәм көнне Аллаһның әмерләрен һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең күркәм сүзләрен тыңларга, бергәләп Ураза гаете намазын укырга җыелабыз. Аллаһ Раббыбыз изге ниятләребезгә һәм максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде. Беренче гает намазын сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам һиҗринең икенче елында (милади буенча 624 нче елда) үткәргән һәм ул Ураза гаете намазы булган. Рәсүлебез галәйһиссәлам гает намазларын бер тапкыр да калдырмаган. Гает намазын уку – ул Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең нык сөннәтләреннән, ягъни ваҗиб гамәл булып тора. Әбу Һөрәйрә (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән: “Гаетләрегезне тәкбир белән зиннәтләгез”. Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән:
“Кем дә кем гает көнендә 300 тапкыр “Сөбхәнналлаһи вә бихәмдиһи” дип әйтсә һәм шушы зикер савабын мәетләргә багышласа, һәр кабергә мең нур керер, әгәр инде үзенең әҗәле җитсә, аңа да Аллаһы Тәгалә мең нур яктыртыр” (Имам Газзали китабыннан). Вәһеб бине Мөнәббиһтан (Аллаһ аны Үзенең рәхмәтеннән аермасын!) риваять ителә: “Һәр гает көнендә Иблис үзенең иярченнәрен җыя, ә алар аннан сорый: “Йә хуҗабыз, син ник бүген шундый ачулы?” Иблис үз җавабында: “Бүген (гает көнендә) Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт өммәтен тулысынча гафу итте һәм сез аларны бүгеннән үк адаштырып, дөньяның ләззәте һәм шәһвәте белән мавыктырып аздырыгыз”, – дип әйтә. Шулай ук Ваһебтән риваять ителә: “Аллаһы Тәгалә Ураза гаетендә җәннәтне халык кылды һәм шунда иң хәерле агач утыртты, шулай ук Ураза гаетендә Җәбраил галәйһиссәламне вахи иңдерүче итеп сайлады һәм Ураза гаетендә Фиргавеннең сихерчеләрен гафу итте”. Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Кем дә кем гает кичәсе төнен иман белән һәм өмет белән гыйбадәттә үткәрсә, башка калебләр үләчәк көндә аның калебе сәламәт калыр”, – дигән. Риваятьтә килгәнчә, Ураза гаете җиткәч Аллаһы Тәгалә җир йөзенә үзенең фәрештәләрен җибәрер һәм алар юлга басып көчле тавыш белән мөрәҗәгать итәрләр, аларны җеннәрдән һәм адәмнәрдән кала бөтен мәхлуклар ишетер: “Әй Мөхәммәт өммәте, юмарт булган Раббыгыз каршына чыгыгыз, Ул сезне Үзенең юмартлыгы белән бүләкләр һәм зур гөнаһларыгызны гафу итәр”.
Ә мөселманнар мәчеткә килгәч, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?”, – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “Алайса шаһит булыгыз, аларның әҗере һәм хакы минем мәгъфирәтем (гөнаһларын гафу итүем) һәм ризалыгым!” Мөбарәк рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһ Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде! Шәүвәл аеның беренче алты көнендә ураза тоту пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәте булып тора. Хәдис-шәрифтә әйтелгән:
“Рамазан аенда ураза тоткан, соңыннан шәүвәл аенда янә алты көн ураза белән мөшәррәф булган адәм гомере буе ураза тотканның әҗер-савабына ирешер”. Бу дөньяда вакытлыча яшәп барыбыз да сыналабыз, үлем җитү белән киләсе дөньяга күчәбез. Ни кызганыч, адәм баласы күп вакытта үз Раббысын онытып, Аллаһка шөкрана кылуны кичектерә, дөнья һәм ахирәт бәхетеннән үзен мәхрүм итә. Аллаһы Тәгалә КоръәниКәримдә болай дип әйтә: “Исегездәме, Раббыгыз сезгә: шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә (нигъмәтләремне) арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә хәтәрдер” (“Ибраһим” сүрәсе, 7 нче аять). Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, иң элек барына да канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Бу игелекле гамәлләребезгә Аллаһы Тәгалә мохтаҗ түгел. Иң әүвәл үзебез өчен, камиллегебез өчен шөкрана кылырга тиешбез. Шөкрана кылуның иң беренче билгесе – бөтен галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһны тану, Аңа иман китерү. Барлык галәмнәрнең Раббысын танымау – иң зур көферлек. Аллаһны танымаучы кеше бу дөньяда Аның нигъмәтләрен башкалар белән тигез файдалана алса да, Аллаһның ахирәттә әзерләнгән барча нигъмәтләреннән мәхрүм кала. Ул бәндәгә җәһәннәм газабыннан башка берни дә юк һәм аның хәлен беркем дә, бу дөньяда тупланган бернинди байлыгы да үзгәртә алмый. Андый кеше Аллаһның бу дөньядагы бер өлеш байлыгына алданып, аның туксан тугыз өлешеннән мәхрүм кала. Шөкрана кылуның икенче билгесе – Аллаһ кушканнарны үтәп, Аның тыйганнарыннан тыелып яшәү.
Аллаһны танып та, Ул кушканча яшәмәгән кеше, көферлеккә төшмәсә дә, зур гөнаһлы була. Бу бәндә Аллаһның олы нигъмәте булган җәннәтенә җәһәннәм газабы аркылы гына ирешә ала. Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең калебләре чиста, йөзләрендә иман нуры балкып тора. Алар үз тормышларыннан канәгать була беләләр, шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә аларның күңелләренә тынычлык бирә. Андый кешеләр мөлаем йөзле, күркәм сүзле булалар һәм беркайчан да зарланмыйлар.
ТӘНЗИЛӘ ӘМИРХАН